Кереш.
Горурлан, татар халкы!
Син эшчән, нурлы, затлы!
Ир-атлар каннарында
Батырлык гөрләп ага!
Горурлан, татар халкы!
Тарихың синең паклы!
Кыз-хатынар карашы –
Назлы күкләр сулышы!
Борынгы калаң Казан
Бөеклеккә кагылган!
Ирекле җилләр белән
Бишегеңне яз үбкән!
Тырышлыкка бертуган:
Татарның кулы уңган!
Токымың киләчәктә
Үссен, халкым, чәчәктәй!
Татарстан торсын балкып,
Барыбызга өй булып.
Халыкка бирелгән тел –
Алладан изге бер сер!
Сакла, халкым, татар телен!
Күбәйсен синең саның!
Балаңа бир якты белем,
Рухыңның якла данын!
Бу мәдхия татарларга
Багышланып язылган!
Язмышы бәхетле булсын,
Халкыма дога сыман!
Беренче бүлек.
I
Ял көнендә туган якка
Юл тота Вафин Марат;
Кайта Базарлы Матакка,
Тансык кунак буларак.
Кайта әнисе янына:
Күрмәгәненә бер ай.
Туган якларын сагына
Үсеп җиткән балакай.
Бу малайга кырык сигез
Август аенда тулган.
Тормыш юлын барган тигез,
Урынын лаек булган.
Ничә яшь ир-атка тулса,
Әнисенә ул – бала:
Аксыл төстә чәче булса,
Барыбер шундый кала!
Ана йөрәген саклагыз,
Дусларым-милләтәшләр!
Исән чагында сорагыз:
“Бәгерем, ничек хәлләр?”
Кайтып җитә каһарман,
Әлки төбәген узып.
Башланып китсен роман,
Әнкәй кадерен танып.
II
Кызыл төсле өй турында
Туктатты машинасын:
Кочаклый ишек буенда
Бала туган анасын.
Бәлеш өстәлдә дымлана –
Кичтән Сәрия ханым
Бердәнбер Марат улына
Җәлләми тәмлек санын:
Кайнар чәй өстәл өстендә,
Конфет ята – кара баш,
Булачак улы эчендә
Токмачлы, әлбәттә, аш!
Карый әнисе сокланып
Зур үскән баласына.
Лимонны чәенә манып,
Утырган ул янына.
Зәңгәр күзле, урта буйлы,
Җыйнак тәнле каһарман:
Спорт дусты һәм якты уйлы,
Яшенә карамастан.
Җиңел атлетика белән
Яшь чактан шөгыльләнгән,
Шуңа күкрәге дә күләм,
Җилкәсен киң үстергән.
Тормышы һаман бәйле:
Хәзерге заманада
Марат эшли Казанда –
Урыны дәрәҗәле
Спорт министрлыгында.
III
– Улым, хәлләреңне сөйлә! –
Ханым тиздән өндәшә –
Аз кайтасың хәзер өйгә,
Утыр килеп янәшә.
– Энием, күбәйде эшләр…
Суларга да юк һава.
Еш күрәм мин начар төшләр
Ничектер бу арада;
Универсиада уза
Казанда ике айдан:
Бөтен вакыт эштә туза,
Мәшәкатьләре хәйран.
– Үзеңне саклап йөре
Әзгенә син, акыллым!
Исәнлегеңнең сере
Догамның саклый санын.
– Әй, әнкәем! Белсәң иде
Казан ничек үзгәрде!
Йөзенә бөеклек тиде,
Күпме бина төзелде!
Соңгы тапкыр елдан артык,
Онытмасам һаман да,
Сине берләшеп озаттык:
Булдың бит башкалада…
Ләкин сизмәдең, алай да,
Шәһәрнең үзгәрешен:
Күрмәдең матур калайдан
Стадион төзелешен.
Гаилә кору Касәсе,
Яңа юллар күк күрде;
Барысын күрсәтәсе
Исән чагыңда иде…
Булган үзгәрешне күреп,
Яшисе киләп тора!
Июль ахырына түзеп,
Көтеп торыр ялы да.
Бу вакыйгалар, әни,
Уеннарны уздырсак,
Татарны дәрәҗәли:
Шаукымы булыр ерак!
