4
Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер‑ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.
Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу – кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.
Ләкин профессорның исәп‑хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү – үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе – начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.
Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер‑берсен күргән сыман булдылар.
– Ничек соң яңа йортта? – дип, мыек астыннан елмайды Илдус. – Рәхәтме?
– Соклангыч! – Илдар да елмайды. – Әйтеп бетермәле түгел…
– Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?
– Юк. Ә кем яшәгән?
– Профессор Гаскәров. Хатыны белән.
– Нәрсә?!
– Илдус! – Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады. – Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.
– Ә профессор Гаскәров кем ул?
Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.
– Бик талантлы бер галим бар иде, – диде ул, – әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.
– Ә йортын сиңа бирделәр, – дип чеметеп алды Илдус. – Шәп бит!
– Илдус! – Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады. – Җитте!
– Чынлап та шулаймыни? – Илдар профессорга карады. – Без аның йортында яшибезме?
– Әйе. – Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде. – Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.
– Ә профессор Гаскәров… – Илдар тотлыгыбрак калды. – Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?
– Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.
Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.
– Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез, – дип, астыртын елмайды ул. – Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.
– Нинди аерма?! – дип елмайды Илдар. – Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…
Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.
– Иртәгә?! – Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады. – Ничек иртәгә?
Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде
– Ә менә шулай! – диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып. – Сөенчегә нәрсә бирәсең?
Илдус аптырап торуында булды.
– Пульт! – диде ул ниһаять, елмаеп. – Фатир белән идарә итү пульты!
– Сөенчегә нәрсә бирәсең? – дип кабатлады Зифа. – Әйдә, саранланма…
– Бүген мин сыйлыйм! – Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды. – Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!
– Ашыкма әле син, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?
– Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?
Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?
– Юк инде, Рамил Әхмәтович! – Илдус бәхетле иде. – Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…
– Ашыкма әле, Илдус, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.
– Миңа гел көтәргә язгандыр инде, – дип үпкәләгәндәй итте Илдус, – гел көтәргә…
– Син үзең ашыгасың, – дип елмайды Зифа. – Ә ашыккан кеше ул гел көтәргә мәҗбүр була.
– Ярый, – дип елмайды Илдус, – иртәгә икән – иртәгә!
– Юк, бүген дә! – дип кеткелдәде профессор: – Төшке аш – синең исәптән. Бәйрәмне бүген башлыйбыз…
– Иртәгә дәвам итәбез… – дип элеп алды Илдар.
– Берәр айдан туктыйбыз, – дип шаркылдады Зифа. – Ай буе синең яңа фатирны бәйрәм итәбез.
– Юк, алай булмый! – Илдус, ике кулын да күтәреп, аларга каршы төште. – Илдарның йортын кем юа?!
– Ну, аныкы бик һуш китмәле түгел бит инде… – диде профессор, мыек астыннан елмаеп. – Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!
– Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..
Алар шулай, шау‑гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу – аларның гына ашау‑эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар сиңа теләгән ризыгыңны әзерләп бирә. Һәм, әлбәттә, монда барысы да бушлай, ә Илдусның «минем исәп, синең исәп» дип сөйләнүләре бары тик күңел күтәрү өчен генә, һәм моны бөтенесе дә аңлый иде.
– Ике бифштекс, бер балык, бер… – дип тезеп китте Илдус, әмма профессорның күтәрелгән кулларын күреп туктап калды. – Тагы көтәр‑гәме?
– Юк, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – Илдар белән безгә – ике бокал минераль су. Ә үзегезгә теләгәнчә алыгыз.
– Ләкин, профессор…
– Без бүген синең белән – тәҗрибә астында булачак кешеләр, – дип бүлдерде аны Рамил Әхмәтович. – Шуңа күрә тамак ягын бераз чикләргә туры киләчәк.
Илдар бер сүз дә әйтмәде, өстәлдә пәйда булган тәлинкәләргә карап, моңсу елмаеп кына куйды.
