
Полная версия:
Рамис Латыпов Табибны кем дәвалар?
- + Увеличить шрифт
- - Уменьшить шрифт
Әнисен гаепли дә алмый - чөнки бер дә тыныч түгел иде шул дөрестән дә. Көн саен ук булмаса да, атна саен нәрсә дә булса булып тора. Кайдадыр кибет басалар, егетләр сугыша, хәтта үтерү очраклары да булды, көпә-көндез кызларны көчләгән очраклар да булды. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә кич урамга чыгарга курка.
Дөрес, соңгы уку елында бар да үзгәрде. Тугызынчы класста класска авыллардан укучылар өстәлде. Алар арасындагы Җәмил соңгы уку елында аңа игътибар күрсәтә башлады. 8 мартны бәйрәм иткәндә ул аны кичәдән дә озата кайтты. Дөрес, кыз үзе генә түгел иде. Авылдан килеп укучы бер кызны кунарга алып кайткан иде ул. Шуңа да уен-көлке сөйләшү белән чикләнделәр.
Авыл кызы булса да, Сәрия бик акыллы икән. Аның шундый икәнен Мәрьям вакытлар узгач кына аңлады. Ул егетнең ниятен бик тиз аңлады ахыры, мәктәптән чыгуга ук "авылга кайтырмын мөгаен" ди башлады. Аны Мәрьям көч-хәл белән үгетләп үзенә кайтырга күндерде. Капка төбенә килеп җиткәч тә, Сәрия "үземнең генә утырып торасым килә" дип аларны бергә йөреп кайтырга җибәрмәкче иде.
- Әйдә, әйләнеп килик, - дип кулыннан тотты Җәмил.
"Әни тәрәзәдән караса ни уйлар" дигән фикер генә иде Мәрьямнең башында. Чөнки әнисе тәрәзәдән карап озатып кала, тәрәзәдән карап каршы ала.
- Юк, инде соң, - диде ул.
- Соң түгел бит инде, биш кенә минут. Су буен карыйбыз да киләбез, - диде Җәмил.
- Барыгыз бар, су буе әллә була аннары, әллә юк, - дип көлде Сәрия.
- Юк, инде, юк, - диде әнисе тәрәзәдән карап торачагына иманы камил булган Мәрьям. Ул куркынып әнисенә нәрсә әйтәчәген, бу егетнең кем икәнен ничек аңлатачагын уйлый иде ул чакта. Капкадан кереп киткән чакта Җәмил якын ук иелеп, ирене белән аның битенә кагылып китте. Әллә ялгыш булды, әллә чын...
- Ошатмыйсыңмыни син аны? Миңа син аны ошатасыңдыр кебек тоелган иде, - диде Сәрия.
- Нәрсә сөйлисең инде син, Сәрия?
- Ник, нәрсә булган? Нормаль егет бит. Сине ошата.
- Ошата ди. Ияреп кайткандыр инде, авылдашың бит.
- Мин сукыр түгел бит, Мәрьям. Синең арттан кайтты ул. Ошатасың кебек тоелган иде... Башка шанс булмавы да бар...
Әнисеннән юкка курыккан булып чыкты ул. Аның башы авырткан да, ул кызын карап тормаган икән...
Сәриянең "башка шанс булмавы бар" дигән сүзен дә аңламаган икән Мәрьям. Андый "урам хәбәрләреннән" ерак яши иде шул ул. Шул авыл егетләреннән берничәсе район үзәгенә килеп сугыш оештырган икән. Шуннан соң бистәнекеләр авылларны эзәрлекли башлаган. Авылдан килеп укучылар кичке чараларга бөтенләй килми иде - килсәләр, кыйнап кына җибәрәләр.
Үзен битәрләп бетерде шул чак өчен Мәрьям. Я инде, барып килсә ун минутка, нәрсә үзгәрер иде? Һичьюгы, кеше кебек үк ул да урам булса да урап карар иде... Әмма Җәмил белән мөнәсәбәтләр күзгә күренеп җылынуына ул шатлана иде. Егет һәрьяклап аңа ярдәм итәргә тырыша, йомышы булса да, булмаса да, Мәрьям янында булырга тырыша.
