Litres Baner
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)

Махмут Галяу
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Галимуллин Ф. Г., кереш мәкалә, 2017

Мәрҗани нәселенең затлы әдибе

Халкыбыз үткән гаять катлаулы тарихи юлда сүз сәнгатебезнең алтын баганалары дип йөртерлек шәхесләребез һәм аларның вакытлар узган саен тутыкмас, әһәмияте һич тә җуелмас иҗади мираслары бар. Алар тудырган әсәрләрнең озын гомерле булуларының сәбәбе – халык йөрәгендә ныгып урнашырлык образлы сүзне үз вакытында һәм биниһая сәнгатьчә осталык белән әйтүләрендә. Моның өчен талантлы булу өстенә кыюлык, шулай әйтергә яраса, үз-үзеңә ныклап ышануга нигезләнгән каһарманлык та кирәк иде. Әйтик, халкыбыз, шул чордагы вазгыять нәтиҗәсе буларак, XVI гасыр уртасыннан башлап, Г. Ибраһимовның «Карт ялчы» хикәясендәге Шаһибәк абзый әйтмешли, «бәндәгә бәндә булып» көн итәргә мәҗбүр була. Әлеге юлда аның кичергәннәре Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендә аеруча аянычлы чагылыш тапты. Бу хәл белән ризалашмаганнарны дәүләтнең иң югары мөнбәреннән Төркиягә китәргә кушып чыгыш ясаулар да булды. Әмма шул заманның безләргә «курку белән өркү харам» дигән карашта торучы Габдулла исемле гаярь егете мондыйларга кискен итеп «Китмибез!» дип җавап бирде, без биредә, үз илебездә, хөр мәмләкәт булуын күрергә телибез, диде ул.

Әмма шактый күбәүләр ахыр чиктә тугандаш кавем булган төрекләр иленә китү юлын сайларга мәҗбүр булдылар. Габдулла Тукайның яшьтәше – шул ук Арча төбәгенең икенче бер фәһемле егете Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – бу мөһаҗирләрнең күчеп китү сәбәпләрен, аларның диңгез артындагы тормышын киң колачлы әдәби әсәрдә сурәтләүне максат итте; Төркиядә дә сәяхәт кылып кайтып, моның гамәленә кереште, халкыбыз тормышының моңарчы әдәбиятыбызда яктыртылмаган сәхифәләрен киң сыешлы романнарында сурәтләп бирә алды. Һәм шушы эшчәнлеге аны һәлакәткә дә юлыктырды.

Әйе, әдәбият халык язмышыннан аерылгысыз. Халкы нинди – аның тарихы да шундый, халкы нинди – аның язучылары да шуңа бәрабәр. Әдип, шагыйрь, халкы бәгыреннән өзелеп төшсә генә, аның үткәнен дөреслеккә тугры калып чагылдыра ала. Мондый талантлар теләсә кайчан тумыйлардыр да кебек. Алыйк 1886 елны гына: 1 гыйнварда Фатих Әмирхан, 26 апрельдә Габдулла Тукай, 8 сентябрьдә исә Мәхмүт Галәү дөньяга килгән. Алар янында тагын татар театрының нигезен салышкан Габдулла Кариев та бар. Чын мәгънәсендә бөекләр даирәсе. М. Галәү дә – шул бөекләр сафының бер вәкиле.

Инкыйлабка кадәр язган әсәрләрен Мәхмүт еш кына «Мәрҗани» дип имзалаган. Бу очраклы түгел. Ул – халкыбызның бөек улларыннан берсе, күренекле рухани, дин галиме һәм зур тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең затлы нәселеннән. Мәхмүтнең бабасы Шиһабетдин хәзрәтнең бертуган энесе була. Әлбәттә, Мәхмүт мондый бабалары белән горурланган, аның белән бер фамилиядә булу яшь зыялы өчен зур мәртәбә саналган.

