bannerbannerbanner
Убырлар уянган чак

Марат Кәбиров
Убырлар уянган чак

Полная версия

Беренче бүлек

* * *

Мин авылга кунакка кайтуымны бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Безнең авыл чыршы, нарат агачлары белән капланган тау астында утыра, шул агачлыктан берничә чакырымга сузылган куе урман башлана. Картыйларның урамы тау итәгендә, авылның иң биек җирендә, ул әллә кайдан күренеп тора. Астарак кечкенә елга ага. Урам малайлары белән без шунда балыкка йөрибез, су керәбез. Авылның башка өлешеннән аерылып торганга безнең якны урман ягы дип тә, шүрәле урамы дип тә йөртәләр. Һәм монда яшәүчеләрнең исеменә дә “шүрәле” кушаматы өстәлә, әйтик, минем хакта сүз барганда кемдер: “Нинди Илһам?” – дип сорый икән, аңа шуны да белмисең мени дигәндәй итеп карап:“Шүрәле Илһам инде” – диләр. Урам арасында да, җимеш бакчаларында да агачлар күп булганлыктан җәй көннәрендә ул ямь-яшел булып, әллә кайдан балкып күренеп тора һәм гади авыл урамы түгел, ә тылсымлы әкият доньясы булып тоела. Шуңа күрә, мин аны бик яратам, каникуллар башлануын түземсезлек белән көтеп алам да соңгы кыңгырау бәйрәменнән туп-туры диярлек авылга сыпыртам.

Бу юлы да шулай булды. Юл буена мин андагы дус малайларны, күрше кызларын берәм-берәм күз алдына бастырып кайттым. Үсеп беткәннәрдер инде, үзгәргәннәрдер, ел буена күргәнем юк бит. Мине танырлармы? Ничегрәк каршыларлар? Хәер, болары өчен бик борчылмадым да инде. Безнең урам кечкенә булгангамы, барыбыз да дус-тату яшибез. Хәтта өлкәннәр дә бер-берсенә ярдәм итешеп, хәл-әхвәл белешеп тора. Картый әйтмешли, көненә биш урап хәл беләләр. Шулай да күңелдә ниндидер шик тә юк түгел иде…

Район үзәгенә җиткәнче кояш балкып тора иде. Авылга кайта торган автобуска утырыр алдыннан яңгыр сибәләргә тотынды, ә авылга якынаюга, яшен яшнәтеп котырып ява башлады.

– Ничә көн ишә инде бу, ходайның рәхмәте! – дип куйды бер карчык (мин аның исемен онытканмын),– Афәте белән булмасын инде.

– Яңгыры гына пүчтәк әле аның, – дип сүзгә кушылды бер карт (үзебезнең урамнан булмагач, моның да исемен хәтерләмим),– Шүрәле урамына убыр ияләшкән диләр бит. Бампир дип әйтәләрме әле… Шуның эше булмагае.

– Кит аннан!

– Бәй, ишетмәдең мени әле… Теге Галимәрдән бичәсе шуңа күрә очсызга гына йортын сатып киткән бит. Алпавыт сарае кадәр йорт иде, югыйсә.

– Әстәгыфирула! Чынлап шулай мени?!

– Олы башым белән алдап тормам бит инде.

Мин аларның сүзен башкача тыңлый алмадым. Яшен яшнәп, күк күкрәде дә яңгыр чиләкләп коярга тотынды. Кемдер коты алынып кычкырып җибәрде, кемдер бисмилла әйтеп баш өстен сыпырып куйды. Һәм сүз бөтенләй башка юнәлеш алды. Ләкин миңа ишеткәне дә бик җиткән иде инде. Чөнки Галимәрдән бичәсе дигәне, картыйларны күршесе Халисә апа иде. Нәфисәнең әнисе. Нәфисә белән без үткән җәйне матур гына дуслашып калган идек, яз уртасына кадәр хат та алыштык әле, тик соңыннан никтер туктап калдык. Мин моңа бераз борчылсам да кара кайгыга төшмәдем, озакламый авылга кайтам, шунда очрашырбыз әле дип юандым. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр автобусында дуслар ничек каршылар икән дип хәвефләнгәндә дә шул Нәфисә күз алдыннан китмәгән иде. Хәзер, аның башка урынга күченеп китүен белгәч, бөтенләй күңелсез булып калды. Авылга кайтуымның бөтен мәгънәсе югалгандай тоелды. Шулай да үземне тынычландырырга тырыштым. Әллә нинди шомлы сүзләр сөйләнеп кайткан бу карт белән карчыкка тагын бер караш ташладым. Яшисен яшәгәннәр инде. Бәлки, акыллары да кыйшая башлагандыр. Һәрхәлдә, аларның сүзен хакыйкать дип кабул итәргә ярамый, бигрәк тә гайре табигый нәрсәләр турында шундый беркатлылык белән сөйләгәннән соң.