Ашкынып көткән әйбер чынга ашмый, диләр. Нигәдер бик ашкынып көтте шул чыгарылыш кичәсен Мәрьям. Мәктәптә укыган чак - ни дисәң дә, укыган чак инде ул. Анда ачыктан-ачык очрашып йөреп булмый. Ә менә чыгарылыш кичәсе бөтенләй башкача булыр кебек иде шул.
Аңлашып булмый калды...
Әмма ул чыгарылыш кичәсендә Җәмил белән аңлаша алмады.
Таң каршыларга дип бистә янындагы сулыкка барды өч параллель чыгарылыш классы. Уеннар булды, бәйрәм иттеләр, шашлык пешереп ашадылар. Сагышлы һәм күңелле иде барысы да. Соңгы тапкыр бөтенесе бергә бит. Кич башланырга да өлгермәде, ә офыкта сызылып таң атылып килә... Аларның барысын да төрле якларга ташлаячак иртә. И Ходаем, ни көтә аларны киләчәктә? Бәхет көтәме аларны? Нинди язмыш булачак? Мәрьям, офыктагы кызыл сызыкка карап шул хакта уйланды.
Шунда ул үзенә таба килгән Җәмилне күрде. Килде ул, килде! Үзенә таба килгән егетне күргәч, Мәрьям, ни эшләргә дә белмичә, ике адым читтә торган Гөлшат янына барып басты һәм аның беләгеннән кысты. Гөлшат, кулын авырттырып кыскан кызга сәерләнеп карады.
- Нишлисең?
- Тукта, Гөлшат, аннары әйтәм...
Җәмил, Мәрьямгә таба барган җиреннән туктап калды. Менә инде! Үзе белән генә сөйләшәм дигән иде, Мәрьям кабат тагын кем беләндер. Матур кызлар һәрвакыт кем беләндер йөри, дип сөйләгән иде бер танышы. Шул рәвешчә, ул үзенең матуррак икәнен тагын да күрсәтергә тели, имеш. Әйбәт әйбердер дә, әмма сүзгә оялчан Җәмил өчен бик кыен шул. Нәрсәгә шулай эшли икән инде бу Мәрьям? Нигә шушы явыз Гөлшат белән аралаша икән ул, дип уйлады. Бәлки Җәмил белән аралашасы килмидер, кем белә. Ул кызның теге вакытта капка төбендә сөйләшергә теләмәгәнен дә исенә төшерде. Мөгаен, тиң күрмидер инде, әйе. Ә нигә тиң күрсен инде ул аны? Әти-әнисе шундый интеллигент гаиләдән, үзе шундый шәп укый, нинди матур кыз? Җәмилгә өстенә кигән күлмәге дә бик иске һәм ямьсез, ботинкасының купкан урыны һәм чалбарының ямалган урыны бөтен кешегә күренә булып тоелды. Әмма ятып калганчы атып кал диләр бит. Ул соңгы өмете шикелле Мәрьямгә туп-туры килде. Әллә нинди матур сүзләрен әйтүдән баш тартырга туры килде. Ничек тә булса бу явыз Гөлшаттан аерып читкә алып китәргә кирәк, аннары әйтер матур сүзләрен, әйтер...
- Нихәл, Мәрьям?
- Әйбәт, Җәмил, ә син?
- Әйбәт...
Гөлшат шаркылдап көлде:
- Сез нәрсә, әлегә кадәр исәнләшмәгән идегезме әллә?
Мәрьямгә кыен булып китте. Җәмил дә уңайсызланды.
- Әйе, әле яңа гына күрдем, - дип шаяртырга тырышты егет.
Мәрьям Гөлшатка өнәмичә карады. Нигә шулай әйтергә инде егеткә?
- Әйе, исәнләшмәгән идек шул, - дип егетне коткарырга тырышты Мәрьям.
- Мәрьям, сиңа бер сүз әйтәсем килә иде минем, - диде Җәмил.
- Кычкырып әйт, егет кеше курыкмый ул! – диде Гөлшат.
- Юк, минем аңа әйтәсем бар, - диде егет. Мәрьям, Гөлшатның кулын ычкындырмакчы иде, тегесе кулын кысып алды:
- Юк инде. Бушлай бирмим Мәрьямне! Егет булсаң, миңа бүләк! Мәрьямне биргән өчен! Түләп алыш.
