– Бәлки син килеп җиткәнсеңдер, ә мин әле юк, – ди яшен алласы, ишкәк ишүен дәвам итеп.
– Диңгезгә ерак кереп китү куркынычлы, – һаман үз сүзендә тора баһадир. – Болай без Мидгард еланы ята торган җиргә барып җитә алабыз.
– Еракмы аңа? – дип сорый Тор.
– Болай җитез ишсәң, тагын бер сәгать барырга, – ди Гимир.
Тор тагын да ныграк ишә башлый.
– Син минем әйткәнне ишетмәдеңме әллә? – ди албасты.
– Ишеттем, – көлемсерәп куя Тор.
– Нигә соң алайса туктамыйсың? – Гимирның ачуы килә.
– Чөнки ераграк барасым килә, – ди Тор.
Гримтурсен инде яшен алласына ташланып, аның ишкәкләрен алмакчы була, әмма күзе тагын Мйольнирга төшә, һәм ул үз урынында калырга була. Берникадәр вакыт ул Торның ишкәнен тын гына карап утыра, аннары ялвара башлый:
– Зинһар, кире борыл, без нәкъ албасты өстеннән барабыз.
– Миңа шул кирәк тә инде! – дип кычкырып җибәрә канәгать яшен алласы, ишкәкләрен ташлап һәм көчен ике тапкырга арттыра торган билбавын киеп.
Шуннан соң ыргагына үгез башын кидертеп, аны арканга бәйли һәм диңгезгә ташлый.
Албасты курку белән аның һәр хәрәкәтен карап тора.
– Нишлисең? Нишлисең? – дип кабатлый ул. Җим белән ыргак аска таба төшә бара. Кинәт кемдер аны кинәт кенә тартып куя. Хәтта арканны тотып торган Торның куллары көймә бортына бәрелә.
– Эләктеңме! – сөенеп кычкыра ул.
Ас ялгышмый: Митгард еланы җимне каба, ләкин мондый гадәттән тыш зур албастыны чыгару җиңел эшләрдән булмый. Күп көч куеп кына куәтле Тор башта тезләнергә аннары бөтен буена басарга ирешә. Каты көрәш башлана. Баһадирның көймәсе яртылаш суга батканга игътибар итмичә, Тор бар көченә арканны тарта һәм акрынлап албастыны чыгара бара. Диңгез өстендә зур ямьсез елан башы күренгәнче күп вакыт үтә. Куркудан катып калган Гимир әле салкын, аяусыз нәфрәт белән тулган Локи кызының күзләренә, әле кара, якты ут кебек янган Тор күзләренә карап, кайсысы куркынычрак икәнен хәл итә алмыйча тора иде.
Кинәт каты чатнау тавышы ишетелә. Көймә төбе, чыдамыйча, тишелә, һәм яшен алласы суга чума. Бәхетенә, бу җирдә тирән булмый, һәм ул сайга баса. Ничек кенә булмасын, әмма кулыннан кармакны ычкындырмый.
– Менә очраштык без синең белән! – ди Тор, Мйольнирны күтәреп.
Бу вакытта Гимир селкенмичә көймәнең арткы өлешендә утыра. Әмма су аның аякларына үтә башлагач, ул, пычак алып, елан асылынып торган бауны кисеп ата. Шунда албасты диңгезгә чума.
– Тукта, син миннән кача алмассың! – дип кычкыра Тор һәм артыннан чүкечен ыргыта.
Мйольнир, каты чупылдап, дулкыннарда югала. Күз ачып йомганчы ул аннан кире чыга һәм хуҗасының кулына барып керә. Ә диңгез кызыллана. Бу Мидгард еланы каны иде.
Тор Гимирга борыла.
– Синең аркада мин аяусыз дошманымны ычкындыра яздым. Үтердемме мин аны, юкмы – белмим. Син үлемгә лаек, ләкин мин синең кунагың булганыңы оныта алмыйм. Син дә мине онытмас өчен менә сиңа миннән бүләк.
Бу сүзләр белән Тор аңа китереп суга, албасты, көймә аша очып, суга барып төшә.
Шуннан соң Ас су ерып яр буена юнәлә. Берничә сәгатьтән соң үзенең арбасына килеп җитә һәм, шуңа утырып, Асгардка кайтып китә. Бераздан чыланган, туңган Гимир да өенә кайтып җитә. Ул Торга ләгънәтләр укый һәм Аслар белән башка эш итмәскә вәгъдә бирә.
Яшен алласы Мидгард еланын үтердеме, юкмы – беркем белми. Әмма норналар аны исән һәм каты яраланган гына, ди.
– Килер көн, – диләр алар, – аның һәм Тор өчен соңгысы, һәм алар тагын очрашачак. Ләкин бу көннең кайчан киләсен норналар да белми.
Альвис
Гном Альвис бик акыллы, кабиләдәшләреннән күпкә акыллырак була. Ул Квазир белгән кебек диярлек күп белә һәм моның белән бик горурлана иде.