Мин җәйге кояшка алданып җиңелчә генә киенгән идем. Өстә – спорт костюмы, аякта – кроссовкалар. Автобустан төшүгә яңгыр бераз басылгандай булса да урам инде ярыйсы ук пычранып өлгергән иде, ә күпер башына җитәрәк, ташлы ком җәелгән җир беткәч, бөтенләй баткакка әйләнде һәм мин кроссовкаларны салып кулыма тоттым да, чалбар балакларын тезгәчә сызганып атладым. Яңгыр бөтен киемемне чылатып бетергәнлектән, җил салкын булып тоелды, ул сөякләремә кадәр үткәндәй булды. Моңа кадәр әкият доньясы булып төшләремә кергән Шүрәле урамы инде ул кадәр үк матур булып күренмәде. Ул ниндидер салкын котсызлык бөркеп торган ташландык авылны хәтерләтте. Урамда кеше заты, кеше генә түгел, хәтта эт-фәлән дә, сыңар җан иясе дә юк иде. Өй түбәләренә тыпылдап тамган тамчыдан башка бер тавыш та, бер хәрәкәт тә юк, әйтерсең, урам мәңгелек йокыга талган. Мин калтыранып куйдым. Ирексездән күңелгә шом йөгерде. Кайтуын кайттым да, тик картый инде исән түгелдер, аны күптән җирләгәннәрдер, гомумән, бу урамда барсы да күптән инде үлеп беткәндер сыман тоелды.

Капка шыгырдап ачылды. Аның шыгырдауы ничектер җанымны кырып алган сыман булды. Мин, әлеге шомлы тавышның тагын кабатлануыннан куркып, аны тиз генә ябып куйдым, тик ул тагы да куркынычрак булып шапылдап ябылды. Моңа игътибар итмәскә тырышып, ашыгып ишеккә уздым. Тизрәк өйгә керергә теләп ишек тоткасын тарттым. Тик ишек ачылмады. Мин тагы тарттым. Ачылмады. Ул эчтән бикле иде. Күңелгә шик йөгерде. Картый көндезләрен ишек бикләп утыру түгел, аны төнгелеккә дә ачык калдыра торган иде бит. Нәрсә булды икән?

Хәтсез генә дөбердәткәннән соң, эчтән аяк тавышлары ишетелде. Ишек янына җиткәч, ул туктап калды. Тыңлап торды. Мин тамак кырган булдым.

– Кем йөри анда?

– Мин бу, картый…

– Син кем?

– Илһам.

– Минем Илһамым шәһәрдә әле.

Аяк тавышына карап мин аның китәргә җыенганын шәйләдем дә елардай булып кычкырып җибәрдем.

–Картый, мин кайттым бит… Кичке автобус белән… Өшедем, керт инде…

Җавап ишетелмәде. Веранда тәрәзәсен каплап торган пәрдәнең бер чите ачылды да картыйның курку катыш сагаюлы йөзе күренде. Ул озак кына мине өйрәнеп торды.

–Мин бит бу, картый. Танымыйсың мени.

Ул дәшмәде. Ниндидер дога укый-укый ишек янына килде дә аны ачып җибәрде. Кулындагы очлы таягын миңа төбәп, тагы бераз карап торды.

–Кем икәнеңне ник башта ук әйтмәдең,– диде ул мине ишектән тартып алып,– Кер тизрәк. Котымны алдың бит.

Мин аның:“Кайттыңмы, балакаем! Исән-таза гына яшисезме?!” – дип, кочаклап алуын көткән идем, тик ул ишекне келәләргә ашыкты. Аннан соң миңа тагы бер сынаулы караш ташлады да өй эченә этәрде:

– Бар, кер тизрәк. Катып үләсең бит.

Пычрак аякларыма карап, кыенсынып торуымны күреп, кулымнан ук эләктереп алды:

–Әйдә-әйдә, кергәч юарбыз.

Өйгә узгач, миңа җылы су, коры киемнәремне әзерләп бирде дә табын корырга тотынды. Шул арада әти-әниләрнең хәлен сораштырып алды, мин җавап биргән булдым, үзем дә хәл белештем. Ул җавапсыз калды.