Мәрьям, кулын тартып карады, әмма Гөлшат нык итеп тоткан иде. Кулын йолкып, тавыш чыгарырга уңайсызланды кыз. Ул Гөлшатка карады, ә тегесе күзләре белән кемгәдер ишарәли иде. Аның күз карашы буенча борылып караган иде Мәрьям, ул шул тирәдән узып барган Айдарны чакыра икән. “Беттек”, - дип уйлады кыз.
Айдар үзенең гадәтсезлеге һәм тәртипсезлеге белән дан тота торган малай. Ул кечкенәдән бөтен нәрсәдән бозыклык уйлап чыгаруы белән дан тоткан малай. Кызлар дип тә, укытучылар дип тә тормый - бөтен сөйләшкәне җенси мөнәсәбәтләр һәм шәрә кызлар турында. Бервакыт бер укытучы, үзәгенә үтүгә түзә алмыйча, “Танк турында сөйләгәндә дә бу ана танк дип сөйли башларсың син", дигән иде. Мәрьям фикеренчә, хәзер Айдар килеп җитәчәк тә, оятсыз шаярта башлаячак. Айдар төшереп алган, шуңа күрә кызган, башы бөтенләй эшләми булып чыкты. Ике кыз алдында басып торган Җәмилне ул арттан кызларны кочаклаган кебек итеп кочаклап алды һәм кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде. Аннан ычкынырга теләгән иде Җәмил, тегесе аңа аяк чалда да икесе дә кызларның алдына егылды. Айдар шырык-шырык көлә иде, кызлар белән сөйләшкән кебек кыланып дәште:
- Ай-яй, кая киттең, җаным?
Аңа кушылып Гөлшат та егыла-егыла көлде:
- Боларга кызлар кирәкми икән!
Җәмил, араланып торды, ачулы итеп Айдарны төртеп җибәрде:
- Тилердең мәллә инде?
- Нәрсә? Нәрсә? – Тегесе әтәчләнеп Җәмил өстенә килә башлады.
- Озабоченныймы әллә син?!
- Нәрсә дисең син? – Айдар Җәмилнең изүеннән тотып алды.
Җенләнгән Җәмил аның күкрәгенә китереп сукты. Тегесе моны көтмәгән иде:
- Авыл сарыгы, син кемгә сукканыңны беләсеңме?
Алар әвәрәләнеп сугыша башладылар.
- Җитәр инде сезгә! – дип ачы итеп кычкырды Мәрьям һәм аларны аралый башлады. – Уеныгыз уен, шаяртуыгыз шаярту төсле түгел!
Икесенең дә җенләнүе җиткән иде, тиз генә аерырлык түгел. Икәүләшеп яшел чирәм өстенә егылдылар. Яшь егетләрне бер кечкенә генә кыз аерырлык түгел - бер-берсенә үтерергә ябышканнар.
- Гөлшат, аерыш инде, - дип өзгәләнгәч кенә Гөлшат та аерырга алынды. Кызлар урталарына кергәч, болар туктады. Айдар, сукранып, китеп барды.
- Шул кызлар бот арасыннан чыкмагансың инде, шулар аермаса үтерә идем,... - дип бик әшәке сүзләр белән сүгенде ул. Аннары:
- Ярар, очрашырбыз әле! – дип янады да китеп барды.
Җәмил дә борылып икенче якка китеп барды. Гөлшат туктамыйча көлә иде, Мәрьям туктатты:
- Нәрсәгә тиле кебек һаман көләсең соң син?
- Кызык бит! Көлсә инде. Нәрсә булган? Кызык егылдылар. Егетләр сугыша инде ул.
- Нәрсәгә чакырдың соң син ул Айдарны?
- Айдар кызык малай бит ул. Каян белим мин аларның сугыша башлыйсыларын? Ярар инде, үтермәделәр бит бер-берсен.
Шунда гына Мәрьям ялгышканын аңлады. Нәрсәгә барып басты инде ул шушы Гөлшат янына? Дус дип йөргән була тагын... Ай дивана инде ул! Егет бит аның белән сөйләшергә килә иде, ә ул шул сөйләшүне бозды. Хәер, гаеп Гөлшатта түгел инде, үзендә. Каян белсен Гөлшат аның Җәмил белән сөйләшергә җыенганын? Әйтән булса, белер иде... Ә болай ничек үпкәлисең?