Мәхмүтнең әтисе Галәветдин дә хәлфә-мөгаллим булган. Ул Ташкичү мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Мәхмүт тә шушы мәдрәсәдә укый. Аннан соң Казанның нәкъ менә «Мәрҗания» мәдрәсәсендә нигезле белем, шул заман өчен шактый әйбәт әзерлек ала. Шуннан соң 35 еллык мөстәкыйль тормышы һәм эшчәнлеге башлана. Шушы өч дистә ярым ел эчендә ул мөгаллимлек итә, басмаханәдә хәреф җыючы, журналист, корректор, нашир буларак та эшчәнлек күрсәтә, иң мөһиме, зур язучы булып таныла. Ник шулай киң эшчәнлек? Җавап ачык: татар өчен бик тә мөһим вакыт. Әнә Гаяз Исхакый, халык яшәеше бу көенчә барса, инкыйраз котылгысыз, дип кисәтә. Сәгыйть Рәмиев «Әй татар, бел, бетәсең! Бетмә, надан, туг яңадан!» дип оран сала. Галимҗан Ибраһимов та «хәзерге вакытны татарның таң вакыты дип атарга мөмкин» ди. Шулай булгач, Габдулла Тукай әйтмешли, бер җиңнән ике кул чыгарып эшләргә кирәк.

М. Галәү дә шушы юлда төрлесен сыный. Һәммәсен колачлап алырга тырыша. Башта, татарның төп төбәкләреннән берсе Әстерханга барып, мөгаллимлек эшенә урнаша. Татар мәктәбендә балаларга белем бирә. Әмма укытучылык эше белән генә чикләнми. Ул анда яшәгән 1904–1907 еллар – илдә инкыйлаби вакыйгаларның нык күтәрелеш алган чоры. Мәхмүт тә демократик хокуклар яулаучы яшьләрнең йогынтысын сизә. Халык өчен ирек, күпчелекнең мәнфәгатьләрен яклаучы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үсеш – аның да идеалы. Шуңа күрә Әстерханда 1906 елда чыга башлаган «Борһанел тәрәкъкый» («Алгарышка дәлил») исемле газетада актив языша. Әлеге иҗтимагый-сәяси юнәлешле басма патша хакимияте тарафыннан күзәтү астында тотыла. 1907 елда, моның белән генә канәгатьләнмичә, М. Галәү үзе сатирик юнәлешле «Туп» журналын оештыра. Бу журналны өч саны чыгу белән ябып куялар. Мондый тынгысыз егеткә, шул ук вакытта сатирик каләмле журналистка мөгаллимлек эшен дә тыялар. Эшсез калган егерме бер яшьлек Мәхмүт татарларның тагын бер үзәге Оренбургка килә. Биредә ул унбер ел яши, ягъни 1918 елга кадәр. Билгеле булганча, бу шәһәрдә «Вакыт», «Шура» кебек, газета-журналлар чыга. Алар тирәсендә Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Ярулла Вәли, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Шакир Мөхәммәдев һәм башка зыялыларыбыз-язучыларыбыз тупланган. Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр аларга, язганнарын дөньяга ирештерү өчен, мөмкинлекләр тудыра. Мәхмүт Галәү дә әлеге басмаларның язышучылары арасында.

Матди тормышын алып бару өчен, ул биш-алты ел Кәримев-Хөсәеновлар нәшриятында һәм сәүдә ширкәтендә хәреф җыючы, корректорлык, китап сатучы хезмәтендә дә мәшгуль була. 1914 елда исә «Белек» дигән нәшрият ача. 1915 елның гыйнварыннан «Кармак» исемле сатира-юмор журналын нигезли. Күрәбез: М. Галәү – шактый кыю, тәвәккәл кеше. Әстерханда «Туп» журналы белән авызы бер пешсә дә, Оренбургта яңадан шушы эшне башлап җибәрә. Бу журналның гомере озынрак була: ике ел яши. Барысы алты сан чыга. Биредә Шәехзадә Бабич, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири һәм башкалар үз әсәрләрен бастыралар. Шул рәвешле, М. Галәүнең оештыру сәләте аеруча ачык чагыла. «Белек» нәшрияты заман ихтыяҗын сизгер тоеп эш итә. Фәнни-популяр китаплар, мәктәп-мәдрәсәләр өчен кулланмалар, дәреслекләр дә басыла. М. Галәү үзе дә мондый хезмәтләрнең авторы була. Әйтик, аның «Төрки сарыфы», «Төрки уку» дигән дәреслек язып һәм хрестоматия төзеп бастырганлыгы билгеле.