Мин инде ник авылга кайтканыма чынлап торып үкенә башладым. Картыйны, әйтерсең, алыштырып куйганнар иде. Башка чаклардагы сыман кочаклап та алмады, янымда өлтерәп тә йөрми, алып кайткан күчтәнәчләргә дә бик исе китми. Кыскасы, ул минем авылга кайтуыма тамчы да шатланмый, киресенчә, хәвефләнә генә иде сыман. Чәй эчкәндә сүз арасында гына: “Укуларыгыз шушы вакытта ук бетә мени соң?” – дип сорап, кайчанга кадәр торырга уйлавым белән дә кызыксынып куйды. Мин: “Белмим әле…” – дип кенә җавап бирдем. Мин чынлап та белми идем әле. Бәлки, иртәгә үк кире сыпыртырмын. Бәлки… Шундый зур өметләр белән кайтып, шулай тиз китүең кызганыч, әлбәттә. Тик нишлисең…

–Ишегалдында бер тавыш та ишетмәдеңме? – диде ул табыннан кузгалгач, – Халисә апаңнарның өй түбәсеннән?

– Юк. Ә нинди тавыш?

Ул җавап бирмәде. Дәшми-тынмый гына яныма килде дә назлы итеп кочаклап алды. Башымнан сыйпады. Һәм елап җибәрде. Мин нәрсә уйларга, ни әйтергә дә белми катып тордым.

– Кичер мине, балам…—диде ул аннан соң, – Сине ишек төбендә күшектереп тордым. Котыбызны алып бетерде бит, каһәр… Көндез урамга чыгарга курыкмый идек әле… Бүген көне бигрәк шомлы…

Мин дәшмәдем.

Автобуста сөйләнеп кайткан карт белән карчык искә төште. Димәк, аларның сүзе хак булып чыга… Эх… Бәлки, алай да түгелдер әле…

– Картый, ә Халисә апалар ни хәлдә соң?

Картый бертын сүзсез торды.

– Менә дигән күршеләрем иде, – диде аннан соң, – Шул зәхмәттән куркып күчеп киттеләр. Галимәрдән исән булса, алай итмәс иде. Ә башка ирләр… Шуны менеп карарлык бер җүнле ир табылмады. Төнлә түгел, көндез дә менүче юк.

– Алар урынына кем килде инде?

– Кем килсен?! Зәхмәт оясында кем яшәргә теләсен?!.

– Нинди зәхмәт соң ул?

– Убыр инде. Сезнеңчә, бампир була. Кан эчүче.

Башка вакытта булса, бу сүзләрдән кычкрып көлер идем. Әмма картыйның куркудан зур ачылган күзләренә, маңгаендагы җыерчыкларга, иреннәренең җиңелчә дерелдәвенә карап, мин дә шүрләп калдым. Урамдагы үле тынлыкны, аның ишектән кертми торуларын искә төшердем дә тәнем эсселе-суыклы булып китте, беләкләремдә каз йоны калкып чыкты.

– Төн җитүгә нәрсәдер уларга тотына. Тавыш башта сызгыруга тартым була. Үкерүгә дә охшап китә. Кайвакыт ул көндезләрен дә кабатлана, – дип тезеп китте картый шомлы тавыш белән, – Алай гына булса, бер хәл иде әле. Бер мәлне Халисәләрнең сыерының муенында кан эзе күренде, ә икенче көнне ул кан сия башлады да бераздан егылып үлде. Озакламый ихатадагы сарыкларының бугазын чәйнәп киттеләр. Тиздән күрше-күләннекенә ябештеләр. Минем дә дүрт сарыгым әрәм булды…

– Бүре түгел микән,– дидем мин, үземдәге куркуны җиңәргә тырышып, – Элек тә булгалый иде бит…

– Башта без дә шулай уйлый идек, – Картыйның тавышы дерелдәп чыкты, – Аучы Тимерҗан атна буе сагалап йөрде, тик берни дә тапмады. Бераздан үзе юкка чыкты. Аннан соң, Йортның чарлагыннан пырхылдап очып киткән ниндидер сәер кошка игътибар иттек…

Мин инде үземнең чынлап торып курка башлавымны, калтырануымны тойдым. Моны картый да күрде булса кирәк, сүзне кинәт икенчегә борды:

– Кайтышлый туган апаңнарга сугылмагансыңдыр бит?– Минем баш чайкавымны күргәч дәвам итте, – Көтү кайткач, хәлен белеп килербез әле…

Анда барсаң, төн кундырмый җибәрмәячәк инде дип уйладым мин һәм сөенеп куйдым.