5
Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте – соклангыч матур йортлар, әмма карашың тоткарланырлык бер генә нәрсәсе дә юк. Ул үзләренең өенә гашыйк, шуңа да башкаларга бик игътибар бирми иде бугай. Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да искиткеч бер төгәллек белән утыртылган – Ләйлә бер мәлгә моның адәм кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер. Күзгә күренмәс роботлар сине тирбәтеп йоклата, тәмләп ашата, хәтта аягыңа башмакка кадәр кидерә икән, урамдагы эшләр, әлбәттә, адәм кулы белән башкарылмый инде. Элеккеге фатирларында Ләйлә бөтен эшне диярлек үзе эшли иде. Кер дә юа, ашарга да пешерә… Әлбәттә, боларның барысын да кечкенә роботлар башкара инде, әмма алар белән Ләйлә идарә итә иде. Әле ул үзен ничектер читкә тибелгәндәйрәк итеп тойды. Ул үз өендә түгелдер, кунакка гына килгәндер шикелле булды. Үзенең хуҗа икәнен расларга теләп, бәйләнерлек урын эзләп, ары‑бире йөренде дә кире болдырга килеп басты.
Өйгә керәсе килми иде.
Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә белә алмас инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып яшәми. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Кинәт Ләйлә үзен япа‑ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…
Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады – ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды. Синең иреңне шушы өй ашата, шушы өй йоклата, хәтта никах түшәгендә дә ул килеп кысыла… Соң шулай булгач… Ләйлә ни өчен кирәк Илдарга?! Теләсә нинди хатын белән теләсә нинди ирне яраштырып яшәтә ала ич бу йорт. Моңарчы Ләйлә белән Илдар үз тормышларына үзләре хуҗа, аларның эш‑гамәле белән бер‑берсенә булган мәхәббәт, ихтирам идарә итә иде. Ә бүгеннән башлап, алар белән шушы йорт идарә итәчәк. Әнә бит, иртән рәхәтләнеп үбешергә дә ирек бирмәде.
– Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың… – дип, өйгә охшатырга тырышып кабатлады хатын. – Онытылып китмәгез… Илдар, син болай ит… Ә син, Ләйлә, болай эшлә…
Аларны хезмәтләндерергә тиешле булган йорт ник әле хакимлек итәргә тиеш?! Һәркем үз урынын белергә тиеш. Ләйләнең күңелен җылытып торучы бер генә нәрсә бар иде бу мизгелдә. Ул бу йортны теләсә кайсы вакытта сүндереп куя ала. Юк, барыбер ул хуҗа булып чыга. Ул менә хәзер үк бары тик бер кнопкага гына баса, һәм йорт гадидән дә гадигә әйләнә. Хәзер үк сүндереп куярга кирәк. Хәзер үк…
Ләйлә шул уйлар белән өйгә атласа да, ишектән керү белән үзен ниндидер якты нур чолгап алуын тоеп, тыелып торды, ә бер мизгелдән баягы теләге бөтенләй юкка чыкты. Соң шундый соклангыч өйне сүндереп куялар димени?! Бу йорт бит синең җаның‑тәнеңне назга, ләззәткә төрә, син үзеңне бәхетле итеп сизсен өчен, бу йорт барысын да эшли. Соклангыч өй бу!
Ул ишек төбендә беркадәр басып торды. Аннан соң кухняга узды. Берәр эш эшләргә кирәкмиме дигәндәй, күзләрен йөгертеп алды. Бөтен җир җыйнак һәм пөхтә иде. Бернигә дә кул тидерерлек түгел. Баягы уй тагын үзен сиздереп куйды. Артыклык тойгысы.
– Ләйлә, син борчылма… – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Әкренләп син барысына да күнегерсең. Теләсәң, без синең белән икәүләп ашарга әзерли алабыз. Илдар кайтуына. Шулай итәбезме?