Нинди бөек мирасы
Токымыбызга калыр…
Спортның махсус бинасы
Казанда урын табыр.
IV
Сәрия ханым елмаеп
Улы башын сыйпады:
– Әйтерсең дә син гаҗәеп,
Никадәр телең баллы!
Ничек Казанны күрергә
Алтанда син яшәгәч?
Кереп генә өлгерергә –
Шәһәрдән бора, бәтәч!
Аяклар да калмады
Казан буйлап йөрергә.
Раббым атаңны алды:
Әле ярый без бергә.
Алевтинаң да ашыкмый
Мине күреп алырга…
Бик кешеләрне яратмый
Шул ул соңгы арада.
Ачуланма сүзләремә,
Бәгерем минем Марат.
Күрәм синең күзләреңдә
Ун еллар бәхет вафат.
Гайләдәге эшләреңә
Кысылмадым беркайчан,
Шәхси тормыш эзләреңә
Килеп басмадым арттан.
Ләкин ана йөрәгенә
Сизәсе авыр моны;
Картаеп әйтүем генә:
Качкан синнән таң моңы.
Балалы хатын алдың да
Үзеңә иптәш булып,
Оныттың узең турында,
Иреклегеңне буып…
Инде унике ел үтте,
Бер көне дә артмады:
Үзен ул бәхетле итте,
Сиңа бала тапмады…
Кеше баласын устереп,
Зур эш, улым, ясадың.
Раббым савапларын төреп
Бирсен ике дөньяның;
Дима үз оныгым диеп
Йөрәктәй яратылды.
Аны саранмадым сөеп,
Данлыклы үсте, затлы.
Утыз биш яшьлек хатында
Ун еллык бала иде:
Үги димәдем алдында,
Туганлап җаным сизде.
Инде ул да үсеп җитте…
МГИМОда укый балам:
Аккош сыман очып китте,
Балачагасы тәмам;
– Нәрсә дияргә дә белмим,
Әнкәй, синең сүзеңә…
Бәлки, чыннан бәхет телим,
Бәлки, сиңа сизелә…
Алевтинаны жәлләдем
Мәхәббәткә буларак.
Ләкин каза тик белмәдем:
Тормыш юлым – туфрак;
Карьерамны төзим диеп,
Суздым утыз алтыга:
Чал өлгерде башка тиеп,
Чаптым гайлә корырга.
Балалар булмады – дөрес,
Димәк, шундый язмышым…
Инде хәзер кырык сигез…
Бәхетем – синең ашың.
Калдырыйк, әнкәй, бу сүзне;
Җаным монда ял итә.
Елатма ир-атка күзне,
Шатлык кача югыйсә.
V
Гаҗәеп матур иртәнли
Язгы Матак таңнары!
Кояш кырларны иркәли,
Сайрый кошлар парлары.
Яңа Чаллысы булсын мы,
Баллыкүле, Алпары:
Чакыра барсы дустымны
Әлки иркен юллары!
Кунакка кайт әле безгә!
Чиста чишмә суы эч!
Урманнарда гөмбә эзлә,
Рухыңа агылыр көч!
Нәби Дәүли әсәрләрен
Укы туган ягында!
Гүзәл табигать серләрен
Чишеп кара болында!
Салманы, Мулла авылы,
Төгәлбәе булсын мы:
Кунакка әзер табыны,
Һәрвакыт ул урынлы;
Кызларыбыз матурлыгын
Күзләт хәләлен белеп,
Халыкара татулыгын
Сиз урамнарда йөреп;
Борынгы Нохрат булсын мы,
Камкасы, Үргәгәре:
Исертә кайткач аңымны
Кичке мунча исләре.
Алтын чиксез кырларда
Ялтырап үсә иген:
Тырыш халык агыза
Армыйча эшчән тирен.
Каеннар каршы ала
Яфракларын селкетеп,
Актай егласы ага,
Сылу җирләрне тегеп;
Хисле көньяк йөрәкләр,
Чибәр сөйкемле күзләр,
Ч-хәреф баллы сүзләр
Саклап яши әлкиләр!
Үзенчәлекне саклап,
Көн күр, Әлки, мең еллап!