* * *

Көтү кайтканчы урамда кеше заты күренмәде. Урамга сыер-сарыклар кереп тулгач кына кулларына очлы таяк тоткан өлкәннәр чыгып, малларын тиз-тиз куып алып кереп киттеләр. Минем ишеләрдән беркем дә чыкмады. Картый быел сыерын бетергән иде. Ул капка төбенә чыгып сарыкларын чакырып кына алды да аларны тиз генә абзарга бикләп керде, ачкычларын кучкарга куйгач миңа борылды:

 

– Җыен, улым. Туган апаңнарга барабыз.

Минем анда барасым килми, дусларымны күреп сөйләшәсем килә иде. Ләкин карышып торырга кыймадым. Аз гына шүрләдем дә инде. Аннан соң, ике туганым Айрат белән очрашу турында да уйладым.

– Җылырак киен, – диде картый минем өскә күз салып, – Урамда җил чыккан.

Башка вакыт булса, кул гына селтәр идем. Бу юлы аның сүзен тыңларга туры килде. Беренчедән, кайтканда ярыйсы гына өшегән идем, икенчедән… Айрат белән уйнарга чыгасы да булыр әле.

Ишегалдына чыгуга ук игътибар иттем мин аңа. Нәфисәләрнең өй түбәсеннән әллә нинди шомлы аваз ишетелә иде. Ууууууууууу… Елгаларда суның бөтерелеп торган урынын күргәнегез бармы? Чоңгыл дип аталамы әле ул… Су әллә нинди бер коточкыч көч белән бөтерелеп кайный да, берәр яфрак-фәлән ыргытсаң, аны шундук суырып алып кереп китә. Әлеге улауны да мин әнә шул чоңгылга охшаттым. Тик монда су түгел, ә һава кайныйдыр сыман иде. Ә вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә. Нәкъ менә картыйның ата казы инде. Тик күпкә, бик күпкә усалрак, ачулырак итеп ысылдый. Һәм тагын улауга, үкерүгә әйләнә. Бер карасаң, аның тавышын анык кына нәрсә белән чагыштырып та булмыйдыр кебек, чөнки ул мизгел эчендә әллә ничә төрле кыяфәткә керә.

– Елан авызына караган бака кебек торма, – диде картый ачусыз-нисез генә, – Әйдә, кузгалдык.

Минем бу аваздан арынасым килми иде. Шуңа да китәргә ашыкмадым. Дөресрәге, мин урынымнан кузгалырлык хәлдә түгел идем бугай. Картый ниндидер догалар укып, тирә-якны өшкергән кебек итеп чыкканнан соң, беләгемнән алгач кына аякларымны көчкә сөйрәп, капкага юнәлдем.

Вампирлар турында минем азмы-күпме ишеткәнем бар иде. Төннәрен кабердән күтәрелеп ярканат, яки кеше кыяфәтендә бәндәләрнең һәм мал-туарның канын имүчене шулай дип атыйлар. Аларның тәне кабер куенында таркалмый, үзләре гадәттән тыш көчле була. Гадәттә, үз-үзләренә кул салучылар, авыр җинаятьчеләр һәм убырлар кулыннан үлүчеләр вампирга әйләнә. Аларның теше ике рәтле була, ә кан суырганда азау тешләре зураеп китә. Канны алар су кебек эчмиләр, ә әнә шул азау тешләре белән генә суыралар һәм үзләренең дә, каза күрүченең дә киемендә бер генә кан тамчысы да калмый… Без шәһәрдә чакта шундый азау тешләрне киоскыдан алып, сыйныфташ кызларны куркытып та йөри торган идек, ә берсен мин авыл кызлары өчен дә эләктергән идем әле.

Безнең авылда кеше үтерүчеләрнең дә, бүтән төрле авыр җинаятьчеләрнең дә гомергә булганы юк. Үз-үзенә кул салучылар булгалаган бугай. Мин аларның берсен дә күреп белми идем, шуңа да: “Фәлән абзыең асылынган” – дигән сүзләргә бик игътибар иткәнем булмады. Андыйларны элек зыяратка куймый торган булганнар, хәзер алай итмиләр инде, бөтен шартын китереп мулла белән җирлиләр. Ә йола кушканча кадерләп күмелгән кешеләрнең убырга әйләнүе мөмкин түгел. “Теге донья” белән “бу донья” арасында калган мәетләр генә явыз рухлар тәэсиренә дучар була. Моны мин бик яхшы беләм. Вампирлар турында киноларны да күп караганмын, китапларны да ярыйсы ук укыдым. Компьютердагы уеннарда да бар андый мәгълумәтләр. Аннан соң, әти күрмәгәндә мин интернетка да кергәләп, әнә шундый кызыклы нәрсәләрне сөйрәп чыгарып укырга ярата идем. Шуңа күрә, картый белән бергә әлеге хәлләрдән курыксам да, өй түбәсеннән килгән авазны гипнозланып тыңласам да, аның чынлап та вампир булуына бик ышанасым да килеп бетмәде. Аннан соң, урамдагы дус егетләргә дә ачуым чыгып куйды. Егет башың белән өеңә бикләнеп куркып ят, имеш. Әлеге хәлнең нәрсә икәнен ачыклаган булсалар, Нәфисәләр күчеп китәр иде мени?!