Хатын, кемнедер күрергә теләгәндәй, алан‑йолан каранып куйды. Һәм елмайды:
– Юк… Үзең генә пешерерсең инде…
– Ничек телисең… – Йортның тавышында да елмаю ишетелгәндәй булды. – Әмма беркайчан да үзеңне кирәксез итеп тойма. Мин – сезнеке, һәм мин – сезнең өчен. Әгәр син үзеңне артык дип хис итсәң, мин дә үземнең артыклыгымны тоям. Һәм…
– Һәм икебезгә дә кыен була, – дип дәвам итте аны Ләйлә. – Ярый… Гафу ит… Өйрәнермен әле…
Йорт башкача дәшмәде. Әмма аның сүзләреннән соң Ләйләгә чынлап та рәхәт булып калды. Йорт хаклы иде. Рәхәтлеккә дә күнегергә кирәк. Тарсынып‑нитеп торырга, үз кәефеңне үзең җибәрергә ярамый. Һәм ул тагы ваннага атлады. Ял итәргә, гомернең ләззәтле мизгелләрен бөтен тулылыгында татып калырга кирәк. Ләйләнең күз алдында инде су астының соклангыч күренешләре пәйда була башлаган иде…
6
– Бер нәрсәдән дә куркасы юк, – дигән иде профессор. – Беләгеңә укол ясыйбыз да бер‑ ничә минутка менә шушы ваннага кереп ята‑ сың. Теләсәң, тикшеренүләр барышын күзәтер‑ сең, теләсәң, йоклап ал – ихтыярың. Синнән бары тик бер генә нәрсә таләп ителә. Баштагы мәлдә фикерләреңне үз кичерешләреңә тупларга тырыш…
Профессорның сүзләренә караганда, бернинди дә авырлыгы булырга тиеш түгел иде. Әмма, укол ясагач ук, Илдар әлеге сүзләрнең хаклыгына шикләнә башлады. Беренчедән, аның тамырына кертелгән сыекча гади укол түгел, зәңгәрсу төстәге куе нәрсә иде. Икенчедән, ул бик тә авырттыра торган нәрсә булып чыкты. Әйтерсең Илдарның тамырлары буйлап кан түгел, ә юлында очраган бөтен нәрсәне дә кырып‑себереп ашап баручы монстр хәрәкәт итә иде. Аның бөтен тәне тартышты, күзләре акайды, тешләре шыгырдап кысылды, иреннәре ерылды, битендәге тамырлары бармак юанлыгы булып бүртеп чыкты. Ләкин иң үзәккә үткәне бу түгел иде әле, аның тыны кысылды, бераздан ул үзенең бөтенләй дә сулыш ала алмавын тойды, әйтерсең кемнеңдер күзгә күренмәс кулы бугазыннан каерып тоткан иде. Башта ул бернәрсә дә күрмәде, соңрак күз алдындагы томан тарала төште, һәм үзе тирәли нәрсәдер эшләп йөргән кешеләр шәйләнде. Ләкин бу озакка бармады, бөтенесе дә әкрен генә калейдоскоптагы сурәтләр сыман вак кына кисәкләргә таркалды. Илдарның өстенә иелгән профессорның йөзе, аның артындарак торган Илдус белән Зифа, лабораториядәге күренешләр… Барысы да кечкенә кисәкчәләргә әверелеп, дерелдәп тордылар да җуела башладылар. Әйтерсең болар чынбарлык түгел, компьютер мониторындагы сурәтләр генә иде. Һәм алар җуелдылар да, күз алдында ап‑ак экран гына торып калды… Ап‑ак экран гына. Акрынлап, аклык ерагая башлады, һәм бераздан ул, күз күреме җитмәс биеклеккә китеп, зәңгәрсу караңгылык артына яшеренде.
Тирә‑якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде.
Илдар күзләрен ачты. Күренеш үзгәрмәде. Бөтен тирә‑юньдә – зәңгәрсу караңгылык, ә колакта ниндидер тылсымлы музыка уйный. Ниндидер сихри музыка – тынычландыра, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра.
Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Ул синең җелекләреңә үтеп кереп калтыранырга мәҗбүр итми, ул бары тик бөтен булмышыңны кытыклатып кына тора.
Бераздан аның баш очында ниндидер шәүләләр пәйда булды. Кешеләр булса кирәк. Әйе, кешеләр… Аларның йөзен дә, гәүдә‑кыяфәтен дә аерырлык түгел… Шәүләләр аның янында нәрсәдер эшләделәр. Алар әкрен һәм тавыш‑тынсыз иде…
– Укол ясадыңмы? – дип пышылдады кемдер.