– Мин сезнең белән яшим, сез моңа лаеклы түгел, – ди ул бервакыт җир астында яшәүчеләргә. – Минем урыным Асгардта, аллалар янында. Бары тик алар гына минем акыллылыгымны аңлый алачак һәм барысын миңа хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр итәчәк.
Аны тыңлап бетергәч, гномнар, гаҗәпләнеп, башларын селкиләр.
– Әлбәттә, син бик акыллы, Альвис, – ди аларның берсе, ләкин Свартальфхеймнан чыгу белән кояш сине ташка әйләндерерәчәк.
– Күренеп тора, син надан, – дип көлеп җибәрә Альвис. – Асгардка мин төнлә барам, ә аллалар илендә мине кояштан каплый ала торган сарай түбәләре бар.
– Альвис, ничек син аллаларны үзең белән бергә яшәргә мәҗбүр итәчәксең? – ди икенче гном.
– Мин берәр алиһәгә өйләнә алам, һәм шунда Аслар теләсә дә теләмәсә дә миңа Асгардка керергә рөхсәт итәчәкләр, – ди акыл иясе.
– Син нәрсә, Альвис, – ди өченче гном, көлеп җибәрүдән чак түзеп калып. – Җир асты күленә бар тизрәк һәм үзеңнең чагылуыңа кара. Синең белемнәреңә карамастан, син безнең шикелле үк кечкенә һәм бөкре. Синең шундый ук озын кара сакал һәм кеп-кечкенә күзләрең. Син алиһәнең ире була аласыңмыни?
– Аллалар сезнең кебек надан түгел! – Альвисның ачуы килә. – Алар акылның матурлыктан әһәмиятлерәк икәнен беләләр, һәм аларның берсе миңа кызын кияүгә бирергә риза булачак.
Гномнар башка бәхәсләшми, һәм бары тик берсе генә, иң карты болай ди:
– Мин синең кебек акыллы түгел, Альвис, һәм синең шикелле фән-гыйлемнәрне дә бик белмим, ләкин гомеремдә гномнарның аллалар белән туганлашканын һәм аларны нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр иткәнен ишеткәнем булмады. Безнең белән кал. Аслар синең дорфалыгыңны кичермәс.
Әмма тәкәббер гном көлеп кенә куя.
– Бүген төнлә мин Асгардка барам, – ди ул, – һәм мин кайткач, нинди уңышларга ирешкәнемне белерсез.
Чыннан да, Суль таулар артында качу белән, Альвис юлга чыга. Шунда ул кайсы алла кызының кулын сорарга микән, дип уйланып бара. Ниһаять, ул яшен алласы кызын сайлый. Унҗиде-унсигез ел элек, Асларның крепосте төзелгәнчегә хәтле, Сифның кызы туа, һәм аңа Труд дип исем кушалар. Ул төскә-буйга матур, тыйнак була. Һәм гном моннан да яхшы хатын булмас, дип карар кыла.
“Шуның өстенә, – фикер йөртә ул, – Тор куәтле булса да, бик акыллы түгел һәм аңа минем кебек мондый зирәк кияү кирәк булачак. Миңа аллалар иленә генә барып җитәргә иде!”
Озакламый ул Бифрёстка килеп җитә һәм Хеймдалльны чакырырга тотына. Сизгер Ас шунда ук аның нечкә, чәрелдек тавышын ишетеп ала һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
– Минем Асгардка эләгәсем килә, – дип җавап бирә Альвис, – әмма сезнең күпердә янган ут аша ничек үтәргә белмим.
– Нәрсә кирәк сиңа аллалар илендә? – дип сорый Хеймдалль.
– Тор кызы Трудның кулын сорарга барам, – ди гном. Ас көлеп җибәрә.
– Ул аны сиңа кияүгә бирергә риза булыр, дип уйлыйсыңмы?
– Әйе, Хеймдалль, – дип горур кыяфәт белән җавап бирә Альвис, – чөнки Квазир һәлак булганнан соң, дөньяда миннән дә зирәгрәк беркем юк!
– Менә ничек? – Хеймдалль тагын көлеп җибәрә, ул үзе дә бик акыллы иде. – Ярый, мин сиңа Асгардка керергә булышырмын. Син анда зыян китермиячәксең, ә миңа синең ничек уңыш казанганыңны карау кызыклы булыр.
Ул Бифрёсттан аска төшеп, Альвисны кулына ала һәм аны Асгардка алып килә.
Салават күпере сакчысына рәхмәтләр әйтеп, гном аннан Торның сарае кайда урнашканын сорый һәм шунда китә.
Яшен алласы бу вакытта Гимирда була һәм Мидгард еланын эзләргә китәргә әзерләнгән була. Труд каты йоклый, һәм Альвисны Сиф каршы ала. Аңа ишек ачып һәм гномны күргәч, алиһә, гаҗәпләнеп, кулыннан алтын чәчләрен тарый торган тарагын төшереп җибәрә һәм кунакка “рәхим итегез”, дип әйтү урынына кычкырып җибәрә:
– Ничек килеп эләктең син Асгардка, кара эльф, һәм нәрсә кирәк сиңа миннән?