Әмма табигый генә, үз җаена барган эшчәнлек инкыйлаби хәл-әхвәлләр нәтиҗәсендә өзелеп кала. Тормышның барлык өлкәләрендә, бигрәк тә идеология мәсьәләләрендә үзәктән торып идарә итүгә күчү башлана. Мондый шартларда шәхси нәшриятлар да алга таба яши алмый. «Белек» нәшрияты, «Кармак» журналы ябыла. Шулай да М. Галәү бик үк югалып калмый. Ник дисәң, яңа хакимият халыкка яхшылык, җиңеллекләр вәгъдә итә, бигрәк тә азчылык милләтләрне матур киләчәк белән кызыктыралар. Димәк, тора-бара туган халкы дәүләтчелеген торгызыр, мәдәниятен, мәгарифен үстерү мөмкинлекләре барлыкка килер. Шундый җылы өметләр белән М. Галәү, үзенә рөхсәт ителгән чамада, яңа хакимияткә хезмәт итәргә була. Тик аңа бер җирдә, бер юнәлештә басылып эшләү мөмкин булмый. Бер ел Башкортстанда мәгариф эшендә булса, 1920 елда язмыш аны башта Оренбургка, аннан Мәскәүгә ташлый. Ә 1921 дә, ягъни ачлык елында, бөтенләй эшсез калып интегә. 1922–1923 елларда Оренбургта юк-бар килер исәбенә яши, тагын бер ел эшсез азаплана. Ниһаять, 1925 елда Мәскәүдә илебез халыкларының Мәркәз нәшриятында хәреф җыючылар мәктәбен оештырырга кушалар. Бу эш җайга салынгач, тагын эштән читләштерелә. Янә эшсезлек, үзе әйткәнчә, «ярым ач хәлдә көн кичерү».

Шәхес культы афәтләре аны да читләтеп үтми, кулга алына. Соңгы вакытта билгеле булган мәгълүматларга караганда, 1937 елның 4 ноябрендә һәлак ителгән дип беләбез[1]. Мәһабәт гәүдәле, күз карашыннан ук акыллылык, зыялылык, затлылык, кешелеклелек аңкып торган зат нибары илле бер яшендә харап ителгән. Бөтен гаме халыкка, мәгърифәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка хезмәт итү булган М. Галәү әнә шулай юкка чыгарыла. Җисмән генә түгел, рухи яктан да кире кагыла. Монда аның Ш. Мәрҗани нәселеннән килүе дә сәбәп булган, әлбәттә.

1958 елгы «Татар совет язучылары» биобиблиографик белешмәдә М. Галәү исемен күреп булмый. Бер үк елларда репрессияләнгән Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, X. Туфаннар инде биредә үзләренә тиешле урыннарын алганнар. Әмма М. Галәү – юк. Зыялыларыбыз, аерым алганда күренекле әдәбият галиме Н. Юзиев, моңа борчылуларын белдерәләр. Нил Гафур улы кулына М. Галәүнең үз кулы белән язган автобиографиясе килеп керә. Моны «мин әһәмиятле документларның берсе дип саныйм, – ди ул. – Бу язма М. Галәү тормышының моңача аз билгеле булган якларын ачыклый, язучының татар иҗтимагый фикер үсешендәге һәм әдәби процесстагы ролен тагы да югары күтәрә». Язмадан аңлашылганча, М. Галәү, «Кармак» журналында эшләгәндә, бер мәкаләсе өчен 1916 елны бер елга ирегеннән мәхрүм ителүгә дә хөкем ителә». Н. Юзиев ачынып болай дип дәвам итә: «М. Галәүнең иҗат мирасына салкынча карашның егерменче-утызынчы елларда гына түгел, әлегәчә яшәп килүен әйтәсе килә. М. Галәү әдәби мирасы комиссиясенең ул вакыттагы исән әгъзалары Ә. Фәйзи, М. Максудлар әдипнең татарча өч томлыгын чыгару турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланмаган килеш туктап калды. Вакытында М. Галәү романнары А. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар» кебек атаклы романы татарча әлегәчә басылганы юк»[2]

 

.

Әйе, Ә. Фәйзи белән М. Максуд хак сүз әйткәннәр. М. Галәү иҗаты шактый зур. Күп кенә хикәяләре, очерклары бар. Алар әле егерменче елларда «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928) җыентыкларында Казанда туплап чыгарылган. «Күпнең берсе» озын хикәясе 1931 елда аерым китап булып Мәскәүдә чыккан. 1924 елда Оренбургта ул «Пугач явы», «Саламторханнар», «Курчак туе» дигән пьесалар яза.