VI
Ялның икенче кичендә
Марат күлгә ашыга;
Кармак селки җилкәсендә:
Бара балык тотырга.
Беркем дә юк су буенда,
Күкнең йөзе тып-тыныч;
Нәрсә каһарман уенда? –
Автор белми, кызганыч…
Бәлки, яшьлеген сагына,
Щүкә турында уйлый;
Бәлки, хыялы талпына,
Бара-бара су буйлый.
Ярты сәгать эчендә
Бернәрсә дә тотмады:
Буш тимер чиләге дә,
Балык кармак капмады.
Ерактан күрше бабай
Палкасын тотып бара.
– Кил монда, Марат, давай! –
Диеп аңа кычкыра. –
Бу вакытта юк балык,
Син бушка утырасың!
Сергей-бабайны танып:
“Тотырмын су анасын!” –
Көлде аңа җаваплы,
Баручан күрше яклы.
– Кайтыйк әле без бергә,
Күрше малае, өйгә!
Балык – бәхет сыман ул, –
Диде бабай сузып кул. –
Уңай мизгелдә тотмасаң
Бәхетсез елап каласың!
– Соң инде, дөрес, вакыт…
Ятырга кирәк кайтып;
Иртәгә иртә таңнан
Эшкә барам Матактан.
VII
Йокыга ятыр алдыннан
Әнисе улы белән,
Җылылык алып табыннан,
Тәм назлый әңгәмәдән;
Карый ана күзләренә
Зур үсеп җиткән бала:
Елмая ул сүзләренә,
Хикмәтенә соклана.
Яшел төстә карашы
Күзлек аша ялтырый,
Матур яулыкта башы
Ап-ак чәчләрен саклый.
Җитмеш ике ел йөзендә
Нур булып урын алган:
Җыерчыкларда битендә
Тормыш юлы язылган.
Сугыш чоры баласы…
Күпме кыенлык күргән;
Һәлак булган атасы
Берлинны алгач тиздән.
Бер кешенең кайгысы,
Бер гайләнең язмышы –
Халкыбызга да хаслы,
Илебезнең кайгысы.
Яшәп шул мохтаҗлыкта
Әби белән бабалар,
Сабырлап авыр чакта,
Үстергәннәр балалар;
Шул туфрактан үскән гөл –
Без синең белән, якташ:
Буынның кадерен бел,
Ашыгучан замандаш!
Чәчәген куй каберенә,
Исәннең хәлен белеш;
Хөрмәт күрсәт һәрберсенә:
Бу ярты сәгатьлек эш.
VIII
Иртәнге сәгать алтыда
Марат йокыдан бизгән;
Әнисен үбеп алды да
Казанга китте тиздән.
Сокурыда бик зур бөке:
Эшенә соңга калган.
Хезмәттәшкә авыл сөте,
Сүз биреп, алып кайткан;
Эш вакыты ахырында
Бинада утлар сүнә,
Ләкин Марат уйламый да
Ашыгырга өйенә…
Машинасын туктатып,
Казан урамы буйлап
Хисләрендә таркалып,
Йөри саф һава сулап.
Кичке сәгать унбердә
Йортына килеп керә.
Тавыш ишетеп кенә
Кайтканын хатын сизә.
– Марат, кайларда йөрисең?!
Телефоннарың сүнгән!
Моргларда сине эзлисең!
Бәлки, син кая үлгән!
– Аладалама, Алевтина…
Син мине эзләмәдең.
Карап яттың матур кино
Һәм хәлемне белмәдең.
– Ярар, теләсәң нишлә:
Син хуҗа, синең бакча.
Иртәгә кичке бишкә
Маникюрга бир акча;
Картам төгәл калды буш:
Или син миңа не муж?
– Кая китим инде синнән?…
Ярар, “Ак барс”ка салам.
– Салма гына тагын тиннәр!
Әле “Кольцо”га барам…
IX
Алевтина кырык биштә
Әле яшь кызлар сыман;
Йөрми инде күптән эшкә,
Үзен яхшы саклаган.
Ак чәчләре дә күренми,
Биле дә усак кебек.
Бассейнда йөзә иренми,
Зәңгәр күз, кара керфек.
Ләкин ун еллар элек
Ул бүтән хәлдә булган:
Ялгыз хатын диярлек,
Кибеттә җимеш саткан.
