bannerbannerbanner
Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Рузил Фазлыев
Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

© Рузил Фазлыев, 2024

ISBN 978-5-0059-9704-3 (т. 11)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


САГЫНМА

Сагынулар авыр була икән,

Онытулар мөмкин булмаса.

Күңелләрдә калып бер моң булып,

Кабатланып, hаман җырласа.


Еракларда, ләкин якын кебек,

Үтә алмаслык кына аралар.

Калмагандыр артык тирән булып,

Күптән төзәлгәндер яралар.


Язмышларның бизәкләре булып,

Шуңа кабат, тели күңелләр.

Шатланулы офтанулар алар,

Сагынулар кайгы түгелләр.


Сагынулар килә җитәкләшеп,

Моңнар белән күңел тулганда.

Гомернең ул, бәхет урыннары,

Сагынырлыклары булганда.


Сагынма дим, үзем сагынсамда,

Кай якларга күңел тартсада.

Күңел, үтеп адашулар аша,

Узар юлын күптән тапсада.

Намазлык

 
Бусагасы иман ишегенең…
Уку урыннары намазның.
Ишетүгә, чакыруы булган,
Моңлы авазларын азанның.
 
 
Утырауы кебек зур җиhанның,
Ышанычлы булган юлыдыр.
Якын булсын, кул астында гына,
Намазлыгың – намаз урының.
 
 
Мәчетләре Аллаh йорты булса,
Йортта, намазлыкта гыйбәдәт.
Иман капкаларын ача алу,
Иң саваблы булган бу гадәт.
 
 
Намазлык ул тәhәрәтле урын,
Ихлас булган уйлар өченгә.
Гыйбәдәт hәм догаларың белән,
Барлык булганнары эчеңдә.
 

Җыр кебектә

 
Гомерләрне тоеп була икән,
Чагыштырыр әйбер эзләсәң.
Үз язмышың сине борчымый,
Уйланмыйча гына йөрмәсәң.
 
 
Җыр кебек тә, кеше язмышлары,
Үз җырыңны таба алганда.
Эзе булып җирдә яшәүләрнең,
Җыры бетеп, моңы калганда.
 
 
Җырныңда шундыйлары була,
Кабатлана алмый торганы.
Дәртле булган җырлар урынына,
Истә калып тирән моңнары.
 
 
Язмыш алда, гомер үтә бара,
Җырның да бит була азагы.
Төренсә дә алар тирән моңга,
Җырлар булмый, язмыш газабы.
 
 
Үз вакыты, үзе урыннары,
Тота белә алу ул «кошны».
Белү кыен алдан, язмышыңны,
Оттырумы, әллә отышмы.
 

Кое казу, суын табу

 
«Энә белән кое казу» дигән,
Татарның бер тирән мәкале.
Эчтәлеге аша ишетелә,
Асылы hәм аның мәкаме.
 
 
Китап үзе, гыйлем капчыгы ул,
Язмышлар да… анда язылган.
Укый алып, аны укыганда,
Бар гомерең анда, ябылган.
 
 
Киләчәгең анда билгеледәй,
Күпме үтелгән анда юллар бар.
Үзеңнекен танып алып була,
Бихисап күп булган юллардан.
 
 
Тирәнлеге, кое гына түгел,
Уйларыңны әгәр җигә алсаң.
Байлыгыңда арта гына бара,
Нәфесеңне генә җинә алсаң.
 
 
Ишетмәсәң китап «сөйләгәнне»,
Ялгышларга юллар ачылган.
Ничә буын аша, сабак булып,
Үтә, үтә кеше башыннан.
 

Җәйге төннәр

 
Җәйге төннәр тыныч вакыт,
Йолдызлы да, җылы да.
Туктап торып яллар итә,
Җәйнең дәртле җыры да.
 
 
Тынып кала кошлары да,
Көннәр буе сайраган.
Әйтерсеңлә бөтен җиhан,
Тынычлыкны сайлаган.
 
 
Бардыр инде сирәк мирәк,
Йокысызлар, парлылар.
Кемнәр төндә бар хисләрен,
Үлчәүләргә салдылар…
 

Тыныч төннәр, таңга кадәр,

Эндәшмичә түзә алыр.

Яралары була калса

Таңнар җитеп, төзәлер…

Актаныш

Агыйдельнең биек ярларында,

Тау башында тора Актаныш.

Ядкәредәй булып милләтенең,

Татарларга хәзер бик таныш.

 
Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.
 

Ак исемнән, ак хыяллар туып,

Ак юллары әле салыныр…

Актанышым диеп җыр сузучы,

Киләчәгендә дә табылыр.