Ә инде егерменче еллар ахырында язучыларның каләме белән идарә итү нык көчәя, моның өчен Совет язучылар оешмасы, Пролетар язучылар ассоциацияләре (бездә ТАПП) төзелә. Бу ике оешма үз сафларына яңа чынбарлыкны хуплап язган кешеләрне генә ала. Анда хәлфә улы, җитмәсә, күренекле дин әһеленә кардәш булган М. Галәү сыя алмый. Моның шулай икәнлеге бик тиз сиздерелә. 1928 елдан соң ул бер әсәрен дә Казанда бастыра алмый. Аны-моны сәбәп итеп, теге урынын, бу урынын төзәтергә, үзгәртергә дигән сүзләрдән башканы ишетә алмый. Казанда үзенә өнәмәүчелек мөнәсәбәте урнашуы турында ул М. Горькийга хат яза. Аңа үзенең русча басылган әсәрен дә җибәрә. Нәтиҗәдә татар әдибенә әсәрләрен Мәскәүдә бастырырга юл ачыла.

М. Галәүнең төп әсәре, – әлбәттә, Нил Юзиев әйткән «Канлы тамгалар» дигән дүрт кисәктән торырга тиешле эпопеясы. Беренче кисәген ул «Ил тыныч чакта» дип исемли, русча «Муть» дип атый. Без инде аны «Болганчык еллар» исеме белән беләбез. Монда 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россиядә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. Дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.

Әйе, әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М. Галәү Мәскәүгә йөз тота. 1929 елда СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында, «Канлы тамгалар» тарихи романыннан өземтәләрне туплап, татар телендә «Чүлмәк тулгач» дигән 79 битлек китап чыгара. Гайшә Шәрипова исемле әдәби мохиттә мәгълүм зыялыбыз эпопеяның беренче кисәген русчага тәрҗемә итә. 1930 елда Мәскәүдә «Муть» дигән исем белән ул басылып та чыга. Бороздин дигән каләм әһеле аңа кереш сүз яза. Икенче кисәген М. Галәү, «Мухаджиры» дигән исем куеп, үзе тәрҗемә кыла. Аны О. Быстрицкая дигән ханым әдәби эшкәртә. Роман 1934 елда шулай ук Мәскәүдә дөнья күрә.

«Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат» имзалы берәү романны бик каты тәнкыйтьләп мәкалә бастыра, романны «буржуа болганчыгы» дип атый. Әлеге «Кушамат» кем булды икән? Утыз еллар үткәч, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шушы сорауга җавап эзләп, М. Галәүнең җәмәгате Зәйнәп апага хат яза. Зәйнәп ханым үзе дә күпне кичергән, 1938 елда аны да Караганда лагерена илтеп япканнар. Азат ителгәч, яңадан Мәскәүгә кайтып төпләнүгә ирешкән. Ул 1963 елның 15 маенда М. Мәһдиевкә хат белән җавап бирә.«37 нче елны кулга алганда, бөтен архивын да үзе белән бергә алып киттеләр», – дип яза Зәйнәп апа[3]. Бәлки, дип фараз кыла М. Мәһдиев, М. Галәү бу «Кушамат» ның кем икәнлеген белгәндер, ул хакта М. Горькийга язган хатында әйткәндер. Әйе, бу хатның бөек пролетар язучы архивыннан килеп чыгу ихтималы бардыр әле.

1932 елның 15 ноябрендә М. Җәлил шушы әсәр турында Мәскәү Дәүләт матур әдәбият нәшриятына эчке бәяләмә биргән. Әлбәттә инде, русча язган[4]. Шунысы кызык: бәяләмәнең исеме «М. Галәүнең «Болганчык еллар» дигән китабы» дип аталса да, М. Җәлил сүзне һәм «Болганчык еллар», һәм «Мөһаҗирләр» турында алып бара. Тагын бер аерым игътибар сорый торган нәрсә – М. Җәлил бу әсәрләрне оригиналда, ягъни татарча укыган. Бәяләмә авторы «тарихи моментлар дөрес һәм җанлы итеп тасвирланган» дип билгели. Ул әсәрне бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп, фикерләрен нык дәлилләп язган, байтак җитешсезлекләрен дә күрсәткән. М. Җәлил мондый нәтиҗә ясый: «Роман, җитди кимчелекләре булуга карамастан, массовый тираж белән басылып чыгарга һәм таралырга лаек. Политик һәм тарихи әһәмияткә ия материал тупланган, югары художестволы әсәр буларак, күрсәтелгән кимчелекләр аның дәрәҗәсен төшермиләр, шул сәбәпле ул кимчелекләр романны басмый калырга сәбәп була алмыйлар». Тагын бер мөһим әйбер, М. Җәлил Г. Шәрипова тәрҗемә иткән беренче кисәкнең русчасын да укып чыккан, аны татарчасы белән чагыштырып караган. Аның хөкеме бик тә кырыс: «Тәрҗемә ифрат йомшак. Тәрҗемәче оригиналның специфик үзенчәлеген һәм әдәби кыйммәтен сакларга бөтенләй тырышмаган. Тәрҗемәнең теле тупас, әдәби телдән ерак тора. Бу тәрҗемәне кабул итәргә һич тә ярамый». Әмма чынбарлыкта нәкъ киресе килеп чыккан: татарчасы түгел, бәлки тәрҗемә варианты басылган. Ярый әле анысы сакланып калган, югыйсә бүген без әсәр белән таныш булудан бөтенләй мәхрүм булыр идек.