Туган апа безне бик яратып каршылады, табыны күптән әзер иде.

– Бүген соңлабрак килдең, – диде ул картыйга, – Синең өчен бочылыбрак тора идем. Илһам улыбыз кайткан булган икән.

Һәм мине кочаклап ук алды. Айрат белән кулга кул сугып кына күрештек. Туган апа шәһәрдәге хәлләрне сорашты. Шулай сөйләнә-сөйләнә чәй эчтек тә Айрат белән ихатага сыпырдык.

Мин аңа дип алып кайткан кармакларны бирдем. Ул дәшми генә кесәсенә тыгып куйды. Аннан соң миңа озак кына карап торды.

– Ишеткәнсеңдер инде?!

– Ишеттем.

– Ничек уйлыйсың?

– Туфта, —дигән булдым мин исем китмәгәндәй итеп,– Убыр, имеш…

Ул дәшмәде.

Миңа ничектер кыен булып китте. Тоташ урам дер калтырап торган чакта, тоташ авыл шуны сөйләгәндә мин әллә кем булып торган булам. Барсыннан да батыррак та, акыллырак та янәсе. Үземнең “мин минлегемнән” кыенсынсам да хәзер соң, авыздан сүз чыгып очкан иде инде. Ни булса да ахыргача торырга кирәк.

– Ә өй түбәсеннән чынлап та тавыш килә бит, – диде Айрат, миңа сынаулы карап, – Сарыкларның да үлүе чын. Ярканатка охшаган кош та. Ансын мин үзем дә күрдем.

– Кайчан?

– Бер көнне инде.

– Төнләме, көндезме?

– Көтү кайткач. Сарык эзләп йөри идем.

– Вампирлар көндез йөрми.

Айрат уйга калды.

– Ансы шулай инде, —дип куйган булды азак.

– Күптәнме соң бу хәл?

– Өч атна чамас инде.

– Нәфисәләр нигә күчеп китте?

– Шуңа. Аларның бөтен мал-туары үлеп бетте.

– Кайда күчтеләр икән?

– Әлегә монда, Халисә апаның сеңлесендә торалар. Йортларын сатып алучы юк бит.

Мин шатлыктан сикереп куйдым бугай. Нәфисәнең авылда икәнен белү күңелгә дәрт өрде. Һәм мин үзем дә сизмәстән:

– Әйдә, барып карыйбыз! – дип ычкындырдым.

– Нәфисәләргәме?

– Әйе. Йортларына.

– Хәзерме?!

– Әйе.

Айрат миңа сәерсенеп карады.

– Юк, – диде аннан соң, – Хәзер пычрак. Иртәгә барырбыз.

Мин елмаеп куйдым.

– Өлкәннәр дә урманны тикшереп чыгарга җыенганнар иде, – диде ул аннан соң, үз куркаклыгына җөпләү эзләгәндәй, – Яңгырлар башлангач, тукталып тордылар.

– Ә нигә Нәфисәләрнең өй түбәсен тикшермиләр? Анда менәргә яңгыр комачауламый ич.

Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Ә синең менеп караганың юкмы? Иптәш малайларың белән?

Айрат баш чайкады.

– Ишекләре бикле.

Мин төрттерергә булдым:

– Узган җәй көнбагыш урлаганны оныттыңмы? Колхоз амбарыннан?

– Монда йозак икенче төрле. Без ачалмадык.

Мин сүзне дәвам итеп тормадым. Айрат белән икәү күп этлек эшләгән бар, шуңа мин бер нәрсәне яхшы беләм – безнең алда ачылмый торган йозак юк. Әле аның куркуына басым ясап гарьләндерәсем килмәде.

Көн болытлы булгангамы, караңгы тиз төште. Нәфисәләрнең чарлагына менү теләге көчле булса да Айратның ризалыгы булмагач, мин ныкышып тормадым. Үзем генә барырга шүрләдем, әлбәттә. Ни генә әйтсәң дә, уен эш түгел, чынлап та убыр-фәлән булып куюы да бар. Аннан соң, бүре мазар булса да… Кем кулыннан үлсәң дә яхшы түгел бит инде…

Караңгы төшә башлау белән безнең арттан чыгып кычкырдылар:

– Балалар, йокларга вакыт!