– Башта минем исемне сорарга кирәк иде, – дип шелтәли аны кәрлә, – шунда син минем исемем Альвис һәм минем дөньяда иң акыллы икәнемне белер идең.
– Гафу ит, Альвис, – ди Сиф. – Чыннан да, минем синең турында ишеткәнем булмады. Кунак бул һәм безгә ни өчен килгәнеңе сөйлә.
– Мин синең кызың кулыңны сорарга килдем, Сиф, – эре кыяфәт белән дип әйтә гном, сарайга кереп.
– Минем кызымның кулын сорарга? Син Трудка өйләнергә телисең? – дип кычкырып җибәрә алиһә, ни ишетүенә ышана алмыйча.
– Әйе, Сиф, – дип раслый Альвис, эскәмиягә көчкә менеп. – Мин Трудка өйләнергә телим һәм синең ни өчен гаҗәпләнүеңне аңламыйм. Акыл бар нәрсәдән кыйммәтрәк, мин Один диярлек акыллы һәм теләсә кайсы алиһәнең кулын сорарга лаеклы. Мин синең кызыңны сайлаганга син сөенергә тиеш.
– Әмма, Альвис, – дип каршы килә Сиф, – Асларның кызлары гномнарга кияүгә чыкмый: алар җир астында тора алмый.
– Әмма мин Асгардта тора алам, – ди Альвис. – Әлбәттә, көндез мин өйдә утырачакмын һәм аннан төнлә генә чыгачакмын, ләкин бу бик мөһим түгел. Мин бик бай, минем алтыным күп. Ә минем белемнәрем аркасында мин тагын да баерак булачакмын. Минем хатыныма барысы да көнләшәчәк.
Аларның бәхәсе әле озак дәвам итә, һәм ниһаять хәйләкәр гном Торның хатынын күндерә ала. Ул шунда ук Трудны чакыра һәм, Тордан да сорамыйча, кызына гномга кияүгә бирүе турында әйтә.
Кәрләгә карау белән, кыз елый башлый: ул аңа бик җирәнгеч тоела. Әмма Альвис сөенечтән һәм горурлыктан балкый иде. Ул Сифта көне буе утыра, ә кич белән икенче көнне төнлә килергә, дип сүз биреп һәм Трудка йокларга ятмаска кушып кайтып китә. Свартальфхеймга кайтканда, ул түзми һәм Хеймдалльга барысын сөйли һәм уңышлары белән мактана.
– Мин сиңа бәхет телим, – ди теге, – ләкин иртә шатланмыйсыңмы син? Тор бит әле аның кызын сиңа кияүгә бирү турында белми?
– Ул Сиф миңа биргән сүзне бозарга теләмиячәк, һәм мин аның кияве, дип санала алам, – ди гном, һәм, Хеймдалль белән саубуллашып, шат күңелле алга китә.
Иртән иртүк, Мидгард еланы белән сугышканнан соң, аллалар иленә Тор кайта.
– Асгардта нинди яңалыклар бар? – дип сорый ул Хеймдалльдан. – Албастылар килмәдеме?
– Албастылар килмәде, Тор, – ди Хеймдалль, – әмма безгә бер гном килде, Альвис исемле, һәм синең кызың Трудның кулын сорады.
– Син көләсең миннән! – ди Ас, ярсудан кызарып. – Минем кызым ничек ниндидер кара эльфның хатыны булсын? Сиф беркайчан да моңа риза булмыячак!
– Юк, Тор, Альвис аны күндерә алган, – дип җавап бирә Зирәк Ас. – Ул аңа сүз биргән, һәм бүген кич гном кәләшен күрергә киләчәк.
– Бүген кич ул кәләшен күрергә киләчәк? – дип кабат сорый Тор һәм уйланып кала. – Һәм син аны бик зирәк дисеңме?
– Ул үзен дөньяда иң акыллы зат, дип саный, – ди Хеймдалль.
Яшен алласы көлеп куя.
– Ярый, бүген мин аны үзем Бифрёст янында каршы алырмын, – ди ул һәм тыныч кына сараена китә.
Сиф аңа кызын гномга димләгәнен сөйли. Ул бөтен фән-гыйлемнәрне белә һәм Один яки албасты Мимир кебек акыллы, ди.
– Аннан да яхшы кияү юк, Трудка ошамаса да, – дип тәмамлый ул сүзен.
– Мин синең белән бәхәсләшмим, – ди Тор. – Син Альвиска сүз бирдең инде, һәм аны бозып булмый.
Хатынына гномны каршы алырга җыенганы турында әйтмичә, куәтле Ас чыгып китә.