Романнарны татарчалаштыруга күренекле тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов белән Рәис Даутов алына. Алар М. Галәүнең татарча басылган әсәрләренең тел-стилен нечкәләп өйрәнәләр һәм мөмкин булганча оригиналга якын итеп туган телебезгә киредән тәрҗемә итәләр. Ә инде 1929 елда чыккан «Чүлмәк тулгач» җыентыгындагы өзекләрне гомуми текстка табигый рәвештә кертеп урнаштыралар. Нәтиҗәдә 1968 елда әлеге ике роман бер китап булып басылып чыга. Бу М. Галәүне чын мәгънәсендә халкыбызга һәм әдәбиятыбызга яңадан кайтарды, әдипнең сүз сәнгатебездәге затлы урынын билгеләде. Әле тагын бер бурыч бар, ул да булса 1934 елда русча басылган «Кабулсай» романын туган телебездә чыгару.

М. Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Шөкер, хәзерге вакытта әдип мирасына карата Ә. Фәйзи, М. Максуд, Н. Юзиев әйткән теләкләр гамәлгә ашып бара. Алардан соң бу хакта Г. Бакир, Ф. Гыйльфанова, Г. Беляев, Р. Мостафиннар да гамьләнгәннәр иде. Бу җәһәттән Ф. Ганиева хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Аның «Әдип гомере» дигән мәкаләсе[5]М. Галәү шәхесе һәм иҗатының заман сынауларын лаеклы үтүе хакында саллы сүз буларак кабул ителгән иде. Шуларга Вахит Имамовның матбугаттагы чыгышын да өстәргә кирәк[6]. Эш шунда: 2016 елда, М. Галәүнең тууына 130 ел тулу уңае белән, Милли музей бинасында искә алу кичәсе уздырылды. В. Имамов белән бергә бу юлларны язучыга да әлеге мәҗлестә катнашырга насыйп булды. Әлеге чараның анда катнашучылар күңелендә тирән эз калдыруының бер сәбәбе кичәдә М. Галәүнең якын кешеләренең дә катнашуы иде. Бу затлы нәселнең дәвамчылары бабалары хакында Казан зыялыларына шактый яңа хәбәрләр алып килгән булып чыкты.

Ник дигәндә, М. Галәүгә узган гасырның башыннан алып диярлек туган якларыннан читтә яшәргә туры килгән. Инкыйлабтан соң исә аңа Татарстанда рәсми даирәләр тарафыннан ачык йөз күрсәтү булмый да диярлек. Шуңа күрә аның шәхси тормышы турында белүебез дә шактый чикле иде. Хабаровскида яшәүче алтмыш дүрт яшәр оныгы Олег, ерак араларны якын итеп, бабасының туган ягын күрергә дип килгән. Кызы Анастасияне дә үзеннән калдырмаган. Алар бабаларына кагылышлы документлар, рәсми даирәләр тарафыннан тутырылган төрле эш кәгазьләреннән күчермәләр алып килгәннәр. Хәтта М. Галәүнең 130 еллыгына истәлек медале дә булдырганнар. Аларны шушы очрашуда катнашучыларга бүләк итеп бирделәр.