– Әйе… – дип җавапладылар. – Хәзер ул безнеке…
– Безнеке… – дип, канәгатьсез пышылдады берәү. – Минем әтине шушы нәрсә үтерде…
Тынлык урнашты.
– Мин беркемне дә үтермәдем… – дип акланды Илдар. Тик аны берәү дә ишетмәде.
Җил исеп куйды. Бу салкын да, саф та җил иде. Ничектер иркәләгән сыман тоелды.
– Юк… – диде кемдер. – Синең әтиеңне бу үтермәде. Бу түгел. Мин үз күзләрем белән күрдем.
– Җитәрегез! – Бу тавыш башлыкларыныкы иде бугай. – Вак‑төяк нәрсәләр белән баш катырмагыз. Монда җитди эш бара.
Сөйләшүләр тынып калды.
Шәүләләр нидер эшли иде.
– Син барысын да дөрес эшләдеңме? – дип пышылдадылар бераздан. – Син моның ярдәм итәчәгенә ышанасыңмы?
Әлеге тавышны ул Зифаныкына охшатты. Димәк, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан. Көтелмәгән хәл килеп чыккан да, аны кабат дөньяга кайтарырга итәләр. Илдус нидер эшли, ә Зифа аңа ышанып җитми…
– Юк, ышанмыйм… – Монысы… Монысы профессор тавышы булырга тиеш… – Ләкин ни дә булса эшләп карарга кирәк…
– Ярдәм итәргә тиеш…
– Ул селкенеп куйды! – дип, куркып пышылдады берсе… Аны тавышыннан танып булмады… – Безгә китәргә кирәк…
Илдар инде бөтен түземлеген җуйды.
– Китмәгез! – дип кычкырды ул бар көченә. – Нишләп мине мондый хәлдә калдырып китәсез?!
Аны беркем дә ишетмәде.
– Ярдәм итә! – дип пышылдады кемдер. Илдар моны көтмәгән иде, шуңа да тавышны игътибарсыз калдырды. Әлеге мизгелдә аның өчен бары тик бер генә нәрсә мөһим иде – ташлап китмәгәннәр. Хезмәттәшләре аның янында калган! Димәк, ул кире кайтачак!
– Ярдәм итәргә тиеш, әлбәттә. – Бу – профессорның тыныч тавышы иде. – Ә сез нәрсә көттегез?! Колагыгызга киртеп куегыз, кемнедер шушындый сәяхәткә озатасыз икән, сез, эшнең нәтиҗәсеннән бигрәк, тәҗрибә астындагы кешенең исәнлек‑саулыгы турында уйларга бурычлысыз.
– Ә мин нык курыккан идем… – диде Зифа. – Чынлап, профессор…
– Берничә минуттан аягында булачак ул. Шуңарчы бөтен нәрсәне әзерләп куегыз.
– Әзер, профессор. – Зифаның тавышында елмаю ишетелде: – Күптән әзер инде.
Илдар да күңеленнән генә елмая иде.
Бераздан ул күзләрен ачты. Илдар бүлмә уртасына куелган пыяла ванна төбендә, ниндидер яшькелт сыекча эчендә ята иде. Аның күзләре ачылганны иң беренче булып Илдус күрде һәм кычкырып җибәрде:
– Ул кайтты, профессор!
Илдар торып утырды. Хезмәттәшләре елмаешып кул чабарга тотынды. Бераздан Зифа белән Илдус аңа аягына басарга булыштылар һәм ванна янындагы келәмгә китерделәр.
– Калганын үзең карый тор, – дип елмайды Зифа һәм, өстәл янына килеп, ирләргә арты белән басты. Шул арада ук махсус җайланма Илдарның юеш киемнәрен салдырды да аның тәнен киптереп, бәрхет халат кидереп куйды. Бераздан, кулына укол тотып, Зифа килеп җитте. Аны күрүгә, Илдар елмаеп куйды:
– Тагын уколмы?