Мәрьям, бөтен батырлыгын җыеп, Җәмилгә үзе барып сүз катарга кирәк дип уйлады. Яктырганчы эзләп табарга да, кеше булмаганда читкә чакырырга. “Нәрсә әйтәсең килгән иде”, - дияргә дә... Аннары инде белергә дә була егет күңелендә нәрсә икәнен. Кем белә, кем белә...
Әмма чыгарылыш кичәсендә Җәмилне ул бүтән күрмәде. Ул кайтып киткән булып чыкты. Кызлар каршында шундый хәлгә калуына хурлангандыр, дип уйлады Мәрьям. Кем белә, бәлки Айдар ишләрен җыеп килеп сугыш чыгарыр дип курыккандыр дип тә фикер йөртте. Айдарны күргәч аңлады - чирәмдә аунап, киемнәре яшел чирәмгә һәм пычракка буялып беткән иде анысының. Айдарга нәрсә - ул исерек, шул пычранганын, Җәмил белән сугышканын да әллә нинди бер батырлык кебек итеп сөйләп йөри. Ә тегесе кайтып киткән...
Таң алдыннан учак янында кочаклашып утырган егетләр-кызларны күргәч, Мәрьям башта үзен битәрләде, аннары егетне сүкте: “Җебегән! Аңгыра! Әйтәсе сүзеңне әйтмичә кайтып кит инде!” Уф, бигрәк аңгыра инде бу егетләр. Алар я аңгыра була, я артык әрсез. Уртача гына була алмый. Менә бу бөтен кызны кочаклап йөргән Айдарның ярты әрсезлеген бир инде Җәмилгә, ә тегесенең тыйнаклыгының яртысын Айдарга тоттыр – ике әйбәт кеше чыгар иде. Юк бит. Икесенә дә җитеп тә бетми дә, артык та.
Җәйнең иң кыска төннәре. Сәгатьләр буенча төн әле, ә инде яп-якты. Көнчыгыш яктагы зур кызыл кояш кына әле таң икәнен белдереп тора. Күңелләр әллә нишли! Киләчәк... Нинди булыр ул? Куркыта да, өметләндерә дә. Күңелең ошаткан кеше белән бер авыз сүз дә сөйләшә алмыйча аерыл инде. Бер төндә вакыт тапма ике сүз әйтергә тулы бер төн эчендә!
“Сызылып атар таңнар, син сагынган чакта мин булмам, үләннәргә чыклар төшәр шулчак, күз яшьләрем минем кыз чакның”. Их, шагыйрьлек бирелмәгән шул аңа, әмма күңеленә килгән матур сүзләрне бик яратып тезде Мәрьям. Кояшка карап теләгән теләкләр кабул була ди. Чынга ашсын теләкләр!
“Нигә егетләр турында уйлыйм әле мин, укырга керү турында уйларга кирәк. Егет булыр ул. Их, укырга керсәм иде, киләчәгем бәхетле булсын!” дип теләде кыз. Әмма күңелгә кушып нидер эшләп булмый икән. Аның уйлары һаман да Җәмил тирәсендә бөтерелде. “Нишлисең син, тиле! Укы башта”, - дип сүкте ул. Егетне җебек, сүзен әйтә алмый торган кеше, язмышы шул икәнен үзенә җиткерергә теләде. Юк икән, булмый икән. Яныңдагы кешенең эшкә, укуга – гомумән бөтен нәрсәгә караганда да әһәмиятлерәк икәнен аның күңеле беренче тапкыр шунда аңлады.
“Нигә Гөлшат шулай эшләде икән?” – дигән уй тынгылык бирмәде аңа. Чыдый алмый азаплангач, кайтып барганда Гөлшатка шул турыда үзе дә әйтте. Әмма тегесенең исе дә китмәде:
- Җебегән бит ул, Мәрьям! Әйттем бит инде уйнап кына дип. Нәрсә, сиңа ошыймы әллә ул?
- Начар кеше түгел бит.