Шулай туры килгән: М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Беренче хатыны турында болар нәрсә дә булса әйтә алмадылар. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Малай Үзбәкстан башкаласында урта мәктәп, аннан соң авиация училищесын тәмамлый. 1943 елда сугышка җибәрелә. Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссия җирендә тәмамлана. Сугыштан соңгы тормышы илебезнең Ерак Көнчыгышы белән бәйләнә, бу якларда армиядә хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма алтмыш яше тулганда үлеп китә. Аның улы Олег гади эшчедән бер зур заводның генераль директоры вазифасына кадәр күтәрелә. Бабасының язмышын ачыклау мәсьәләсе аны һәрвакыт борчып тора. Хәтта дәүләт куркынычсызлыгы органнарының Үзәк идарәсенә дә мөрәҗәгать итә. Аның үтенече игътибарсыз калдырылмый, хәтта М. Галәүнең делосы белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Әмма биредәге рәсми документларның күбесен уку мөмкинлеге булмый, аларны, кеше күзе төшмәслек итеп, каплап-ябыштырып куйганнар. Янәсе, йөз ел тулганчы алардагы мәгълүматлар дәүләт сере булып сакланырга тиеш икән. Чын хакыйкатьне белү өчен, димәк, әле яңадан егерме ел вакыт кирәк дигән сүз. М. Галәүгә кемнәр яла яккан, ялган гуаһлык иткән, хөкем карарының гаепләү өлешендә ниләр язылган булуы 2037 елда гына тәгаен билгеле булу ихтималы бар. Хәер, ул вакыттагы «өчлекләр» чыгарган хөкем карарларында андый мәгълүматлар булуга исәп тоту беркатлылык булырга да  мөмкин.

Шулай да Олег Надыйр улының хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче кызы Анастасия, шул органнар ярдәме белән, бик якынча гына булса да, М. Галәү җирләнергә мөмкин булган урынны билгеләүгә ирешкән. Хәтта шул урынга мәрмәрдән истәлек тактасы яздыртып куйган икән.

М. Галәү 1925 елда Мәскәүдә Зәйнәп Хәсәнова дигән ханымга өйләнә. Ләлә исемле кызлары туа. Ире «халык дошманы», «Төркия шпионы» дип һәлак ителгәч, 1938 елда Зәйнәп ханымны да кулга алалар. Ул алты ел Казахстандагы сәяси тоткыннарның хатыннары өчен махсус оештырылган лагерьда интеккән. Ул урын бу җөмһүриятнең яңа башкаласы Астанадан утыз чакрым чамасы ераклыкта икән. Әлеге лагерь хәзер гыйбрәт өчен музей итеп әверелдерелгән. Моннан берничә ел элек, Астанага конференциягә баргач, казах галимнәре безне шунда алып барып күрсәттеләр. Бер зур бүлмәнең диварына биредә газап чиккән хатын-кызларның зур исемлеге беркетелгән. Алар белән танышканда, татар исем-фамилияләренә игътибар иткән идек. Бу дөньяда татар булмаган урын юк, монда да булмый калмаганнардыр диештек. Димәк, аларның берсе Зәйнәп Хәсәнова булган. Ул бу тәмугтан исән чыга алган, үзе югында ятимнәр йортында җан асраган кызы Ләлә белән очрашу бәхетенә ирешкән. М. Мәһдиев, әлеге әдибебез турындагы мәгълүматлар эзләгәндә, Мәскәүдә яшәүче шушы Зәйнәп апаның адресын тапкан, хат алышкан. Зәйнәп апа алтмышынчы еллар ахырында дөнья куйган. Кызы Ләлә дә бүгенге көндә исән түгел икән инде. Зәйнәп апа белән Надыйр бергәләп М. Галәүнең архивын эзләп тә караганнар. Әмма нәтиҗә булмаган. Без, шул рәвешле, Зәйнәп апаның ахыргача иренә тугрылыклы булып калганлыгын күрәбез, язучыларыбызның мондый фидакяр хатыннары арасында аның да булганлыгын хөрмәт белән искә алырга тиешбез.

Менә без, хөрмәтле укучылар, Мәхмүт Галәүнең безгә билгеле булган романнарының бер түбә астында чыгарылуының тагын бер шаһиты булдык. Моның өчен Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ике романны берләштергән бу эпопея олы әдибебезне яңа гасырда яшәүче милләттәшләребез күңеленә тагын да якынайтуга хезмәт итәр дип ышанабыз.

Фоат Галимуллин,

филология фәннәре докторы, профессор.

1Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.
2Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.
3Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б.
4Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б.
5Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б.
6Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б.
1  2  3  4  5  6  7  8  9  10  11  12  13  14  15  16  17  18  19  20  21  22  23  24  25  26  27  28  29  30  31  32  33  34  35  36  37  38  39 
Рейтинг@Mail.ru