Көнчыгышы булып милләтенең,

Син калырсың hаман ак булып.

Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,

Макталырлык матур як булып.


Тау башында үсә Актаныш,

Ак булуы калыр сакланып.

Бед (з) некеләр диеп горурланып,

Сокланырлык булып – таң калып.

Күңел көче

Күңел тарту, күңел тартылуы,

Еракларга таба күчәме…

Тоймаганга, әллә онытканга,

Якын гына булган кичәне.


Күңел тарта, әйтми сәбәбен,

Әйтәләр бит, «тартса күңелең».

Кыен була кабул итүләре,

Күңелеңә якын түгелен.


Күңел «сүзе», юллар табу кебек,

Кайсы якка, кайчан баруның.

Бик кирәк диеп уйланылган,

Урыннарга бармый калуның.


Син сайлыйсың мөhим булганнарын,

Кәлебеңә ярый торганын.

Гамәлләр бит шуңа әйтеп бирә,

Күңелеңнең нинди булганын


Кәлебләрдә кебек хисләр башы,

Күңел безне, сүзсез кисәтә.

Шуңа күрә, ялгыш эшләр туа,

Күңел тартмаганын сизсәк тә.

Хисләр диңгезе

Язам әле шигырь кебек итеп,

Куплетларга салып сүзләрне.

Хисләр өстәп, шигырь арасында,

Хыял диңгезендә йөзгәнне.


Кем булмаган андый диңгезләрдә,

Йөзмәсә дә, кереп караган.

Аңламасаң аның тирәнлеген,

Ярда басып тору, яраган.


Диңгез кебек хисләр җыелганда,

Күбекләнсә биек дулкыннар.

Чын шигырьләр диңгез суыдай,

Бераз гына тозлы булсыннар.


Шигырләр ул, хисләр диңгезедәй,

Ә юллары, дулкын тезмәсе.

Бар хисләрең дулкын арасында,

Әллә каян түгел эзләсе.


Күтәрелә, аннан түбән төшә,

Шигырьдә дә дулкын телләре.

Кемнәр аны ачык ишетә ала,

Бик күпләрнең, бардыр күргәне.


Диңгез өчен киңлекләре кирәк,

Сыя алырлык, булган сулары.

Хис диңгезе кебек шигырләрнең,

Мөлдерәмә булып тулганы.

Юл

Ялыкмыйча тормыш юлларында,

Ниләрдән соң hаман туймадым.

Күп яшәдем диеп, әйтер идем,

Акылымны әле җуймадым.


Җиhан киңлекләрен аңласам да,

Биекләргә хисләр сикерми…

Хыял артларыннан иярәсең,

Барасың да, барып җителми.


Юллар бетеп туктый ала микән,

Кеше аны үзе күрерлек.

Вакыт кына хәбәр бирә кебек,

Кыскарыуын аның белерлек.


Дәрес барса тәнәфесен көтеп,

Озак кебек вакыт үтелә.

Өй эшләре әзер булмаганда,

Шундый курыку хисе көтелә.


Сәер уйлар башта кунак була,

Уйландырып әллә куркытып.

Атлаганда ашыкмыйча гына,

Язмыш юлларына юл тотып.

Сөяркә кебек (нәсер)

 
Акча шундый әйбер инде ул,
Бер керә дә, бер чыга.
Аның кереп чыгуына,
Башыңа төшкәч, чыда.
 
 
Колы гына булу түгел,
Акча сине баскан да.
Рубльнең син кәләше,
Кая гына качсаң да.
 
 
Сине эзләп йөрмидә ул,
Ә син «өмет итәсең…»
Уйларга да мөмкин түгел,
Ничә тапкыр «китәсен».
 
 
Керә чыга, иртә кичен,
Шомара кесәләрең.
Күпме җыелырлар иде,
Бушаган шешәләрең.
 
 
Киендерә, чишендерә,
Шәп шәрә дә калдыра.
Кесәңдәге «үз байлыгың»,
Тезләндерә алдына.
 
 
Ике кулга, өч бияләй,
Кирәге чыгар, диеп.
Бәлки башта караргадыр
Өчесен бергә киеп…
 

Җаның бар

 
Җан азыгы, җанлы җансыз,
Гади ул, бер уйласаң.
Бу җирдәге урыныңны,
Артык биек куймасаң.
 
 
Барлыгыңны, юклыгыңны,
Җаның булу күрсәтә…
Җанга нидер җитми кала,
Ниләр генә күрсәк тә.
 