– Монысы куркыныч түгел, – дип елмайды профессор. – Иң авыры үтте инде. Котлыйм сине, Илдар!
– Сезне дә… – диде Илдар, һаман уколдан күзен алмыйча. – Бәлки, берәр таблетка гына бирерсез?
– Илдар! – Зифа бер кулы белән назлы итеп аның муеныннан кочаклап алды, икенчесен ирнең очасына юнәлтте. – Ә син шундый соклангыч егет…
– Мин егет тү… – Илдар янбашында чәнчү тоеп тынып калды, чыраен сытты һәм бар гәүдәсе белән Зифага асылынды. – Ү‑үте‑рә‑сең…
Кыска буйлы кыз аның авырлыгын күтәрә алмыйча чайкалып куйды һәм ирне көч белән этеп җибәрде:
– Сытасың бит!.. – дип елмайды ул. – Үзеңә кара да миңа кара…
– Ә нигә? – дип кашларын сикертте Илдар. – Син дә ярыйсы гына!..
– Карагыз әле, профессор. – Илдусның кыяфәте кирәгеннән артык җитди иде. – Перфторуглеродларның тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.
– Ахмак! – дип шелтәләде аны Зифа. – Синең уеңда гел бер нәрсә инде…
– Ярый, тынычланыгыз. – Профессор шаярышка чик куйды. – Илдар, син ял бүлмәсенә керәсең. Ә сез… Эшләрегезне төгәлләгез дә – өйләрегезгә. Бүгенгә тәмам.
– Профессор, ә бәлки, минем фатирны юу турында…
– Илдус! – Рамил Әхмәтович бераз сүзсез торды һәм өстәл тартмасыннан ике диск алды: – Син иртәгә шушы мәсьәлә буенча әзер бул. Ә монысы сиңа, Зифа.
7
Рамил Әхмәтовичның кыяфәтенә караганда, Илдар белән икесе генә калгач, әллә нәрсәләр турында серләшерләр шикелле иде. Әмма Зифа белән Илдус артыннан ишек ябылуга ук, бүлмәдә тынлык урнашты. Берсе дә башлап эндәшергә ашыкмады. Әле булса ял бүлмәсенә кереп китә алмаган Илдар бөтен тәнендә ниндидер ләззәтле арыганлык тоеп, селкенергә дә иренеп утырса, профессор кашларын җыерып нәрсәдер уйлый, үзе өчен ниндидер бик мөһим нәрсәне хәл итә иде сыман. Илдар аңа карап‑карап алды, ләкин бүлдерергә кыймады. Бераздан профессор үзе урыныннан кузгалды. Акрын гына атлап, өстәл янына килде. Ике кулы белән өстәлгә таянып, берничә минут басып торды. Аннан соң Илдарга борылды.
– Мин баягы тәҗрибәне тагын бер тапкыр кабатлау турында уйлаган идем, – диде профессор, хезмәттәшләре артыннан ишек ябылуга. – Бу юлы без икебез бергәләп сәяхәт кылырга тиешбез. Ләкин әле хәлсезләнебрәк торам. Безнең ул сәяхәтне беркадәр вакытка кичектерергә туры килер. Шулай хәтта яхшырак та булыр. Син дә көч туплап, әзерләнеп торырсың. Ә хәзер без синең сәяхәтең турында сөйләшербез…
Рамил Әхмәтович стенадагы электрон сәгатькә карап алды да бөтенләй икенчегә борды:
– Яңа йортта ничек соң? – диде ул, иң мөһим нәрсә турында сорашырга оныткан кеше сыман. – Әле аның бөтен мөмкинлекләрен дә татып карый алмагансыңдыр?
– Юк… – дип елмайды Илдар. – Әмма күргән кадәресе дә башка сыярлык түгел. Әйтеп аңлатып кына бетереп булмый аны. Шундый соклангыч! Рәхмәт инде сезгә, Рамил Әхмәтович!
– Ярый… – Профессор кул гына селтәде. – Ванна кердең инде бүген?..
– Әйе… – Илдар канәгать елмайды. – Аны ванна гына дип әйтергә дә тел бармый…
– Әле эш бүлмәң белән танышып өлгердеңме соң?