Без Айрат белән верандага урын җәйдек. Озак кына сөйләшеп яттык та иртәгә Нәфисәләрнең чарлагына менәргә сүз куешып йоклап киттек.

Төн уртасында мин кемнеңдер елаганын ишеттем. Ул веранда тәрәзәсен кага иде бугай. Торырга иренеп йокылы уяулы килеш озак кына тыңлап яттым. Ул төшкә дә, өнгә дә охшаш, тик кыз бала тавышы аерма-ачык ишетелә иде:

– Кертегез мине, зинһар… Һәлак итмәгез! – дип ялварды ул, – Мин бит бер гонаһсыз җан иясе. Бер кемгә дә бер зыяным тигәне юк. Зинһар һәлак итмәгез…

Мин бу тавышның өзгәләнүенә түзәлмичә иренеп булса да башымны күтәрдем. Күзем ачылмаган иде әле. Һәм йокыга әвәреп тагын мендәргә чумдым.

– Илһам, син дә кайттың мени?! – диде теге тавыш шундук мине танып, – Илһам, зинһар өчен миңа кара әле. Мин бит сине сагынып килгән идем. Кара инде миңа зинһар өчен… Мин бик авыр хәлдә, ярдәм ит син, дустым. Күрше кызына бер ярдәмең жәлме?!.

Мин көндез ярыйсы ук арыганлыктанмы, теләсәм дә башымны күтәрә алмадым. Дөресрәге, мин үземне торып утырган, тәрәзә янына килеп теге кызны таныган һәм аны ишектән керткән итеп тойдым. Барсы да нәкъ өндәге шикелле күренде. Ләкин моның барсы да төш булып чыкты һәм мин бер мизгел үтүгә ул тавышны яңадан ишеттем:

– Илһам… Керт мине үз яныңа…

Мин ул тавышның кемнеке икәнен дә таныдым хәтта. Бу безгә өй аша гына торган Зәлифә иде. Аның йөзен дә аерма-ачык күргән кебек булдым. Әмма менә-менә торып ишек ачам дигәндә, кабат йокыга талдым. Гүя, ниндидер көч миңа урынымнан кузгалырга ирек бирми иде.

– Илһам… Илһам… – дип ялынды һаман теге тавыш.

Мин башымны күтәрмичә генә аңа җавап бирдем:

– Зәлифә!.. Нәрсә булды сиңа, Зәлифә?..

Аның тавышында сөенеч чаткысы кабынгандай тоелды:

– Син мине таныдыңмы, Илһам?! Ач, дустым… Бер генә кара миңа…

Зәлифәнең беркайчан да “дустым” дип дәшкәне юк иде бугай, дип уйладым мин. Ул һәрвакыт Илһам гына ди торган иде. Шулай да ачарга кирәк. Бәлагә тарганда кеше нинди иркә исем белән атамас. Ачарга кирәк. Һәм мин тагы йокыга киттем. Тик шунда ук тәрәзә рамын тырмап кычкырдылар:

– Илһамм!..

Мин калкынып куйдым да торып басарга, күзләремне ачарга көч тапмадым. Ниндидер кошның канат какканы ишетелде. Башкача бернинди дә тавыш ишетелмәде.

Иртәгәсен кояш калку белән уяттылар. Айратка рәхәт, ул шундук сикереп торды да юынырга чыгып китте. Мин уянгач та башны күтәрергә иренеп яттым. Авылның иң алама ягы шул инде аның, кирәксә-кирәкмәсә дә иртән иртүк торырга мәҗбүр буласың. Бары тик Айрат кереп:

– Нишләп ятасың, шәһәр ялкауы!– дигәч кенә көчкә сөйрәлеп юынырга чыгып киттем. Харап инде, авыл эшчәне булып нәрсә майтаргандыр.

Юынып керүгә, кәеф күтәрелә төште. Айрат белән тиз генә чәй чүмердек тә картыйларга йөгердек. Картый инде күпер башына җитеп килә иде. Олы кеше булса да йоклап ятмаган, бездән иртәрәк кузгалган. Безгә чапырыш өйдә яшәгән Наилә дә киенеп-төзәнеп әнисе белән кайдадыр китеп бара.

– Кайда юлландыгыз болай таң белән?– дип каршылады картый аларны, – Районга-фәлән түгелдер бит…

– Менә, больницага барабыз әле… —Наиләнең әнисе кәефсез иде, – Кызның муенында ниндидер эз бар. Убыр-фәлән булмасын дим.

Наилә оялып башын түбән иде.

Картый кызның муенына күз салды да сорап куйды:

– Үзе нәрсә ди соң?

