Савыт бик озын булса да, ул Торга бик зур тоелмый. Ас бар көченә суны эчәргә керешә. Ниһаять, ул ял итәргә туктый һәм шакката: савыттагы су кимемәгән диярлек.
– Икенче эчүгә бик күп калдыргансың, – ди Утгардалоки. – Бу юлы яхшырак тырыш.
Тор тагын эчәргә тотына һәм тыны беткәнче дәвам итә. Әмма бу юлы су беренче тапкырга караганда да азрак кими.
– Начар эчәсең син, – ди Утгардалоки.
– Хәзер безнең арада дан казану өчен, сиңа осталыгыңны башка нәрсәдә күрсәтергә кирәк булыр.
Ярсыган Тор өченче тапкыр эчәргә тотына. Ул шулай озак эчә, хәтта аның күз алдында әллә нәрсәләр күренә башлый. Әмма суны эчеп бетерә алмаса да, савытта су бик күп калмаган була.
– Җитәр, – ди Утгардалоки. – Син үзең дә күрәсең, бездә Асгардта кебек эчмиләр. Әйт әле, тагын нәрсәләр эшли беләсең?
– Мин сезгә үземнең көчемне күрсәтә алам, – ди Тор.
– Рәхим ит, – ди Утгардалоки. – Монда көчен сынап карарга теләүче яшьләр минем песине күтәреп карыйлар. Әлбәттә бу күңел ачу өлкәннәр өчен түгел. Ләкин синең ничек эчкәнеңе күргәч, син моны башкара алмассың, дип уйлыйм.
Шул минутта залга зур соры песи керә. Тор аны ике куллап күтәрмәкче була, ләкин ничек кенә тырышса да, песи урыныннан да кузгалмый, бары тик бер аягы гына күтәрелә.
– Мин шулай уйлаган идем аны, – дип көлеп җибәрә Утгардалоки. – Аңлашыла ки: песи зур, ә Тор кечкенә. Ничек күтәрсен ул шундый җәнлекне!
– Бәлки мин кечкенәдер дә, – дип кычкыра Тор ярсып, – ләкин мин сезнең буегызга карамастан, теләсә кем белән көрәшергә әзер.
– Безнең белән көрәшер алдыннан, – ди Утгардалоки, – мин сиңа башта көчеңне Элли исемле минем карт дая белән сынарга киңәш итәм. Әгәр син аны җиңсәң, мин сине андый ук көчсез түгел икәнлегеңне таныйм. Әгәр ул сине җиңсә, сиңа ир-атлар белән көрәшү турында уйларга да түгел.
Шуннан соң ул каты тавыш белән:
– Элли! Элли! – дип кычкыра.
Аның чакыруына залга какшаган һәм җыерчыкланып беткән карчык керә һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
– Минем кунагым белән көрәшүеңне телим, – дип җавап бирә Утгардалоки. – Ул көче белән мактана, сине җиңәр микән, шуны беләсе килә.
Тор Эллины тотып ала да аны екмакчы була. Ләкин теге егылмый, ә Торны шундый каты кыса, хәтта Асның тыны кысыла. Тор ныграк тырышкан саен, карчыкның көче арта. Кинәт ул Торга аяк чала, һәм моны көтмәгән Ас бер тезенә егыла.
Утгардалоки гаҗәпләнгән шикелле була, ләкин ул моны сиздерми һәм Торга болай ди:
– Үзең дә күрәсең, сиңа безнең белән көч сынарга мәгънәсе юк. Син минем замокта кала алмыйсың. Ләкин мин кунакчыл хуҗа һәм сезне ач килеш җибәрә алмыйм. Шуңа күрә сезне табынга чакырам.
Утгардалоки кунакларын бик яхшы сыйлый, ә аштан соң үзе аларны озата бара. Алар замоктан чыккач, болай дип сорый:
– Сәяхәтең белән канәгатьме, бездә ошадымы, Тор?