Илдар елмайган җиреннән кинәт тынып калды.
– Юктыр әле, – дип, үзе үк җавап бирде профессор. – Эш турында уйлап та карамагансыңдыр. Мин, бер атна яшәгәч кенә, өйдә эш бүлмәсе дә барлыгын белдем.
– Юк… – диде Илдар, җиңел сулап. – Анда аяк та басмадым әле…
– Ярый, өлгерерсең… – Профессор аңа сынап карап торды. – Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак‑төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт – ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында беркемгә дә әйтмә.
Илдар елмайды:
– Соң аны әйтеп торасы бармыни?! Сүндерү белән билгеле була ич!
– Юк! – Профессор түш кесәсеннән кечкенә диск тартып чыгарды. – Менә кайда аның даруы. Идарә итү пультына кереп, андагы дискны менә шушының белән алыштырып кына куясың. Һәм вәссәлам! Бөтен система төгәл эшли. Ә синең эш бүлмәңнең сүндерелүе турында беркем дә белми.
– Ничек инде?! – Илдар шаяртмыймы икән дигәндәй сынап карады. – Алай булмый бит!
– Кил әле монда. – Рамил Әхмәтович аны тәрәзә янына алып килде. – Нәрсә күрәсең?
– Урам…
– Хәзер менә бу кинокамера аша кара. – Профессор, өстәл тартмасыннан кечкенә кинокамера алып, Илдарга тоттырды. – Кинога төшер урамны.
Илдар бертын урам күренешен төшерде дә профессорга борылды:
– Шуннан нәрсә?
– Менә болай. Синең кулыңда – урамны күзәтергә куелган камера. Ул урамда ниләр булганын төшерә. Ә сакчы – әйтик, урамдагы тәртип өчен җавап бирүче кеше – шушы камерадан күзәтә. Әгәр урамда ниндидер гадәттән тыш күренеш бар икән, ул шундук тиешле җиргә хәбәр итә. Хәзер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…
Рамил Әхмәтович чынлап та дискны алыштырды.
– Менә кара, – дип, ул камераны кабат Илдарга бирде. – Нәрсә күрәсең?
– Урам күренеше…
– Аңладыңмы инде?! – Профессор, ниһаять, төшендерә алуына сөенгән кебек иде. – Синең камерада да – урам күренеше. Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…
– Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!
– Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?
– Нәрсә?
– Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.
Илдар елмайды:
– Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…
– Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!
– Килештек.
– Мә.
Икесе дә көлешеп алдылар.
– Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк, – диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй. – Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка‑барга бүленүеңне теләмим.
– Аңлашыла…
– Һәм тагы бер нәрсә. – Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды. – Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып, иң ышанычлы урыныңа яшереп куясың. Мин аның нәрсә икәнен дә, ни өчен кирәклеген дә әйтмим. Вакыты җиткәч, син аны кайда, кайчан һәм ничек кулланырга кирәген үзең аңлаячаксың. Килештекме?!
– Килештек.
– Мә.
Профессор тагын көлеп җибәрде. Аңа Илдар да кушылды.
– Ә хәзер, – профессор тагын җитдиләнде, – без синең сәяхәтең турында сөйләшергә тиешбез. Әлеге тәҗрибәне син ничек күрдең, ниләр кичердең, гомумән, бу вакыйга турында нәрсәләр хәтерлисең – барысын да түкми‑чәчми сөйләп бирергә тиешсең.
– Килештек… – дип елмайды Илдар.
– Ярый, син әзерләнә тор, ә мин менә монда бераз тәртип урнаштырам.
Профессор өстәл артына барып утырды. Илдар үзенең күргәннәрен бөртекләп сөйләргә җыенды һәм елмаеп куйды. Сөйләрлек бернәрсә дә юк иде. Профессор озак утырмады.
– Башладыкмы? – диде ул өстәлдән тору белән. – Син әзерме?