– Черки тешләде ди…

Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Кызларның муенындагы андый эзнең нәрсәдән барлыкка килгәнен яхшы беләбез без. Төшеп калган егет түгелбез.

Наилә миңа күз сирпеп алды да кып-кызыл булды. Тел кычтып тора иде, бер сүзсез кала алмадым:

– Ул черкинең исеме ничек соң?

Картый миңа сынаулы караш ташлады да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан соң, Наиләнең муенын җентекләбрәк караган булды:

– Юк, Хәдичә килен, баланың күңелен яралап йөрмә, – диде катгый итеп, – Убыр болай тешләми ул. Кычытканга-фәлән чагылгандыр…—һәм кызга борылды,– Мал куганда егылган идеңме әллә?

Наилә кыяр-кыймас кына баш какты.

– Менә шуңа охшап тора шул…—диде картый, кызны җитәкләп алып, – Әйдә, балам, кайтыйк.

– Рәхмәт инде, Фатима түткәй, – дип Хәдичә апа аңа иярде.

Без Айрат белән өйгә йөгердек. Кичә яңгыр коеп яуса да төне буе җилләгәнгәме, җир коп-коры иде. Мин нигә итек киеп чыкканыма үкенебрәк тә куйдым. Ләкин Зәлифәләр янына җитүгә барсы да онытылды. Аларның капка төбендә буылып ташланган биш сарык ята иде. Тирә-якта бернинди эз дә күренми. Хәер, бәлки, төнлә дә яңгыр сибәләп алгандыр. Ләкин сарыкларга бернинди дә убыр ябешмәгәне көн кебек ачык иде. Һәрхәлдә, мин укыган китапларда дөрес язылган булса. Сарыкларның барсының да муены чәйнәп ташланылган. Минем моның ише хәлләрне узган җәйләрдә дә күргәнем бар, һәм аның бүре эше икәнен яхшы беләм.

– Бүре булырга тиештер, – диде Айрат минем уйларны сизеп торган сыман, – Элек тә булгалады…

Ул арада күрше-күлән җыелып китте. Кем сарыгы икәнен шундук танып, Зәлифәләрнең ишеген шакыдылар. Эндәшүче булмады. Тәрәзәгә ябештеләр. Аннан соң кемдер өйләренә кереп урап чыкты да, беркем дә юклыгын хәбәр итте.

– Кайда киттеләр икән? – дип баш ваттылар, – Бәлки, алар да өйдә кунарга курыкканнардыр.

Тиздән мал врачы килеп сарыкларны ат арбасына салды да үләт базына алып китте. Монда кызык бетү белән мин картыйның сарыкларын карарга йөгердем. Ачкыч булмагач, койма ярыгыннан карарга туры килде. Барсы да исән иде.

– Аллага шөкер, —дип куйды Айрат, бабайларча итеп,—Безнекеләр исән икән әле.

Мин аңа тел күрсәттем.

Малларны көтүгә кугач, картый үз кагыйдәләрен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин аңа шундук каршы төштем. Тәрәзә капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикләп йөрүдән баш тарттым. Убырлар кояш калыккач йөрми. Картый башта карышып маташты да азак кул селтәде.

– Ничек, менеп карыйбызмы?

Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Менәбез, димәк.

– Дөрес эшләмибез бит, – диде ул аннан соң, —Алай итәргә ярамый.

–Алайса, син менмисең.

Айратның күзе шар булды. Тик ул бернәрсә дә дәшмәде. Мин абзар артлап кына Нәфисәләрнең ихатасына юнәлдем. Айрат та чарасыз булып миңа иярде.

 

Ишек йозагын ачу чынлап та бик җиңел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч көлтәсен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та хәтсез генә маташырга туры килде. Сәгатькә якын булашкач кына биреште ул. Без эчкә уздык. Веранда бүлмәләргә бүленгән, ә түбәсе такта түшәм белән ябылган, өй түбәсенә кайдан менәргә икәнне болай гына чамалау мөмкин түгел иде. Ике як чолан ишегендә дә ат башы кадәрле йозак тора.

– Тәрәзәдән генә керәсе калган, – дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, – Ике тәрәзә алу, билләһи, җиңелрәккә төшәр иде.

– Ә күреп калсалар?..

– Ансы да бар шул…

Тагы бер сәгать чамасы маташырга туры килде. Тик моның бер файдасы да тимәде, өй түбәсенә керә торган урын бу бүлмәдә түгел иде.

– Юкка гына тотындык әле, – диде Айрат йончулы кыяфәт белән, – Уңар эш булса, шундук килеп чыгар иде.