Свартальфхеймга яшен алласы кызына өйләнү турында хәбәр тараткач, Альвис, көчкә кич җитүен көтеп, кәләше янына ашыга. Күк йөзендә әле беренче йолдызлар кабынырга өлгерми, ул инде Бифрёст янында иде.
– Хеймдалль, Хеймдалль, күпердән менәргә булыш! – дип кычкыра ул.
Гномның тупас дорфалыгы Зирәк Асның күңелен ача иде. Һәм ул бу вакытта да аның үтенечен башкара. Ләкин Альвис аллалар иленә җиткәч, монда аны Тор көтеп тора иде.
– Исәнме, Альвис, – ди ул ягымлы итеп. – Әйт әле, кая барасың син?
– Мин синең кызыңа барам, Тор, – дип җавап бирә гном, Торны танып. – Сиф аны миңа кияүгә бирергә вәгъдә итте.
– Яхшы, мин хатыным белән риза, – ди яшен алласы. – Башта синең зирәклегеңне тикшереп карыйк.
Гном горурлыгыннан хәтта кабарып китә.
– Миннән теләсә нәрсә турында сорый аласың! – ди ул. – Мин синең бөтен сорауларыңа җавап бирермен.
– Ярый, алайса миңа Асгард һәм Мидгард, Ванахейм һәм Йотунхейм, ут патшалыгы, җир астындагы үлеләр иле, шулай ук җирдә яшәүче барлык кабиләләр һәм халыклар турында сөйләп бир, – дип таләп итә Тор.
Яшен алласының беренче соравына Альвис ике сәгатьтән артык җавап бирә, әмма төртелмичә сөйләп бирә.
– Күпне беләсең син, – дип мактый аны Тор. – Ә хәзер миңа җирдә яшәүче барлык җәнлекләр һәм кошлар һәм диңгез-елгаларда йөзүче барлык балыклар турында сөйлә.
Альвис куәтле Асның икенче соравына да җавап бирә, әмма ул сөйләп бетергәч, күк йөзе караңгыдан якты соры төскә керә.
– Син чыннан да зур акыл иясе, – ди яшен алласы, күз кырые белән көнчыгышка карап. – Сиңа күк йөзендәге йолдызларны саныйсы һәм аларның исемнәрен генә атыйсы кала, һәм без иртәгә үк сезнең туегызны үткәрәбез.
Бу сүзләрдән Альвисның башы әйләнә. Якынлашып килгән куркынычлык турында онытып, ул йолдызларны атый башлый, ләкин дүртенче өлешен дә санарга өлгерми, еракта Суль арбасына җигелгән атларның көчле кешнәве ишетелә. Кояшның беренче якты нуры күк йөзендә пәйда була һәм, гномга төшеп, кинәт аны ташка әверелдерә.
Шулай итеп, Тор, Сиф биргән вәгъдәне бозмыйча, кызын кирәкмәгән кияүдән коткара һәм хәйләкәрлек зирәклектән кайвакытта өстенрәк булуын исбат итә.
Бальдрның үлеме
Гасырлар үтә. Элеккечә дөнья белән Один идарә итә; элеккечә Асгардны һәм Митгардны албастылар һөҗүменнән куәтле яшен алласы саклый; элеккечә Идунның Асларга яшьлек һәм көч бирә торган тылсымлы кәрзине алмалар белән тулы иде. Аллаларның болай шат һәм бәхетле булганы юк иде әле.
Бервакыт сабыр һәм мәрхәмәтле Бальдрны начар төшләр интектерә башлый. Һаман ешрак ул шундый төш күрә: имеш якты аллалар иле белән хушлаша һәм караңгы Хель җир асты патшалыгына төшә. Һаман ешрак аның йөрәге якынлашып килгән үлемне сизә, һәм ул шат күңелледән – моңсуга, гамьсездән уйчанга әйләнә.
Шунда борчулы Один Йотунхеймга Мимир белән киңәшләшергә китә. Зирәк албастының җавабы куркыныч була.
– Әйе, Бальдр озакламый үләчәк, – ди ул. – Берни дә моны кисәтә алмый. Башка аллаларның да, аларның вакыты килеп җиткәч, үлемен берни кисәтә алмый. Һәркайсының үз язмышы. Один, моны хәтта син дә үзгәртә алмыйсың.
Мимирдан соң өлкән Ас норналарга бара, әмма алар да аны салкын караш белән каршы ала.
– Син улыңның тәкъдире турында кайгырасың, – ди Урд, – әмма шундый ук язмыш сине дә көткәнен белмисең. Игдрасиль агачы кәүсәсенең яртысы инде черегән, дөнья агачы калтырый, аның тормышы синеке белән бергә бетәчәк. Тешләр шыгырдаганын ишетәсеңме? Бу коточкыч аждаһа Нидгег. Ул Хель патшалыгында яши һәм астан аның тамырларын кимерә. Аның эше озак еллар дәвам итәчәк, ләкин кайчан да булса ул тәмамланачак.