Вакыттан-вакыт Марат
Кибеткә кереп йөргән,
Шунда әйберләр карап
Беренче тапкыр күргән.
Еш очыраткан юлда
Баласы белән эштән соң
Габишев урамында
Марат аларны шуннан соң;
Бервакыт яңгыр астында
Барганнар урам буйлап:
Туктаган машинасында
Ярдәм итергә уйлап.
Шул вакыттан танышканнар,
Сөйләгән үз язмышын;
Озакламый кавышканнар,
Башлап гаилә тормышын.
Аля Читада туган,
Анда кияүгә чыккан.
Әммә бәхет тапмаган:
Ире тиздән ташлаган.
Казанга күчеп килгән
Сабый баласы белән.
Татарстанда апасы,
Туганнары яшәгән.
Мәрхәмәт хисе тоеп,
Марат аны ошаткан:
Ялгыз тормыштан туеп,
Бәхетле булган баштан.
Тора-бара аралары
Ерагая елдан-ел;
Гадәт булып тик аннары
Корыган кичәге гөл.
Пушкин язган дөрестән,
Бер зур мәгънә тутырып:
Безгә гадәт бирелгән,
Бәхеткә алмаш булып!
Ә син ничек яшисең,
Роман укучы дустым?
Гадәттә ме бәхетең? –
Әйтмә: бу серең булсын;
X
Шулай иттереп, дустым,
Беренче бүлек тәмам!
Ләкин һич мин армадым:
Көтә сине зур дәвам!
Каһарманнар алда күпләп
Каршыңа килер әле!
Арымыйча калдыр бөкләп
Бу әсәрнең битләрен.
Халкымның әдәбияты
Шигъри роман аз күргән;
Ләкин татарлар зиннәтле:
Тукайлары бетмәгән!
Хаталарны сүздә таза
Күзләрең белән күрсәң,
Ачуланма: мишәр яза…
Һәм кичер, дустым, тиздән.
Булыр киләсе адымның
Эзләре Төркиядә:
Телебез яши анда да –
Сорасаң мине: “Нигә?”
Икенче бүлек.
I
Диңгез каршында елмаеп,
Төркия ярларында
Измир шәһәре урнашкан
Көнбатыш якларында;
Ярга бәрелә дулкыннар:
Диярсең, бәхет шакый.
Акчарлак оча кычкырып,
Агачлар сәер шаулый;
Киңле спорт сарае буйлап
Кызлар төркеме чаба.
Түрәләр баскан абруйлап,
Үтергә дә юк ара:
Студент ярышлары уза,
Өч урын уйнатыла.
Аяк киемендә тузан,
Тренерлары кычкыра.
Җиңечүләре Казанга
Ике айдан юл тота!
Финиш тасмасы арзан да –
Бәясе кыйбат тора.
Эгей Университеты
Традицион рәвештә
Җиңел атлетика белән
Данлыклы шул, әлбәттә!
Өч чакрым чабу чамасын
Өч кыз үтте сизмичә:
Мизгелләр бүлде арасын,
Котлый ректор үзенчә;
Медалләр муенга элеп,
Пьедесталда басканнар
Кызыл битле кызлар көлеп:
Гөлҗан, Әмель һәм Аннар.
Измир мэры сүз тота,
Дулкынланып су йота:
“Кадерле булган дусларым,
Килгәнегезгә рәхмәт!
Бутала минем уйларым,
Чөнки йөрәктә ләззәт!
Табылдылар каршыбызда
Язмыш каһарманнары.
Кул чаптык без барыбыз да:
Җанатар туганнары.
Калганнарын төшенкелеккә
Бирмәвегезне сорыйм!
Катнашы тиңләш бәхеткә,
Һәрбарчагызны котлыйм!
Тренерга әйтеп китәсе
Аерым сүзләрем бар:
Елдан ел сез үстерәсез,
Йолдыз, көчле спортсменнар!
Тәҗрибәгезгә өметтә
Без калабыз куанып:
Сезгә ышандык, әлбәттә,
Студентларны тапшырып.
Халыкара ярышында
Лаеклы телим чыгыш!
Сез инде дәүләт каршында –
Бәясез якты табыш.