– Миңа сездә ошады, – ди Тор, – әмма сезнең илдә булу миңа канәгатьлек китерде, дип әйтә алмыйм. Минем бер сәяхәтемнең дә болай данлыксыз тәмамланганы юк иде әле.
– Ә мин синең мондый куәтле икәнеңне белмәгән идем, – ди Утгардалоки елмаеп. – Белгән булсам, замогыма кертмәс идем! Хәзер инде, сез аннан чыккач, мин сиңа серемне ача алам. Сезне алдадылар. Сезгә урманда очраган албасты Скримир – ул мин идем. Син минем сумкамны ача алмадың, чөнки аның биштәрләре тимер белән беркетелгән иде. Ә син миңа чүкеч белән сукканда, мин кыя таш кисәге белән капландым. Бәлки син синем замогымда өч чокырлы зур таш искәрткәнсеңдер. Ул синең сугудан калган эзләр. Локи бик тиз ашады, әмма аның ярышташы Логи – ут иде. Үзең беләсең, утны туйдырып булмый. Тиальфи – бик яхшы йөгерүче, ләкин ул Гугины узалмады, чөнки ул – уй. Уйдан да тизрәк йөгерүче юк. Син су эчкән савытның икенче ягы дөнья диңгезе белән тоташкан иде. Әлбәттә аны эчеп бетереп булмый. Ләкин син шундый күп суын эчтең, хәтта ул су чигенеше булган кебек саегып калды. Син песине түгел, ә Мидгард еланын күтәрдең. Ул бөтен дөньяны әйләндереп алган. Син аны шундый өскә күтәрдең, ул борыны һәм койрык очы белән генә җиргә кагыла иде. Иң авыр сынауны син карчык Элли белән көрәшкәндә үтәдең. Элли ул – картлык. Үзең беләсең, ул теләсә кайсы кешене ега, син бары бер тезгә генә егылдың. Хәзер, Тор, мин үзем синең көчеңдә инандым һәм сине бар күңелемнәм башка беркайчан да күрмәскә, дип өметләнәм. Сау бул!
Тор ярсуыннан чүкечен ала, әмма Утгардалоки кинәт юкка чыга. Аның белән замогы да юкка чыга. Аның урынында тигез, яшел чирәм белән капланган басу гына кала.
Шулай итеп Торның Утгард илендә маҗаралары тәмам була.
Торның Грунгнир белән көрәше
Тылсымлы Утгард патшалыгыннан кайткач, яшен алласы шунда ук көнчыгышка үзенең мәңгелек дошманнары – албастылар белән сугышырга китеп бара.
Тор юк чакта, Один, дөньяда нинди яңалыклар барлыгын белергә дип, Слейпнирга атланып, сәяхәткә барып кайтырга тели. Башта аллалар атасы җирне йөреп чыга һәм анда барысы да тыныч кына барганын күреп, үзенең сигез аяклы атын көнчыгышка юнәлтә. Болыттан болытка сикереп, Слейпнир Йотунхеймга тиз барып җитә һәм Ташлы Таулардан, рәхимсез һәм куәтле албасты Грунгнир биләмәләреннән чабып китә. Бу вакытта Грунгнир замогыннан чыккан була һәм югарыда канатлы алтын башлык кигән җайдакны күреп, шаккатудан күзләрен шар ача.
– Атың яхшы синең! – дип кычкыра ул. – Аны уза алган чабышкы атлар күп түгелдер, булса кирәк.
Один атның тезгеннәрен тарта, һәм Слейпнир, барлык сигез аяклары белән бер болытта тукталып кала.
– Минем Слейпнирны уза ала торган ат дөньяда юк, – дип горур җавап бирә карт Ас, – Асгардта да, Мидгардта да, Йотунхеймда да.
– Син мактанасың! – каршы килә албасты ачулы итеп. – Минем атым Гульфакси, сигез аяклы булмаса да, синең атыңны узачак!