- Сиңа тиң түгел ул. Син кара үзеңә, кара аңа. Атасы каядыр ташлап киткән, анасы акылга дөрес түгел диләр. Үзе колхозник. Хәерче.
- Кешене алай хурларга ярамый инде.
- Мин аны хурламый. Дөресен әйтәм. Мин бит аңа кит димәдем. Бер сүз дә әйтмәдем. Шаярттым гына.
- Алай шаяртырга кирәк түгел иде.
- Соң бит мин каян белим, аларның эләгешеп китәсен? Ачуланма инде. Ул җебегән булганга мине гаепләмисеңдер бит?
- Син кирәкмәгән әйбер әйттең аңа, Гөлшат.
- Мин аңа берни дә әйтмәдем бит! Нәрсә дидем соң?
- Юк инде... Көлдең.
- Көлсә инде. Көләсе килде дә көлдем. Соң, ачуланма инде, Мәрьям. Егет булса, чәчрәп торсын. Шулкадәр ошыймыни ул сиңа? Әйтимме соң үзенә?
- Әйтә күрмә! – Мәрьям кып-кызыл булды.
- Үпкәли торган булсаң, әйтәм!
- Юк-юк... Әйтмә...
Туңдырма, туңдырма
Гөлшат та табиблыкка укырга бара булып чыкты. Мәрьям моңа шатланды - зур шәһәрдә ялгызы гына укуы барыбер кыен бит инде. Дөрес, бераз үпкәсе дә килде дустына. Башта үзе Мәрьямгә ияреп шунда керүен әйтте. Аннары кешеләр янында сөйләгәндә "Мин шунда барганга Мәрьям дә бара" дип, үзенең фикере итеп китереп чыгарды. Үзен фикерсез кеше итеп калдырганга ачуы килде бераз кызның. Аннары кул селтәде - шундый мактанчыграк шул ул Гөлшат. Кешенең кимчелекле якларына бераз күз йомарга да кирәк инде, дип тынычландырды әнисе дә. Аның каруы алар бергә булачаклар. Бергә булгач, күңеллерәк булыр.
Имтиханнар тапшырырга ике кызны да Мәрьямнең әтисе илтте. Мәрьямнең бик тә тулай торакта, иптәшләре белән яшисе килгән иде. Әтисе белән әнисе көн саен берсеннән берсе куркыныч әйберләр сөйләделәр. “Анда кызларны җыйнаулашып көчлиләр икән, үтереп тә чыгып китәләр икән”.
- Кеше яши бит әле, - дип карулашып караган иде кыз.
- Әллә никадәр бала харап булды инде анда, - диде әнисе.
- Ник, әнә Җәмилә дә яши бит шунда, бишенче курсны бетерә инде...
- Ул бит педта! Анда тәртиптер, укытучылар булгач. Анда укытучылар төннәрен дежур тора ди...
- Хәзер больницада эшләгән Лилия былтыр гына бетереп чыкты. Ул да тулай торакта яшәгән, - дип чираттагы аргументын китерде Мәрьям.
- Ә-әй, ул бит аташлы, ул бит теләсә кайсы ирнең өстенә атланырга тора. Тарта да. Больница артында тартып торганын үзем күрдем, - дип каршы төште әнисе.
Шуңа күрә хәл иттеләр - Мәрьям бер әбидә яшәргә тиеш иде. Тик әби имтиханнар вакытында яшәтә алмый, авылдагы туганнарына китә булып чыкты. Шуңа күрә, әнисе курка-курка гына тулай торакта вакытлыча яшәвенә ризалашты.
Бик җаваплы, хәтта куркыныч - укырга керә алмый калуың бар бит! - чор булса да, күңелле вакытлар булып истә калды ул. Имтихан алдыннан консультацияләргә баралар, кайткач башларын бәреп укыйлар, укып аргач, шаярыша башлыйлар. Бер дә коточкыч, кешеләрне кыйнап, җәберләп торган урынга охшамаган иде бу тулай торак дигәннәре.