– Без көн саен Игдрасильга аның яраларын дәвалар өчен изге Урд чишмәсеннән су сибәбез. Шулай итеп без куәтле агачның гомерен озайтабыз. Ләкин без аны коткара алмыйбыз, син дә Бальдрны коткара алмаган шикелле, – дип өсти Верданди.
– Тукта, Один, – ди Скульд, Асның башы иелгәнен күреп. – Тыңла мине! Бальдр Хельда мәңге булмыячак: ул караңгы патшалыкта гомергә калырга бик саф һәм гаепьсез. Моның белән күңелеңне тынычландыр. Башка әйбер әйтә алмыйм.
Шуннан соң Асгард өстендә болытлар куера башлый. Мимир һәм норналар әйткән сүзләр турында белгәч, Аслар күңел ачу мәҗлесләрен туктаталар. Алар яраткан нурлы алла язмышы өчен борчылалар, бары Фригг кына улын коткарып калырга өметләнә иде әле.
– Юк, ул үлми, – ди ул, – һәм Асгард белән Мидгардны, Нифльхейм белән Йотунхеймны, гномнар һәм эльфлар илен йөреп чыгып; һәрбер металлдан, һәрбер таштан, һәрбер үсемлектән, һәрбер җәнлектән, һәрбер коштан һәм балыктан алардан берсе дә Бальдрга зыян китермиячәк, дигән ант ала.
– Тынычланыгыз һәм кайгы-хәсрәтегезне онытыгыз, – ди ул Асларга, сәяхәтеннән кайтып. – Ул һәлак булмый, чөнки аны берни дә үтерә алмый.
Шатлыклы аллалар Фриггны данлыклыйлар. Бөек Один аның зирәклегенә гаҗәпләнә, ә Бальдр төшләре турында оныта һәм аллаларга аны сынап карарга куша.
Тегеләр аның соравын теләп кабул итәләр һәм яз алласы белән кырга чыгып, аңа ташлар ыргыта башлыйлар, уктан аталар, сөңгеләр белән кадыйлар һәм кылычлар белән сугалар.
Бальдр моңа карата көлә генә: агач та, ташлар да, тимер дә биргән антларын бозмыйлар, хәтта тиресен дә тырнамыйлар.
– Сиңа башка куркырга кирәк түгел, энекәш, – ди аңа Хеймдалль. – Бу көннән башлап син теләсә кайсы дошман белән сугыша аласың.
– Минем беркем белән дә сугышасым килми, – дип көлеп җибәрә Бальдр, – әмма мин сезнең белән Асгардта калуыма шат. Монда шундый якты һәм күңелле, мин җир астына, үлеләр янына китмим.
Моны күреп һәм ишетеп, Локиның ачуы килә. Ул инде күптән мәрхәмәтле яз алласына көнләшә иде. Ә хәзер теге зәгыйфьсезле булгач, аның ачуы тагын да көчәя.
“Сез иртә шатланасыз, Мимир һәм норналар ялгышмас”, дип уйлый ул, һәм, карт карчыкка әйләнеп, Фриггка китә.
– Беләсеңме, бөек алиһә, синең улларың ни эшләгәнен? – ди ул аңа. – Аларның ни өчендер Бальдрга ачулары килгән һәм алар аны ташлар, уклар, сөңгеләр һәм кылычлар белән үтермәкче булалар.
– Курыкма, әби, – дип көлеп җибәрә Фригг, карчыктан Асгардка ничек кергәнен сорарга онытып. – Бальдр зәгыйфьсез. Бернинди металл, агач һәм таш аны яралый алмый. Юкса алар миңа биргән антларын бозарлар иде.
– Дөрестән дә шулай микән? – ди карчык. – Дөньядагы барлык агач һәм куактан алдыңмы син яз алласына тимәскә, дигән ант?
Зирәк алиһә уйга кала.
– Мидгардның төньягында, Норвегия урманнарында кечкенә генә үсемлекнең яшел ботагын күрдем. Кешеләр аны “чыпчык җилеме” дип йөртә. – Ул ботак әле шундый яшь иде, бернәрсә дә аңламый иде. Мин аның белән сөйләшеп тормадым. Соңрак, ул үскәч, мин аннан да минем улымны харап итмәскә сорыйм.
Хәйләкәр алла шатлыгыннан чак кына кычкырмыйча кала. Одинның сараеннан тиз генә китеп, ул хатын-кыз күлмәген сала, аякларына канатлы сандаллар кия һәм Норвегиягә җилдерә. Ул вакытка инде чыпчык җилеме кулдан озынрак үскән була. Локи аны өзеп алып, аннан ук ясый һәм Асгардка кайта.
Аллалар әле һаман кырда Бальдрның зәгыйфьсезлеген сыныйлар иде. Бары тик сукыр Ход кына, абыйларыннан читтә, аларның ни эшләгәнен тыңлап, күңелсезләнеп басып тора иде.
– Нигә әле син яз алласына атмыйча торасың? – ди аңа Локи.
– Ник син миннән көләсең? Син бит минем сукыр икәнемне беләсең! – дип җавап бирә Ход.
