Сәлам, дусларым. Мин, Дилбәр Исраева, сезгә үземнең иҗат җимешемне – беренче шигырьләр җыентыгымны тәкъдим итәм. Әйдәгез, башта танышып үтик.
Мин 1993 елның 9 апрелендә Башкортостанның Тәтешле районы Чургылды авылында туганмын. Әтием – Илдар, әнием – Рәйфәнә, һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Сеңлем Алия белән матур, тату гаиләдә үстек. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының Нефтекамда филиалында икътисадчы һөнәрен үзләштердем. Аннары 2 ел Ижау шәһәрендә банкта эшләдем. Иҗатымның чәчкә аткан вакыты да нәкъ шул елларга туры килә. Аңа тиклем дә бераз шигырьләр яза идем, әмма аларны кешеләргә күрсәтергә ояла идем. Ә инде 2017 елны Ижаудагы "Татар кызы" конкурсында катнашканда, үземнең иҗат җимешләремне социаль челтәрләрдә куя башладым. Икетуган апам Эльмира Нигмәтҗанның киңәшләре, интернеттагы дусларымның уңай комментарийлары, шигырьләремнең Удмуртиянең Яңарыш газетасында басыла башлавы -болар миңа канат куйды, яңадан иҗат итәргә илһам бирде. Шул ук елларда шигырьләрем җыр буларак та яңгырады.
2018 елда кияүгә чыктым, Нефтекама шәһәренә күченеп кайттым. 2019 елны игезәк балаларыбыз туды. Хәзерге көндә тормыш иптәшем Илнур белән 3 бала тәрбиялибез: игезәкләр Арыслан, Нәргизә, һәм кечкенә улыбыз Чингиз. Кияүгә чыгып балалар тапкач, иҗатым да яңа борылыш алды дип саныйм, хәзер шигырьләр сирәгрәк туса да, алар элеккеге кебек самими түгел, тирәнрәк мәгънәле, минемчә.
Бу җыентыкта сезгә 2014 елдан алып, бүгенге көнгәчә язылган шигырьләремне тәкъдим итәм. Аларда минем яшәешем, уй кичерешләрем, борчуларым. Күңел түремнән ургылып чыккан иҗат җимешләрем сезне дә уйландырыр, күңелегезгә дәрт өстәр, яшәү көче бирер дигән өметтә калам.
Мин бәхетле! Бу турыда
Оран салам бар дөньяга!
Тормышымны башладым мин
Яңа биттән, өр-яңадан!
Елмаясым килә минем,
Килә айларга җитәсем,
Дөньядагы бар кешене
Килә бәхетле итәсем!
Кайвакыт шушы бәхеттән
Хәтта елыйсым килә.
Бәхетемне көйгә салып
Җырлар җырлыйсым килә.
Ә нәрсә ул бәхет? – диеп,
Сорарсыз сез бәлки миннән.
Бәхет – ул бит шундый гади)
Бәхет – яшәү шушы җирдә!
Сәламәтлек – ул зур бәхет,
Бәхет – тыныч кунелең.
Таңның атуын күрүең
Үзе бәхет түгелме?
Бәхет – синең якыннарың
Булсалар янәшәңдә,
Бәхет – канәгать булуың
Хезмәт түккән эшеңдә.
Бәхетлемен – бу тормышта
Яшәвемнән тәм табам.
Теләгем – бу бәхетемнән
Аермасын бер Аллам!
2016 ел.
Татар кызы
Мин татар дип горур әйтә алам:
Сойләшәмен татар телендә.
Татар әкиятләрен тыңлап үстем
Тумасам да татар илендә.
Нечкә күңелемә сеңеп калган
Әтиемнең гармун моңнары.
Шул моңнарга кушылып әниемнең
Искә тошә матур җырлары.
Мин татармын! Татар кызы үзем.
Татарлыгым белән мактанам!
Әле дә ярый татар кызы булып
Туганмын дип ихлас шатланам!
Үз халкымнын гади бер кызы мин
Татар кызы үзем, татармын!
Милләтебез белән горурланып
Бу хисләрне мәңге саклармын!
2017 ел.
Һаваларда очкан кошлар кебек
Хис итәмен кайчак үземне.
Күпме уйлар, күпме хис күңелдә,
Шат елмаю бизи йөземне.
Илаһи көч чолгап ала мине,
Таулар күчерерлек көч сизәм!