Чит булмаган Татарстанга
Сокланып озатырбыз!
Өметләнеп бөек данга,
Кире каршы алырбыз!”
II
Котлы арып кайтып керә
Йолдыз үз өйләренә:
Әтисе кочаклап көлә,
Әнисе елап үбә.
Күпме еллар көтелгән хәл
Гайләне шатландырган;
Әзерләп куйганнар өстәл:
Кунаклар җыелышкан.
Монда әби-бабасы да
Ике яктан килгәннәр;
Туганнары барысы да
Мактауга бирелгәннәр!
Яшүсмергә җәрәхәте
Спортны ташларга язган,
Ләкин табылган бәхете:
Тренерлыкка тартылган.
Егерме тугыз яшендә
Чемпионнар үстерә.
Еллары белән яшел дә,
Йолдыз үз эшен белә:
Җиде тәрбияләнүчесе
Беренче урын алган;
Аларның инде күбесе
Олы спортка кагылган.
Әле хәзер студентларны
Казанга әзерләгән,
Һәм кичәге балаларның
Бүген өчесе җиңгән.
Төн сыманлый кара чәчле,
Кара күзле якты кыз…
Әйтерсең дә күктәге хур
Төшкән җиргә яулыксыз.
Елмаюы – җәйнең назы,
Серле урман – карашы.
Карлыгач канатлары –
Йолдызыбыз кашлары.
III
Азан ишетелә моңлы:
Кичке намаз вакыты.
Диңгез җиле исә дымлы,
Агачларны арытып.
Фатирда тынычлык йоклый:
Туганнары таркалган.
Әти-әнисе янында
Кызлары гына калган.
Чәй эчәләр өчәү генә,
Пәхләвә кулда тотып.
Әнисе татар – Гөлгенә,
Әтисе төрек – Алып.
– Кызым, Казанда булганда,
Үтенечем сиңа бар:
Буш булып вакыт калганда,
Спас төбәгендә Болгар
Шәһәренә кайтып кил:
Тамырларга туган җир…
Иске зират ахырында
Күмелгәннәр бабалар.
Каберләре сул ягында:
Күреп белсен оныклар.
Гасырның башында бабай
Большевиклардан качкан.
Симферополь аша шулай
Төркиядә урнашкан.
Сталин үлеме белән
Әти илчелек аша
Бабай калдыгын күмгән,
Ихтыярына ошап.
Мәчеткә кереп хәер бир,
Кызым, безнең исемнән.
– Кайтып килермен тиздән.
Әнкәй, суземне бирәм!
IV
Чабуын башлап җибәрде
Шул көннән бирле сәгать;
Көне-төне йөгерүләр:
Тренерлары канәгать.
Нәтиҗәләре яхшырак
Кызларның көннән көнгә,
Җил белән куылган яфрак
Сыман алар йөгерә.
Иртәнге тугызка килеп
Кичке дүртләргә кадәр
Йолдыз, җайланмалар биреп,
Көтә ераклы сәфәр;
Атна уза, тагын берсе:
Пуля сыбызгы сыман!
Шулай төзелгән кешесе,
Ашыгабыз без һаман.
Эшеннән каршы алырга
Килә кара машина.
Утырган ир-ат алдында,
Кепка кигән башына.
Кара күзлек борынында,
Зур маңгай акыл ия;
Йолдызны назлый янында,
Чәчәкләр бүләк итә:
– Сагындым сине, сөеклем!
Кил әле кочагыма!
Үбим әле иренеңне,
Кеше күрми, борчылма!
Ләкин Йолдыз каты караш
Анарга багышлады:
– Хакан! Онытылма, якташ?! –
Диеп усал ташлады.
– Түзергә хәлем калмады!
Сагындым сине, Йолдыз!
Танышуыбызга бер ел,
Ә синең йөрәгең – боз!
Кайчан кияүгә чыгасың
Син миңа хатын булып?
Кайчан баласын табасың,
Күпме көтергә сузып?
– Хакан, тынычлан, иптәшем;
Ачуланма тик миңа.
Үз үземә дә өндәшәм…
Ардым кылырга зина.
Сабыр итик әле бергә:
Узып беткәч ярышлар,
Калдырмыйча бер көнгә дә,