– Бу сиңа калган Аслар шикелле яхшы сугышчы булырга комачауламый! – дип каршы килә Локи. – Алардан калышма, син дә атып җибәр. Менә, ал, – ди ул, сукырга чыпчык җилеменнән ясалган ук һәм җәя биреп, – ә мин сине Бальдрга таба борам.
Ход, Локиның явыз ниятен белмичә, җәягә ук куеп, алга таба атып җибәрә. Шул ук вакытта Бальдр кычкырып җибәрә һәм һәлак булып җиргә егыла. Ходның угы аның йөрәгенә үтеп керә.
Аслар бик кайгыралар, ә Локи куркудан калтырый башлый: ул Ход аны фаш итәчәк, дип курка. Ләкин теге өлгерми. Вали, ярсып, үзенең сукыр абыйсына ташлана һәм аны үтерә, кем аңа бу коралны биргәнен дә сорамыйча. Мәкерле Ас монда да җәзадан котыла.
Бальдрның җеназасына барлык Аслар һәм Ваннар, валькирияләр һәм эльфлар гына түгел, шулай ук күп кенә Йотунхейм албастылары дә килә. Хәтта аларга да, аяусыз Имир токымнарына һәм Асгард белән Мидгардның явыз дошманнарына да гомерендә беркемгә явызлык китермәгән зат кызганыч иде. Әмма аның өчен бигрәк тә Один белән Фригг кайгыралар иде.
Зур Гринггорни корабында җирләү учагы куелган иде. Учакка яз алласы һәм аның кайгыга чыдый алмаган һәм шул ук көнне үлгән хатыны Нана мәетләрен куялар. Аннары анда Бальдрның байларча бизәлгән айгырын да кертәләр. Ә Один улының бармагына Драупнир йөзеген кидерә һәм колагына берничә сүз пышылдый. Бу сүзләрне беркем ишетми, мөгаен, юаныч сүзләре булгандыр: норна Скульд Одинга юкка гына Бальдр үлеләр патшалыгында мәңге булмый, ди. Учакны яндырып җибәрергә һәм корабны суга төшерергә генә кала, әмма ул шундый авыр була, хәтта Тор да аны урыныннан кузгата алмый.
Моны күреп, бу тирәдә басып торган бер албасты болай ди:
– Бездә, Йотунхейм урманнарында хатын-кыз албасты Гироккин яши. Аның көче безнең илнең йөз көчле ирләрнекенә тиң. Аны монда чакырыгыз, ул сезгә булышыр.
Аллалар аның киңәшен кабул итә, һәм Гироккин алар чакыруына Асгардка бик зур соры бүрегә атланып килә.
Аны күрү белән, Тор чүкечен күтәрә, ләкин Один аны туктата.
– Әҗәл барысын килештерә, – ди ул. – Нигә сиңа булышырга теләүчене үтерергә?
– Йотунхеймда яшәүче берәүдән дә ярдәм сорамыячакмын, – ди яшен алласы, ләкин башка бәхәсләшми һәм Мйольнирны яшереп куя.
Гринггорни корабының борыныннан тотып, албасты хатын аны җиңел генә диңгезгә сөйрәп төшерә. Аслар учак кабызалар, һәм дөрләп янган кораб, җил белән дулкыннар буйлап йөзеп китә.
– Ә хәзер тыңлагыз мине, Аслар, – ди Фригг, күз яшьләрен сөртеп. – Кем Хельга барып, Бальдр өчен йолым түләргә батырчылык итсә, шул миннән теләсә нәрсә сорый ала. Бәлки Локиның кызы алтын яисә башка кыйммәтле әйберләр өчен минем улымны җибәрергә риза булыр.
– Мин барам, – ди Одинның кече улы Гермод. Аңа унсигез генә тулган иде әле. – Сезнең берәрегез миңа атын гына биреп торса иде.
– Минем Слейпнирны ал, – ди Один. Анда син Хельга тизрәк барып җитәрсең һәм безгә Бальдрдан хәбәрләр алып килерсең. Сиңа ашыгырга кирәк: шәүләләр теләсә кемнән тизрәк йөри.
Тугыз көн һәм төн ял итмичә Гермод җир асты юллары һәм Свартальфхейм тау куышлары буйлап чаба. Ниһаять Гиоль елгасына барып җитә. Бу елга аша нечкә алтын күпер салынган. Анда Хельның тугры хезмәтчесе хатын-кыз албасты Модгуд сакта тора.
– Кем син, егет? – дип сорый ул Гермодтан, теге Гиольның икенче ярына чыккач. – Кичә алтын күпер аша биш йөз сугышчы үтте, ләкин ул, син монда басып торган белән чагыштырганда, азрак тетрәнә иде. Һәм беркемдә дә үлеләр илендә минем мондый алсу битләр күргәнем юк.
– Әйе, Модгуд, – дип җавап бирә Гермод, – мин шәүлә түгел, ә аллалар илчесе һәм Хельга минем абыем Бальдр өчен йолым тәкъдим итәргә барам.