Барысы да үзебезнең кулда,
Бар да яхшы булыр бик тиздән!
Һәр кешенең күпме изге эшләр
Аткарырлык күңел көче бар.
Әммә сәбәпләре дә юк түгел:
Кәефе юк, яки вакыты тар.
Шул сәбәпләр аркасында күпме
Эшләр ята башлап ташланган.
Беләм, сездә дә бар андый уйлар,
Күңел түрләрендә сакланган.
Ә вакыт – ул аккан суга тиң бит,
Әйләнә дә яңа көн туа.
Көннәр арты айлар, айлар арты еллар…
Гомер көндәлегенә тула.
Әмма безнең гомер тик бер генә,
Мәңгелеккә килми бер кем дә.
Яхшы гамәлләрсез үтмәсен иде
Ходай безгә биргән бер көн дә.
2017 ел.
Атлыйм шәһәр урамнары буйлап,
Күпме кеше килә каршыга.
Йөзләрендә җитди, усал битлек,
Белмим, кая барсы ашыга?
Әй, чабабыз, әйтерсең лә гомер
Мәңгелеккә безгә бирелә…
Көннәр үтә, бер-берсенә ошап.
Гомер үтә – кайтмый кирегә.
Гомер үтә.
Нишләп үтә гомер?
Нинди максат белән яшибез?
Кадерен белеп калыйк димибез шул,
Вакыт җитми, эш тә эш дибез.
Эш үлгәч тә торып кала диләр,
Ни язгандыр безнең гомергә?
Үкенмәслек итеп, кадерен белеп
Яшәп булса иде бу жирдә!
2017 ел.
Әле генә язга кергән идек
Шул арада инде көз җиткән…
Әле генә сабый бала идек,
Инде акыл кергән, буй җиткән…
Әле генә көтә идек сыман
Тизрәк үсеп, зурлар булганны…
Инде зурбыз. Әмма балачакның
Хыяллары кабул булганмы?
Йөгерәбез, ашыгабыз һәрчак
Без бит, дибез, дөнья куабыз.
Куып җитте микән берәр адәм?
Йөгерергәме без туабыз?
Эх, бер туктап, азрак ял итергә,
Якыннарга әйтеп җылы сүз,
Күңел кушкан теләкләрне үтәп…
Әлегә юк… Тагын бераз түз…
18.09.18
Чынга ашса иде хыяллар…
Килер вакыт, дибез. Хыялларны
Ашырырга әле иртәрәк.
Кабул булыр әле теләгебез
Бәлки соңрак, бәлки иртәгә.
Уйланабыз: гомер әле озын
Әле алда көтә бик күп еллар.
Үтелмәгән әле бик күп юллар,
Җырланмаган әле бик күп җырлар…
Вакыт килми, ул бары тик уза
Гомер көннән көнгә кыскара.
Хыялларны киләчәккә саклап
Тормышыбыз җайлап узып бара.
Кемдер бик яшь кенә булса да
Инде арабыздан китеп барган.
Аның да бит күпме хыяллары,
Максатлары чынга ашмый калган.
Гомер – мизгел. Бу мизгелдә безгә
Кирәк, бәлки, бераз ашыгырга?
Җитсә иде шушы гомеребез
Хыялларны чынга ашырырга.
2017 ел.
Юллар
Кайда гына илтми юллар безне,
Тоташтыра ерак араны.
Адаштырмасын тик барыр юлда
Табигатьнең давыл, бураны.
Юллар, юллар… Тасма кебек алар
Офыкларга барып тоташа.
Шул юллардан барып илдән илгә
Кеше белән кеше очраша.
Юллар… Уйландыра, моңландыра…
Фикер очын табу икеле.
Юлның да бит очы-кырые юк
Нәкъ әнә шул уйлар шикелле.
Гомер дә бит тоташ бер юл кебек
Сикәлтәле, озын, бормалы.
Кайсы тарафларда йөресәм дә
Өзелмәсен барыр юлларым!
2018 ел.
Бәхет юлы
Бу тормышта һәркемнең дә
Язмышы үзгә икән.
Ул тормышның эчтәлеген
Язарга безгә икән.
Бары тик үзеңнән тора,
Бәхетең үз кулыңда.
Аны тапканчы ерасы
Киртәләрне юлыңда.
Җинел түгел бәхет юлы,
Үтәм димә бер көндә.
Сиңа бәхет өеп бирми
Бу тормышта бер кем дә.
3.06.17