– Алай булса, ярышырбыз, – ди Один. – Миңа өйгә исән-сау кайтмаска, әгәр синең атың минекен куып җитсә дә.
– Хәзер кирәгеңне бирәм, мактанчык карт! – дип кычкырып җибәрә Грунгнир, тагын да ачуланып.
Ул ат абзарына йөгерә, аннан кара куәтле атын алып чыга һәм, ияргә менеп атланып, Одинга юнәлә. Один аны якынрак китертә, аннары Слейпнирны борып, кире көнбатышка чаптырып китә. Ул албастыны артта калдырам дип уйлый, ләкин Грунгнир атын юкка гына мактамаган икән. Гульфакси, Слейпнир кебек, һавада җиңел сикереп йөри. Үзенең сигез аяклы ярышташын куып җитә алмаса да, тизлек буенча аннан калышмый иде. Җайдаклар озакламый Йотунхеймнан ерак китәләр, өермәдәй диңгез өстеннән, аннары Мидгардтан чаптырып үтәләр һәм сизелмәслек кенә Асгардка килеп җитәләр. Чабыш белән мавыгып, һәм ачудан күзләре томаланган баһадир, юлны белештермичә чаба. Один сараена килеп җиткәч кенә һәм аны уратып алган Асларны күргәч кенә һушына килә. Грунгнир көчле һәм батыр иде, әмма ул каушап кала, чөнки белә иде: Аслар Торны чакырырга мөмкин. Аның каушаганын сизеп, Один көлеп җибәрә.
– Курыкма, Грунгнир, – ди ул. – Уз әйдә, кунак бул. Ачыккансыңдыр мондый чабыштан соң. Синең атыңа да ял итәргә комачауламас.
Грунгнир атыннан төшә, масаеп залга керә – ул бит аллаларның сый мәҗлесенә чакырган бердәнбер албасты була. Аслар аны Торның урынына өстәл артына утырталар һәм алдына ике зур савытлы исерткеч бал куялар. Бу савытлар яшен алласыныкы иде. Тор шикелле эчүче булмаганга, Грунгнирның аларга көче җитми. Үзенең зурлыгына һәм тазалыгына карамастан, баһадир озакламый исерә һәм мактана башлый.
– Дөньяда миннән дә көчле зат юк! – ди ул. – Сезнең атаклы Торыгыз минем янда кәрлә генә. Мин сезне ансат кына кырып бетерә алам.
– Тынычлан, Грунгнир, – рәхимле генә әйтә Один. – Син безнең кунак, һәм без синең белән сугышырга җыенмыйбыз.
– Дәшмә! – дип кычкыра аяусыз албасты. – Шактый хакимлек иттегез дөньяда – хәзер минем чират, ә сез үлемгә әзерләнегез!
Ул ачуда шундый куркыныч иде, Аслар, аның янында утырудан куркып, бер-бер артлы залның икенче ягына күчәләр. Бер Фрейя гына батырлык белән баһадир янына килеп, аның савытларына тагын бал сала. Грунгнир аларны эчеп бетерә дә тагын да ныграк исерә.
– Мин Вальгалланы Йотунхеймга күчерәм, – ди ул теле бәйләнеп. – Фрейя һәм Сиф минем белән барачак һәм минем колларым булачак. Ә калган Асларны Асгард белән мин дөнья диңгезендә батырам, ләкин башта мин сезнең бөтен балыгызны эчеп бетерәм.
Һәм ул Фрейяга тагын бал тутырырга савытларын суза.
Аның мактануына башка чыдый алмыйча, Аслар барысы бергә Торның исемен әйтәләр. Шунда ук тимер арбаның гөрелдәве ишетелә башлый, һәм залда кулына чүкеч тоткан яшен алласы күренә. Грунгнирны өстәл артында күреп, Тор катып кала. Ул, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәне күздән кичерә, аннары Грунгнирга күз сала һәм ачудан тешләрен шыгырдата башлый.