– Ике көн элек Бальдр минем яннан үтеп китте, батыр егет, – ди албасты хатын, – аны күрәсең килсә, төньякка бар. Анда, Нифльхейм астында безнең патшабикәбезнең сарае тора. Ләкин сак бул: кире ул сине җибәрмәс.
Гермод, җавап бирмичә, Модгуд күрсәткән якка таба чабып китә, һәм унынчы көн ахырына бөтен яктан тимер рәшәткә белән уратып алынган зур сарай күрә.
Егет аттан төшә, сигез аяклы айгырында ызманы кысыбрак бәйли, аннары яңадан атка утыра һәм тезгеннәрне тарта. Слейпнир кош кебек һавага күтәрелә һәм рәшәткә аша җайлы гына сикереп, Локи өлкән кызы сараеның ишек төбенә төшә.
Аллалар Хельны үлеләр шәүләсе белән хакимлек итәргә җибәргәнгә күп гасырлар үтә. Бу вакыт эчендә ул шундый зур һәм көчлегә әйләнә, хәтта Гермодның, аны күргәч, куркуыннан йөрәге кысыла. Хельның уң ягында, мактаулы урында – Бальдр, аның кырында – Нана һәм Ход, ә сул ягында Грунгнир, Гейрод һәм башка албасты князьләре утыра иде.
– Исемең ничек синең, куркусыз егет, монда вакытыннан алда ничек килдең? – дип сорый Хель явыз итеп. – Әллә моннан кире кайтып булмаганны белмисеңме?
– Мин Гермод, Одинның кече улы һәм Бальдрның энесе, – дип җавап бирә егет, куркуын яшереп. – Аслар мине сиңа яз алласын җибәрүен сорарга, дип җибәрделәр. Алар аның өчен теләсә нинди йолым бирергә әзер.
Хель көлеп җибәрә, әмма Гермод тагын да ныграк курка башлый.
– Миндә алтын Асгардка караганда күбрәк, – ди ул, – ә тагын нинди йолым тәкъдим итә алалар миңа Аслар? Юк, егет, миңа берни дә кирәкми. Мин, аллалар уйлаган кебек, андый усал түгел. Дөньяны йөреп чыксыннар. Әгәр бөтен нәрсә Бальдр буйлап елаганын күрсәләр, әгәр чыннан да аны бөтенесе ярата икән, шунда бу хәбәр белән минем янга кил, һәм мин сиңа абыеңны бирермен. Әлегә ул монда калачак. Өеңә кайт – син моннан беренче китүче.
– Тукта, Гермод, – ди Бальдр, егетнең китәргә җыенганын күреп. – Миңа Один биргән Драупнир йөзеген ал. Әтигә кире бир. Ул син мине күргәнгә исбат булачак.
– Ә миннән Фриггка бу яулыкны бир, – ди Нана, башыннан салып һәм Гермодка биреп. – Сау бул, бәлки без тиз генә күрешмәбез әле.
– Һәм Асларга Бальдрның үлемендә мин гаепле түгел икәнемне әйт, – ди Ход. – Озакламый үтерүче дөресен әйтәчәк.
Гермодтан Хель шарты турында белгәч, аллалар дөньяны йөреп чыгу өчен төрле якларга таралалар. Һәм ераграк барган саен, алар ныграк сөенә, чөнки аларга очраган барлык тере һәм тере булмаган әйбер Бальдр буенча елый. Гномнар һәм эльфлар, кешеләр һәм албастылар, урманда җәнлекләр һәм күктә кошлар елый. Хәтта судагы балыклар да елый. Чәчәкләр елый, хуш исле чыкларын җиргә төшереп, агачлар елый, ботакларыннан сумала яки су тамчылары төшеп, металлар һәм ташлар елый, дымлы томан белән капланып, салкын һәм юеш җир елый, яз алласының җылы сулышы булмагач.
Бер Локи гына еламый. Асларны алдап һәм Бальдрны ничек кенә мәңгегә Хельда калдырырга микән, дип уйлый. Канәгать Аслар Асгардка кайтканда, алар Йотунхеймның бер тау куышында албасты хатын күрәләр. Ул аларны көләч йөз белән каршы ала.
– Ничек, син Бальдр өчен еламыйсыңмени? – дип шаккатып сорыйлар Аслар.
– Нигә еларга? – дип көлеп җибәрә албасты хатын. Минем исемем Токк. Беләсез, яхшылык өчен яманлык белән түлиләр. Бальдр Хельда калсын. Ул миңа кирәк түгел.
Яшен алласы аннары Токкны үтерергә дип аны озак эзли, әмма тапмый. Бу албасты хатынның Локи булганы башына килми.
Менә ни өчен Бальдр һаман Хельда яши.