 
Җан белән тән бер бөтендәй,
Тәндә җанның «оясы».
Тәнне саклый белгән кебек,
Җанны да, бар тоясы…
 
 
Җылы сүзләр, җылы караш,
Ризык табу җаныңа.
Онытмаска юл табарга,
Үз җаныңның «янына».
 
 
Рухи байлык – җан азыгы,
Табыйк, таба алганын.
Сине кеше итеп тота,
Тәннәреңдә җан барың.
 
 
Тәннәр өчен җаннар кирәк,
Җансыз тәннәр – мәетләр.
Яшәсәк мәетләр кебек,
Ходай безне гаепләр…
 

Еллар бар

 
Үзеңә сорау бирә алып,
Булдымы сораганың.
Туган җиргә кайта алып,
Урамнар ураганың…
 
 
Ашыкмыйча салмак кына,
Урамнан атлаганың…
Очрагандай шул вакытта,
Күпме эзләп, тапмаганың.
 
 
Тау башында басып торып,
Офыкларны «гизгәнең».
Үткәннәрне күңел белән,
Тойганың hәм сизгәнең.
 
 
Су буенда, ярга басып,
Булдымы уйланганың
Сакланылган әле hаман,
Ни чаклы уйлар барын.
 
 
Кабат урап калыр өчен,
Күпме таныш юллар бар.
Урам әйләнүләр өчен,
Язмыш биргән еллар бар.
 

Кәфирун

 
Кәферлек ул начар гадәт түгел,
Бик тиз генә булмый төзәтеп.
Ансат кына олы ялгышларын,
Язмышларның булмый үзгәртеп.
 
 
Тәүбә аркылы бары юллары бар,
Кәферлектән була качарга.
Шайтан кочагыннан ычкынырга,
Иман өчен юлны ачарга.
 
 
Юлның бары берсен сайлап була,
Ике юлдан кемдә баралмый.
Юлын бик еш алыштыручы да,
Аңлый алмый, барыбер табалмый.
 
 
Кеферлек ул җилгә каршы сию,
Андыйларның акыл томанлы.
Аңлатуның хикмәтлесе кирәк,
Кеше күзен ача торганы.
 
 
Кәферлек ул кеше гомерендә,
Сыналырлык, ачы язмышы…
Бергә үрелсә дә язмыш белән,
Үзе кылган гамәл – ялгышы.
 

Үткәннәр, көткәннәр

Алда юллар ачылалар,

 

Үткәннәре ябыла.

Хыяллар сүнгән булмаса,

Барыр юллар табыла.


Алдагылар якты кебек,

Караңгымы үткәннәр.

Онытып торып бер азга,

Язмышыңны сүккәннәр.


Кемгә сораулар бирергә,

Борылып карап артыңа.

Әллә кайбер мизгеленә,

Күңел hаман… талпына.


Үткәннәре, сынау булды,

Алда көтә, сынаулар…

Бөтен юллары гомернең,

Имтиханнар, сынаулар.


Хәрәккәттә үзгәрешләр,

Йөрмәсәң күрмисең шул.

Бер мизгелен, алдагысын,

Язмышның белмисең шул.

Елларның Сабантуе

 
Сабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.
 
 
Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары…
 
 
Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәме дә хайран була,
Майданга җыелганда.
 
 
Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүләр, очрашулар,
Кабатланулар, сирәк.
 
 
Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Татарның – җәй яме.
 

Гади җан иясе

 
Яхшы белән яхшы арасында,
Шул кадәрле ара еракмы.
Кайвакытта аеруы кыен,
Шатланучы белән елакны.
 
 
Җылы хисләр кинәт кабынганда,
Кем кайдагы җиргә үрелә…
Селәгәйнең тәмен татый татый,
Нидер җыя күңел түренә.
 
 
Кеше өчен бәхет тавы кебек,
Сөя алу белән, сөелү…
Иң тәбигый, кеше омтылышы,
Сөю күлмәгенә төренү.
 
 
Озакламый барсы югаласы,
Ихлас булып туган хисләрең.
Төшләр кебек җуелада бетә,
Йокыларсыз үткән кичләрең.
 
 
Җүләрлеге булып язларыңның,
Ул вакытны йоклап калмаска.
Яшәешне дәвам итү өчен.
Язган юлны ялгыз бармаска.
 
 
Барысы да алдан куелганга,
Кеше өчен кызыл флаглар.
Ризыгың аяк асларында.
Эзлисе юк аны ерактан.
 
1  2  3  4  5  6  7  8 
Рейтинг@Mail.ru