– Ничек! – дип кычкыра ул. – Мин аллаларның һәм кешеләрнең явыз һәм рәхимсез дошманнары – албастылар белән сугышып йөргәндә, сез шуларның берсен минем урынга утыртасыз һәм бергә эчәсез?! Кем кертте аны Асгардка? Кем аңа Вальгаллага керергә рөхсәт итте? Фрейя, ничек сиңа оят түгел, аллалар бәйрәмендә безне сыйлаган кебек мәкерле Гримтурсенны сыйларга?!
– Аслар уңайсызланып берни дә дәшмиләр, ә Грунгнир, яшен алласын күргәч айнып, болай дип җавап бирә:
– Мине монда Один үзе чакырды. Ул мине сыйлый һәм мин аның сагы астында.
– Сине кем генә чакырса да, бу сый өчен син моннан чыкканчы түлиячәксең! – дип каршы килә Тор, чүкечен югары күтәреп.
– Хәзер күрәм, нинди юләр булганмын монда коралсыз килеп, – кырыс итеп әйтеп куя Грунгнир. – Әйт әле, Тор өчен гаҗиз затны үтерү намуслы буламы? Минем белән ватанымда, Ташлы Тауларда көрәшергә риза булсаң, күбрәк батырлык күрсәтер идең.
Гримтурсеннардан әле беркемнең дә Торны көрәшкә чакырганы юк иде. Ас көрәштән баш тарта алмый. Дан аның өчен иң кыйммәтле нәрсә иде. Тор акрын гына чүкечен төшерә.
– Ярый, Грунгнир, мин синең чакыруыңы кабул итәм, – ди ул. Өч көннән соң төгәл төш вакытында мин сиңа, Ташлы Тауларыңа киләм. Ә хәзер өеңә кайт. Болай җиңел генә котылмас идең, әмма бүген миңа сөенеч: Ярнсакса миңа малай тудырды. Мин аңа Магни дип исем куштым.
Башка бер сүз дә әйтмичә, Грунгнир чыгып китә, һәм, атына утырып, кире кайтып китә.
Торны ярышка чакыру хәбәре Йотунхеймда тиз тарала һәм албастылар арасында зур борчылу тудыра. Грунгнир көчле баһадир иде, аның башы –граниттан, ә күкрәгендә (юкка гына Ташлы Тауларда яшәми) таш йөрәк тибә иде. Ләкин Гримтурсеннар барыбер куркалар иде, ул Торга һәм аның чүкеченә каршы тора алмас, дип. Шунда алар Гримтурсенга Мйольнирның сугуларына да каршы тора алган калкан ясарга булалар. Өч йөз албасты эшкә тотыналар, һәм өченче көннең иртәсенә калкан әзер була. Ул иң калын имән кәүсәләреннән ясалган, ә өстән шомартылган ике зур крестьян йорты хәтле гранит кисәкләре белән капланган иде. Шул вакытта калган албастылар кызыл балчыктан Моккуркальфи баһадирын ясыйлар. Ул Грунгнирга Тор белән көрәштә булышырга тиеш була. Гримтурсеннар аңа да таш йөрәк ясамакчы булалар, әмма моңа аларның вакытлары җитми һәм алар Моккуркальфи күкрәгенә бия йөрәге салып куялар.
Менә килешенгән вакыт килеп җитә. Грунгнир кыяларны вата торган чакматашлы күсәк һәм аңа ясалган калкан белән коралланып, үзенең кызыл балчыктан эшләнгән ярдәмчесе белән көрәш урынына китә.
Шул вакытта куркуны белми торган һәм җиңүендә шикләнмәгән Тор, Тиальфины үзе белән алып, арбасында Ташлы Тауларга җилдерә иде. Алар инде диңгезне узган була, шул вакытта Тиальфи Тордан бер минутка гына туктап торырга сорый.