Ике көнгә бер әнисе килә, ашарга әллә никадәр әйбер төягән була. Мәрьям: “Кирәкми инде, әни, ашарга бар бит”, - дип инәлсә дә килә. Бүлмәсенә кереп, кемнәр белән яшәгәнен карап чыгып киткәненнән и көлделәр инде бүлмәдәш кызлары. Мәрьям бик уңайсызланды. Әнисенә дәгъва белдермәкче иде: “Алай диясе түгел, кем белә синең иптәшләреңне, син дөнья белән таныш түгел әле”, - дип орышты. "Әле ярый Гөлшат белән икән", - дип кенә тынычланды.
Беренче имтиханны ул бишкә бирде – тулай торакның бу блогында яшәгән берәү дә бишкә бирә алмаган иде. Мәрьямгә барысы да кызыгып карады:
- Син керәсең инде. Без керә алмабыз, - дип көенде алар. Мәрьям, бишкә бирүенә бик шат булса да, шатлыгын тыярга тырышты, дөресен генә әйткәндә, кәефе дә юк иде шатланырга. Чөнки Гөлшат көч-хәл белән өчкә биргән иде.
Беренче имтихан алай ук булмаган иде. Икенчесе инде ниндидер ачыклык кертте. Кайберәүләр үзләренең тәгаен керә алмасын аңлады. Балларын саныйлар саныйлар да, калган имтиханны ничәгә генә бирсәк тә керә алмыйбыз дип уйлыйлар.
Ниндидер сәер бәйрәм рухы башланды икенче имтиханнан соң. Бүлмәдәге кызларның барысы да керә алмыйбыз дигән фикергә килде. Тәрәзәне ачтылар да, шунда тезелешеп утырдылар. Шунда кызларның берсе - Света тәмәке кабызды. Мәрьям аңа шаккатып карады – унберенчене генә бетергән, ә үзе ачыктан ачык тәмәке тарта. Алар мәктәбендә дә бар иде инде тартып йөрүче кызлар, әмма беренчедән Мәрьямнең аларны күргәне булмады, ишетелә генә иде. Аннары алар бит качып-посып, кичләрен дигәндәй... Ә бу ачыктан ачык. Света кызларны да тартып карарга кыстый башлады – ни гаҗәп, бөтенесе дә пачкага үрелде! Бер Мәрьям генә тәмәкесез калды.
- Мин тартмыйм, кирәкми, - диде ул. Света, Мәрьямнең бик каршы торганын күргәч, кызны кыстаган башкаларны куган сыман кул гына селтәде – ярар, янәсе, тимәгез аңа.
Гөлшат тәрәзәдән урамга карап тартып тора иде. Аннары нәрсәдер кисәк тешләгән кебек, кандала кебек кадалды – ал, тартып кара.
- Юк, юк, - дип чәбәләнгән кызның беләген чеметеп, колагына иелде:
- Кешедән аерылып йөрергә ярамый! Әллә кем икән диярләр! Болай да бөтенесе сиңа ачулы. Кабып кына тор! – шулай дия-дия ул Мәрьямнең авызына үзе кабызган сигаретны каптырып та куйды.
- Тәрәзәгә карап бер суыр да инде, аннары атарсың!
“Бер генә суырып карыйм да, төкерәм!” – дип уйлады Мәрьям. Нәрсә булган инде? Башкалар кебек ул да тәрәзә төбенә утырды.
- Эчкә йотмыйча гына суыр, эчкә йотмасаң, тончыкмыйсың, - диде Гөлшат.
- Кит әле, бер кызыгы юк.
- Бер суыр да бетте инде.
Тапканнар кызык. Ярар, бер суырыр да, аннары ошамады дияр. Тәрәзәдән урамга карап, сигаретны кара яндырып суырды Мәрьям. Шунда күзе урамдагы таныш йөзне күреп, түнеп китә язды: анда аңа карап Җәмил басып тора иде. Кыз, тәрәзә төбеннән ничек очып төшкәнен белми калды.
- Нәрсә булган? – диеште кызлар.
Мәрьям кып-кызыл булып чыкты. Күрде микән? Вәт дура, дура!!!
- Әниеңне күрдең мәллә? – Кызлар, үрелешеп, тәрәзәдән карый башлады. Гөлшат, Мәрьямнең идәнгә атылган сигаретын алды да тәрәзәдән ташлады:
- Янгын чыгарасың килә мәллә? Нәрсә булды?
- Анда Җәмил килгән!
- Кит инде! – Гөлшат тәрәзәгә барып карады.