– Нәрсә, әллә үзеңне шундук килеп чыкканмын дип уйлысыңмы?!. – Аның сүзе эчемне пошырып җибәргән иде, шуңа да ачуымны тыя алмадым, – Бер башлагач, ахырынача җитәбез инде.

– Ә анда чынлап та вампирлар булса?– диде Айрат, —Безнең бит бер корал да юк…

Мин тагы да тупас җавап бирмәкче булган идем, аның хаклы икәнен аңлап тыелып калдым.

– Ярый син бар әле, – дип елмайдым, – Юкка гына ияртмәгәнмен икән бит. Бар, тиз генә утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике төп сарымсак йолкырга да онытма. Ә мин ишекне булаштыра торам.

– Менә шуны тот, – диде Айрат муеныннан догалы бетүен салып, – Мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр.

Мин аны кесәгә чумдырдым да йозакка иелдем.

– Кесәңә салма, муеныңа так!

Аның таләпчән тавышына буйсынмый мөмкин түгел иде. Мин бетүне муенга тагып, футболка өстеннән чыгарып куйдым.

Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка менә торган ишек тә нәкъ шушы якта, хәтта аның бүрәнәләргә кагып ясалган баскыч сыман нәрсәсе дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә апаларның нинди курку эчендә яшәгәннәрен искә алып, барсын да аңладым. Аларның куркуы турында уйлауга үземнең дә бала җоннары кабарып чыкты. Берәр хикмәт бар инде монда, югыйсә кеше шулкадәрле йозаклар элә мени?! Ләкин башланган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Мин буыннары йомшарып киткән аякларны көчкә сөйрәп, баскычка үрмәләдем. Инде менеп җиттем генә дигәндә кулдагы ачкыч идәнгә төшеп китте. Аның тавышы әллә нинди котсыз булып яңгырап, күңелгә шом өрде һәм үзем дә баскычтан оча язып калдым. Кабат менгәндә башлар әйләнгәндәй тоелды. Шушы ишек артында мине нәрсә көтә? Үлемме… Әллә ниндидер якты ачышмы? Мин соңгысына бик үк ышанып җитмәдем. Ләкин бу ишекнең аръягына карарга бурычлы икәнемне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша үтә. Киләчәккә минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, хәтта бераз батыраеп та киткән кебек булдым. Хәер, батырлык түгел иде инде бу, калтыранган кулларың белән йозак тишегенә ачкыч тыгуны батырлыкка исәпләп була мени?!. Баштарак рәхәт булган икән әле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга мөмкинлек бар иде, ә хәзер кирәкле ачкычны кирәкле җиргә тыга алмыйча изаландым, күпме генә тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине тыңламады, салкында күшеккәндәй булып дерелдәделәр. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да хәл булыр иде. Бәхеткә каршы артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бетүне кулыма алып өч тапкыр “Бисмилла…” – дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да, ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч тагын бер кабат:, Бисмилла!”– дип куйдым.

Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй түбәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.

Теге кеше селкенеп куйгандай булды.

– Илһам!

Мин тертләп киттем.

– Илһам, син исәнме?!.

Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?

Нинди таныш тавыш.

– Илһам, ник дәшмисең?

Мин кинәт барсын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:

– Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!

– Илһам!

Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган “кеше” дигәнем – чардакка мендереп куелган иске киемнәр булып чыкты.

Мин исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркумны яшерү исәбеннән дә кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.

– Котымны алдың, – диде ул, еш-еш сулап,– Мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…

Һәм ул да көләргә тотынды.

– Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, – диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, – Карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.

Без таякларны әзер тотып акырын гына киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп бераз тын тордык.

– Карале, табут,– диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:

– Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?

– Әйдә, ачып карыйбыз.

Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештерми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада, ул фонарен табып өлгергән икән. Ут кабынуга без икебез дә катып калдык. Сандык эчендә Нәфисәнең бәләкәй чакта әтисе алып биргән йомшак курчагы ята иде.

Бездә инде көлү кайгысы түгел иде. Үзебезне ахмакның да ахмагы итеп тойдык. Курка-курка юк белән маташудан күңелне гарьләнү тойгысы әрнетте.

– Монда бернәрсә дә юк, әйдә, төшәбез, – диде Айрат, өметсез бер тавыш белән, – Юкка гына гомер үткәрдек. Картыйга су китерик лутчы.

Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:

– Ишетәсеңме?

Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишетелә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та сихырланган кешеләр сыман озак тыңлап тордык. Менә-менә УЛ килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе мәтдаләшеп безнең тәнебезгә тиядер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп җаныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер… Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә-якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.

1  2  3  4  5  6  7  8  9  10  11  12  13  14 
Рейтинг@Mail.ru