– Без бик иртә барып җитәчәкбез, хуҗа, – ди ул. Монда көтеп тор әле, ә мин анда йөгереп килим, хәйләкәр Гримтурсеннар безгә берәр тозак кормый микән.
– Ярый, бар, – дип ризалаша Тор. – Мин синең артыңнан барам.
Тиальфи бар көче белән Ташлы Тауларга йөгерә. Анда килеп җиткәч, калкан тоткан Грунгнирны күрә. Ул игътибар белән күккә карап дошманын көтә иде.
“Калканы яхшы, – дип уйлап куя егет. – Ул Мйольнирның беренче сугуына чыдар, булса кирәк. Кем белә, Тор икенче тапкыр сугарга өлгерерме. Ярый, хәзер мин аны хәйләлим”.
– Әй, Грунгнир! – дип кычкыра ул. – Сак бул, юкса бәладән котылмассың: син Торны өстән көтәсең, ә ул ерактан ук синең калканыңы күреп алды һәм сиңа астан һөҗүм итәр өчен, җир астына төште.
Моны ишетү белән, Грунгнир, ашыгып, калканын җиргә ташлый, аның өстенә баса, һәм, чакматашлы күсәген алып, аны өскә күтәрә. Шул вакытта яшен яшьни, бик каты күк күкри, һәм күктә Торның арбасы күренә. Дошманын күреп, куәтле Ас аңа ерактан ук чүкечен ыргыта. Әмма албасты дә аңа Торга куркыныч коралын ыргытырга өлгерә. Грунгнирның чакматашлы күсәге һавада Мйольнир белән бәрелешә һәм челпәрәмә ватыла. Аның ярчыклары төрле якка еракка таралалар, һәм аның берсе Торның маңгаена килеп кадала. Аңын югалтып Ас арбасыннан нәкъ баһадирның аяклары алдына егыла. Ләкин Грунгнир җиңүенә сөенергә өлгерми: албастының күсәген ватып, Мйольнир Ташлы Таулар хөкемдарының гранит башына шундый каты китереп бәрә, аны урталайга ярып ташлый. Һәм Гримтурсен дошманының гүдәсенә килеп төшә, муенын тезе белән кысып.
Шул вакытта Торның тугрылыклы хезмәтчесе, кулына кылыч тотып, Моккуркальфига ташлана. Аларның көрәше озак дәвам итми. Бия йөрәкле кызыл балчыктан ясалган баһадир, Торны күрү белән, усак яфрагыдай калтырап, Тиальфиның ике-өч сугуыннан кисәкләргә чәчелә. Аның егылуыннан чыккан тавыш бөтен дөньяга ишетелә һәм Йотунхеймның халыгын шундый куркыта, хәтта алар өйләренә кереп качалар һәм көне буе аннан чыкмыйлар.
– Дошманы белән төгәлләгәч, Тиальфи хуҗасына ярдәмгә ашыга һәм Грунгнирның аягын Торның муеныннан алмакчы була, ләкин ул бик нык авыр булганга, урыныннан кузгата алмый. Батыр егет югалып калмый. Ул Торның арбасына сикереп менеп, Асгардка китә һәм аннан Одинны һәм башка аллаларны алып килә. Аслар бергәләп албастының аягын күтәрмәкче булалар, әмма алар да булдыра алмый.
Аллаларның коты алына: алар Тор һәлак булган, дип уйлый. Хәтта Один да аптырап кала, өлкән улын ничек коткарырга белмичә.
Кинәт Аслар артында кемнеңдер авыр адымнары ишетелә. Алар әйләнеп карый һәм күрә: боларга таба ниндидер озын буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзле һәм зур зәңгәр күзле батыр килә.
– Әйтегезче, миңа әтине ничек табарга микән? – дип сорый ул аллалардан.
– Кем соң синең әтиең? – дип сорый Один.