- Син күрмәгән идеңмени аны? – дип сорады Мәрьям.
- Юк!
- Ничек инде? Син бит тәрәзәгә карап тордың.
- Юк, күрмәдем!
Ул нәрсәдер әйтте, әмма Мәрьям аны ишетмәде дә, урамга чыгып йөгерде. Баскычтан йөгереп төшкәндә аның башында бер генә уй иде: “Күрмәгән генә булсын иде!”
Ишектән чыгып барганда гына башына сукты. “Мине күргән дә, урамга атылган дип уйламасын әле, кибеткә барам”, - диярмен дип уйлады. Тәмәке тартты бит, авызыннан ис киләдер. Ул кире бүлмәгә йөгереп керде.
Кызлар, кызык тапканнарына куанышып, шундый мәгънәсез шаяртулары белән канына тоз салды. Әмма кызның аларны ишетәсе дә килми иде. Ул сумкасын алды, берсенең дә сүзен тыңламаска тырышып, комодыннан алып сумкасына теш пасталарын тыкты да, юыну бүлмәсенә кереп тешен чистартты. Тегеләр нәрсә алганын күрмәде бугай, әмма бүлмә бетерешеп көлешәләр иде. Ишектән акрын гына, ашыкмаган рәвеш белән атлап чыкты ул.
Җәмил, тулай торак янында ялгызы басып тора иде. Кулында ниндидер төргәк. Мәрьямне күргәч, ул уңайсызланып китте. Кулындагы төргәген кулы белән кыштырдата башлады.
- Исәнмесез.
- Исәнмесез, - дип кыюсыз гына исәнләштеләр. Гуя икесе дә бер мәктәптә укымаган, әле беренче тапкыр гына танышулары.
- Ни эшләп йөрисең, Җәмил?
- Мин, ни... эш белән килгән идем... Очраклы гына рәвештә монда килеп чыктым, - диде егет.
“Мине күрергә дип килгән дип уйлаган идем тагын, үз эше белән килгән икән”, - дип уйлады кыз. Никтер шулай уйлаганнан авыр булып китте.
- Ә, шулаймыни...
- Әйе... Ә син нишләп йөрисең?
- Мин... Мин сине... Кибеткә чыгып бара идем, сине күрдем.
- Ә, ярар... Ә мин сине мине күреп чыккан дип уйладым... Син мине күрмәдеңмени?
Кыз, ялганларга кыенсынганга, "юк" дип әйтергә читенсенде. Уф, тәки күргән икән сигарет капкан көе. Мәрьямнең битләре яна башлады.
- Кибеткә барасың инде алайса? Мин дә синең белән барыйммы?
- Әйдә...
Егет белән кыз тулай торакның икенче ягындагы кибеткә таба атладылар. Мәрьямнең аяк буыннары йомшарган төсле булды. Ә теле аңкавына ябышканмыни - ник бер сүз килсен башына.
- Нихәлләрең бар соң? Имтиханнарыңны бирә аласыңмы?
- Әйе, бар да әйбәт кебек әлегә. Ни булып бетәр инде, соңгысы калды. Ә син?
- Зарланырлык түгел.
- Син нинди эш белән иде соң.
Шунда алар әче итеп сызгырган тавыш ишетте. Икесе берьюлы борылып караса... Мәрьям оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Ул егетне күргәч, бүлмәдәш кызларының тәрәзәдән карап утырганын бөтенләй оныткан да икән бит. Тегеләр тәрәзәдән карап тора, авызларында беләк буе папирос! Ә сызгырганы Гөлшат инде - Мәрьям таныды. Ул шулай малайлар кебек ике бармагын авызына кабып каты итеп сызгыра белә. Света, уң кулын сузып, баш бармагын тырпайтып кычкырды:
- Әйбәт ял итегез! – ул аларга кул болгады. Башкалары да аңа кул болгады. Нишлисең инде? Мәрьям дә аларны сәламләде.
Борылганнар гына иде, берсе, тавышын әбиләрнеке кебек үзгәртеп кычкырды:
- Кичәге кебек соң кайтма!