Торның аллалар сый мәҗлесенә казан табуы
Один – дөнья белән, Нйодр – җилләр белән, ә Тор давыллы болытлар белән хакимлек иткән кебек, куәтле алла Эгир һәм аның хатыны алиһә Ран диңгез киңлекләре һәм тирәнлекләре белән идарә итәләр. Алар Аслар нәселеннән түгел һәм Асгардта яшәми, ләкин шулай ук дөнья диңгезен мәңгелек боз белән капларга теләүче Гримтурсеннарга каршы туктаусыз көрәшәләр. Һәм бу сугышта аларга яшен алласы еш булыша.
Мидгардтан көньякка бер утрауда Эгирның бик матур сарае бар. Аның астында – мәгарә, анда батып үлгән кешеләрнең мәетләре ята. Аларны анда, көн саен диңгезгә үзенең зур ятьмәсен ыргытып, алиһә Ран җыя.
Эгир яз алласын ярата иде, аның килүе боз албастыларын төньякка чигенергә мәҗбүр итә торган була. Бальдр үлеменнән соң бер ел үткәч, Эгир аңа карата бай сый мәҗлесе үткәрә. Анда ул Асларны гына түгел, якты эльфларны да чакыра.
Кунаклар шундый күп җыела, диңгез алласының сырасы җитми, ә ашарга әле җитәрлек була. Моны күреп, Тюр Тор колагына пышылдый:
– Без Эгирга булышырга тиеш һәм безгә зуррак казан табарга кирәк. Аның минем абзый Гимирда барлыгын беләм. Аның тирәнлеге бер чакрым, әмма Гимирдан аны сорау авыр булачак.
– Ярый, киттек! – дип җавап бирә Тор. – Менә күрерсең, иртәгә иртән казан монда булыр.
Беркемгә берни әйтмичә, аллалар Эгир сараеннан тыныч кына чыгып, Тор арбасына утыралар һәм бер сәгатьтән соң төньякка, Гимир мәгарәсе янына барып та җитәләр. Албасты бу вакытта балык тота торган була, һәм Асларны әнисе каршы ала. Ул Тюрның әбисе була.
– Юкка килдең син монда тагын, Тор, – ди ул, асны күреп. – Минем улым һаман синең белән ничек Мидгард еланын тотканын оныта алмый һәм синнән үч алырга тели.
– Без, әби, Гимирдан аның казанын сорарга килдек, – ди Тюр, – Эгир мәҗлесендә сыра ясарга.
– Бирмәс ул аны сезгә, – ди теге, башын селкеп. – Беләсез бит, Гимир белән Эгир – явыз дошманнар. Ярый, мин аны ризалаштырып карармын, ә сез, ул кергәч, аның күзенә күренми торыгыз.
Кичкә таба урамда авыр адым тавышлары ишетелә башлый, һәм мәгарәгә Гимир килеп керә. Мыегыннан һәм сакалыннан аның зур боз сөңгеләре асылынып тора, һәм шуңа ул тагын да куркынычрак күренә. Таш колонналар артына качкан Тор белән Тюрны күрмичә калып, албасты эскәмиягә утыра һәм әнисенә ашарга әзерләргә куша.
– Бездә бүген сөенеч, Гимир, – ди ул, – безгә кунакка оныгым килде, батыр Тюр, аның белән Тор. Әнә алар колонна артында тора.
– Ничек, Тор тагын монда мени? – дип акыра Гримтурсен һәм аларга таба шундый рәхимсез карый, хәтта аларны каплап торган колонна Гимир карашыннан кисәкләргә таркала. – Тагын Мидгард еланын тотарга барырга тели мәллә ул?
– Юк, Гимир, – дип җавап бирә Тор. – Без синнән Эгир сый мәҗлесе өчен казан сорарга дип килдек.
Гримтурсен күзләрендә ялкын кабынып китә, әмма ул Тор аңа сукканын исенә төшереп, болай ди:
– Ярый, мин сезгә казанны бирермен, әгәр минем өч шартымны үтәсәгез: бер утыруда миннән күбрәк ашагыз, минем хрусталь кубокны ватыгыз һәм мәгарәдән казанны үз җилкәләрегездә алып чыгыгыз.
– Беренче шарт миңа иң яраклысы, – ди Тор. – Күптән тамагым ачты. Нәрсә ашарга бар синдә?
Гимир әмере белән анасы тулаем кыздырылган өч үгез алып килә.
– Аша, Тор, – ди албасты, бер үгезне кабып.
Ул Ас аның артыннан җитешә алмас, дип уйлый иде һәм итне ашыкмыйча гына чәйни иде. Ләкин ачыккан алла Гримтурсенның бер үгезне ашавын көтеп тормый, ә Тюрга бер кисәк тә калдырмыйча, үзе калган ике үгезне ашап бетерә.
– Хәзер Тюрны ашатырга кирәк, Гимир, – ди ул, – тагын итең юкмы?
– Син болай да әни пешергән бөтен әйберне ашап бетердең, – ди албасты. – Беренче шарт үтәлде, хәзер минем кубокны ватып кара.