– Әзерен‑әзер… – Илдар гаепле елмаеп куйды. – Ләкин мин берни дә сөйли алмыйм. Зифа беләгемә укол ясады һәм… Һәм мин ванна эчендәге су төбендә уянып киттем… Бары тик шул гына…
Профессор аңа бертын сынап карап торды да елмаеп җибәрде:
– Ярый. Шунысы да бик җиткән. Син бүген арыгансыңдыр инде. Кайтырга да мөмкиндер.
8
Илдар чыгып киткәч, Рамил Әхмәтович үзалдына елмаеп куйды. Ул аннан да, үзеннән дә канәгать иде. Бүгенге тәҗрибәләр уңышлы үтте. Әлбәттә, бу әле – алда торган зур эшнең башы гына, әмма Илдар – нык характерлы егет, һәм профессорның аңа ышанычы чиксез иде.
Рамил Әхмәтович лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә керде. Бу кечкенә, метр ярымга метр ярымлык кына бүлмә иде. Ишектән узу белән, каршыда идарә итү өстәле тора, өстәлнең буеннан‑буена стенага беркетеп эшләнгән яссы мониторлар тезелеп киткән, аларда бүлекнең дүрт бүлмәсе дә күренә иде. Профессор, өстәл янына килеп, төймәләргә баскалады. Экраннарда бернинди дә үзгәреш булмады, бары тик өстәл астындагы процессорның диск куйгычы гына ачылып китте…
Бу – Илдарга биреп җибәргән диск шикелле нәрсә иде, лабораториянең автоматлаштырылган хезмәтләндерү системасын өлешчә сүндереп тора. Рамил Әхмәтович аны эшендә дә, өйдә дә гел сүндереп куя иде. Әлеге системаны санга сукмаган өчен түгел. Юк. Бары тик ул әлеге тормышны башка галимнәрдән яхшырак аңлый, һәм әлеге система уңайлыклар тудыру белән бергә һәрбер кешене күзәтү, уч төбендә тоту өчен эшләнгәнен дә белә иде. Урамнарда да, аулаграк урыннарда да – беркайда да тәртип сакчылары йөрми. Әмма җинаятьчелек бөтенләй юк диярлек. Кешенең аң һәм акыл дәрәҗәсе югарырак булган өчен түгел, әлбәттә. Бары тик көнкүрешнең бөтен өлкәсенә дә үтеп кергән автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү системасы, ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, автоматик идарә итү системасы булганга. Синең һәрбер адымыңны, уйларыңны, импульсларыңны күзәтү астында тота торган система…
Профессорның Илдарны юк‑бар сүзләр белән игътибарны алып, тоткарлап торуы да аның лабораториядә нәрсәләр белән шөгыльләнүен оныттыру өчен иде. Ваннадан чыгу белән кадаган укол үз эшен эшләп өлгергәнче, Илдар беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Юкса аларның монда нәрсә белән шөгыльләнүе шул мизгелдә үк билгеле булачак. Ә бу – һәлакәт дигән сүз.
Аның кул астындагылар үзләренең перфторуглеродлар тудырган мөмкинлекне файдалану юлларын эзләү белән шөгыльләнүенә чынлап та ышана иде. Бу гаҗәп түгел. Алар яшәгән дөньяда һәр ун кешенең берсе галим, һәм алар нинди дә булса ачыш ясау белән мәшгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, һәм бу ачышларның берничә гасыр элек үк билгеле булганлыгы турында бөтенләй белмиләр иде.
Бу дөньяда тормышның асылын аңлаучылар бармак белән генә санарлык, һәм аларның язмышы – кыл өстендә. Профессор Гаскәров шундыйларның берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай‑һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…
Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. Һәм ваннага арты белән борылды, ике кулы белән аның ике як читенә таянып, акрын гына эчкә шуып төште.
– Карале, ничек шулай булдыра ала ул! – Экранга төбәлеп утыручы ирләрнең берсе телен шартлатып куйды. – Бер тамчы су да чәчрәмәде…
Әмма иптәше аның соклануларын бүлешмәде. Ул кечкенә буйлы ябык гәүдәле адәм иде. Башының алгы ягы пеләшләнеп, лепкәсенә кадәр менгәнлектән, аны мондагы акыл ияләренең берсе дип уйларга мөмкин. Ләкин ул – бернинди дә галим түгел, ә бары тик Фәннәр академиясенең эчке тәртип буенча гади хезмәткәре генә. Хәер, аның вазифасы галимнәргә караганда югарырак бәяләнә, һәрхәлдә, тәртип сакчыларын катлаулы тестлар ярдәмендә сынап, иң ышанычлы кешеләрдән генә билгелиләр иде.