Кем әйтте икән дип борылып карады Мәрьям, әмма абайлый алмады. Кызлар чыркылдашып көлеште, тагын кул болгадылар. Монысы кайсы булды инде тагын? Нигә шулай дип әйтәләр инде егет барында? Бигрәк явыз кешеләр. Мәрьямгә бик тә уңайсыз булып китте. Үзе дә инде! Шуларның нинди ачы телле икәнен белмәгән кебек, тәрәзә төбенә килеп чыкты. Аларга күренми торган якка китәргә кирәк иде шул.
- Сине яраталар икән, - диде егет.
- Шаяртып әйтәләр алар. Нинди кич йөрү. Әле укырга да вакыт җитми, - диде кыз.
- Бигрәк шаян икән алайса дусларың...
- Дуслар дип... Бер бүлмәдә яшибез. Начар кызлар түгел алар. Шундый төртмә телле барысы да. Шәһәр кызлары.
- Син дә авылныкы түгел инде.
- Әй, безнең шәһәрнең шәһәрлеге инде.
- Юк, алай димә син. Барыбер шәһәр инде ул. Анда халык икенче. Менә без ул чын авыл.
Икесенә дә уңайсыз булып калды. Бераз гына дәшми бардылар. Кибеткә кергәндә генә исенә төште Мәрьямнең – акча алмаган икән бит ул! Менә сиңа ялганлап йөрсәң!
- Миңа... Мин бит кирәкле әйберләрне алганмын икән инде. Оныткан булганмын, - диде Мәрьям. Хыянәтче бите янып тора - бетми һич кенә дә. Моны егет тә күрә торгандыр инде...
Ә егетнең кыз эчендә кайнаган уйларда бөтенләй эше юк иде бугай. Ул аңа елмаеп карады:
- Әйдә, туңдырма алабыз?
- Әйдә... Мин акча алып киләм дә...
- Нигә инде? Мин бит сине сыйлыйм, - диде егет. Озак сайлап тормадылар - вафли эчендәге гадәти туңдырма алдылар. Урамга чыккач, Җәмил парк эченә ишарәләде.
- Әйдә, шунда йөреп килик. Матур бит.
Парктагы эскәмияләр барысы да пычрак һәм иске иде. Парк читендә иске фонтан. Аның ярты ягы эшләми - су сиптерми. Эшләгән ягын да имгәткәннәр. Кулы кычыткан яшьләр торбасын кәкерәйткән - суны өскә түгел, паркка таба сиптерә. Бала-чага шул ясалма яңгыр астыннан йөгереп күңел ача. Балаларга карап яшьләр генә түгел, олыраклар да кызыгып куя ахыры - инде өлкән яшьләрдәге абый белән апа да су астыннан йөгереп узды. Үзләре чыр-чу кычкыралар. Су яшел үләнгә сиптерә, вак кына күлләвекләрдә эсседән тилмергән чыпчыклар коена. Күңелдә пружина кебек тарттырылган нервларны ничек тә бушатасы килә иде Мәрьямнең.
- Тотып тор әле, миңа да кызык! - диде дә ул, туңдырмасын егет кулына тоттырды да, тегесе аны-моны аңышканчы фонтан сиптергән яңгыр астыннан йөгереп узды. Салкынча су тамчылары битенә сибелде, яшел үлән аякларына тиеп рәхәт кытыклады. Нигәдер бушанасы килә иде аның. Башта кыенсынып торган булса да, юеш чирәмнең рәхәтлеген тулысы белән тою теләге көчле булып чыкты - туфлиләрен салып атты да, ялан тәпи йөгереп керде фонтан астына.
- Йомшак чирәм, салкын яңгыр, рәхәт!
Җыелып килгән бөтен кичерешләре китте дә бетте аша.
- Хәзер мин! Хәзер мин! - егет туңдыраларын кая куярга белми басып тора иде. Аннары тапты җаен - кулындагы пакеты эченә салып, ул да йөгереп кереп китте. Күккә атылган фонтаннан салават күперләре чыга, ә болар икесе юеш чирәмнән йөгерешеп уза. Дөньяның бөтен кайгысы юк булды. Рәхәт! Унҗиде яшь дип тик торганда гына җырланмый икән шул! Дөньяның бөтен кыенлыгы юкка чыкты да бетте кебек шул фонтан астыннан берничә йөгереп чыгудан.