– Карале, Гомәр… – дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды теге.
– Әйдә! – Гомәр инде чыгарга әзер иде. – Без тиз арада әйләнеп килергә тиешбез.
– Җитешәбез әле… – дип, юан гәүдәсен урындыктан кубарды Хәниф. – Шулкадәр һушсызланып кереп киткәч, ул ярты сәгатьсез адәм булмый әле…
Алар профессорның лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә охшаш, әмма берничә тапкырга зуррак кабинетта утыралар иде. Ишек төбендәге келәмгә барып басу белән, икесенең дә өстендә көмеш төсендәге махсус костюмнар пәйда булды. Һәм алар, артык сүзгә вакыт әрәм итми генә, коридорга атладылар.
Профессорның лабораториясенә кергәч, Гомәр чыраен сытып куйды.
– Карале, ниндидер әчкелтем ис… – диде Хәниф, – шушында ничек түзеп утыралар микән?..
Гомәр бүлмәгә күз йөгертте.
– Кайдан башлыйбыз? – Хәниф өстәл янындагы шкаф алдына килеп басты: – Монда‑а‑а..
– Нәрсә? – Гомәр аны кырыс кына бүлдерде. – Анда нәрсә?
– Монда бары тик дисклар гына, – диде Хәниф, шкаф ишеген ябып. – Ә без эзләгән пакет күпкә калынрак һәм…
– Тавышланма! – Гомәр һаман кырыс иде. – Тавышланмый гына эзлә. Шкафлар, өстәл тартмалары, гомумән, кайдан мөмкин – шуннан…
Хәниф башкача бер сүз дә дәшмәде. Ул эшкә кереште.
Озак маташтылар. Бер бүлмә дә, аның бер генә урыны да игътибардан читтә калмады. Хәтта чүп савытлары да актарылды. Әмма бернәрсә дә табылмады.
– Юк, – диде, ниһаять, Хәниф, авыр сулап, – берни дә юк…
Бераздан ваннада яткан профессор селкенеп куйган кебек булды. Моны иң беренче булып Хәниф күрде.
– Профессор уяна, – диде ул, пышылдауга күчеп, – ул кузгалып куйды.
Гомәр баш какты да ишеккә ымлады. Хәниф шунда атлады. Карашлары белән бөтен бүлмәне тагы бер кат тикшереп чыккач, Гомәрнең күзе ванна янындагы тумбочкада яткан шприцка төште. Ул бертын уйланып торды да аны, целлофан пакетка төреп, сумкасына тыкты. Ә аның урынына шундый ук буш шприц калдырды. Бу хакта ул монитордан профессорның эшен күзәтеп утырганда ук уйлаган иде. Һәм, бүлмәгә тагын бер кат күз йөгертеп, ишеккә атлады.
– Без нәрсә эзләдек соң? – диде Хәниф, үз бүлмәләренә кайткач.
Гомәр аңа бертын сынап карап торды да мыскыллы елмаеп куйды:
– Пакет, – диде ул, иптәшенең тилелегенә үртәлеп. – Егермегә ундүрт сантиметрлы ак төстәге пакет. Калынлыгы ике сантиметр чамасы. Без менә нәрсә эзлибез.
Хәзер инде Хәниф елмайды.
– Анысын беләм, – диде ул, иптәшенең сантыйлыгына һич аптыраусыз. – Ләкин ул пакет эчендә нәрсә соң?
– Ә моны белү сиңа мәҗбүри түгел, – диде Гомәр коры гына, – монысы сер.
– Димәк, син үзең дә белмисең, – дип елмайды Хәниф. – Аңлашыла…
– Эш бөтенләй дә анда түгел. – Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде. – Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.
– Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел, – диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.