– Минем әти – күк күкрәү алласы! –дип горурланып җавап бирә батыр. – Мин аның улы Магни. Өч көн элек мин тудым, ә бүген иртән аның албасты Грунгнир белән сугышачагын ишеттем һәм аңа ярдәм итәргә барам.
Хәйранга калган аллалар бер-берсенә каранып алалар.
– Грунгнир инде үлде, – ди Тюр, – ә синең әтиең аның астында аңсыз ята, һәм без аны чыгара алмыйбыз.
– Сез аны чыгара алмыйсыз? – көлеп җибәрә Магни. – Җип-җиңел бит ул.
Шулай итеп ул иелә, Грунгнирның аягын ала һәм аны Торның муеныннан каурыйны күтәргән шикелле алып ташлый.
– Тор шунда ук тын алып, күзләрен ача.
– Исәнме, әти, – ди Магни, атасына торырга булышып. – Кызганыч, мин соңга калдым! Бер сәгатькә иртәрәк килгән булсам, мин бу албастыны бер сугуда үтерер идем.
– Батыр егет! – ди Тор, улын кочаклап. – Син бүләксез калмассың. Мин сиңа Гуль-Ааксины – Грунгнирның кара айгырын бүләк итәм. Ул хәтта Слейпнирдан калышмый.
– Хатын-кыз албастының улына мондый сылу ат бирү яхшы түгел! – дип мыгырдап куя Один.
– Ә албасты белән бер өстәл артында утырып эчү яхшыракмы? – дип сорый Тор.
Аллалар яраланган Торны арбасына утыртып, кайтып китәләр.
Шуннан бирле гасырлар үтә, әмма хәзер дә һәркайда Грунгнирның чакма ташларын, күсәк ватыкларын табарга була. Ә көнчыгышта, албастылар илендә – баһадир Моккуркальфидан калган кызыл балчыклы тау – һаман да калкып тора.
Грунгнир күсәгенең ярчыгы элеккечә Торга җәфа китереп маңгаенда кала бирә иде. Яралыга булышыр өчен, Аслар аңа тылсымчы хатын Гроаны чакыралар. Ул Аурвандиль батырының хатыны иде. Аурвандиль бер ел элек Нифльхеймга киткән була. Шуннан бирле аннан бернинди хәбәр дә юк. Гроа килә дә һәм үзенең әфсеннәрен укый башлый. Озакламый чакма ташлы китек селкенә башлый һәм тышка чыга башлый. Авыртуның азайганын сизеп, Тор рәхмәтле итеп тылсымчыга карый.
– Гроа, күрәм син кайгылы, һәм мин ни өчен икәнен беләм, – ди. – Син иреңне Нифльхеймда, карлы албастыларда әсирлектә, дип уйлыйсың. Ләкин бу алай түгел. Ун көн элек мин анда булдым һәм озак сугышканнан соң, Аурвандильны әсирлектән коткардым. Мин аны кәрзингә утырттым, җилкәмә астым һәм Эливагарның унике ташкыннарын кичеп, аны томаннар патшалыгыннан алып чыктым. Синең ирең аксакламаса, күптән өйдә булыр иде инде: мин аны күтәреп барганда, ул уң аягында баш бармагын туңдыра, шулкадәр нык, хәтта ул өзелеп төшә.
Гроаның күзләреннән сөенү яшльләре ага башлый, һәм ул дулкынланудан үзенең бөтен әфсеннәрен оныта. Аның Тор янында утыруы файдасыз була: тылсымлы сүзләр аның акылына инде килми һәм китекнең кечкенә бер өлеше Торның маңгаенда кала.
Тор Гейродта кунакта
Тор яраларын дәвалаганда, ә калганнар аны караганда, Локи Асгард буйлап, нинди яңа шаянлык уйлап табарга микән, дип, нишләргә белмичә йөри. Ниһаять ул Фрейя янына килә һәм аннан тагын лачын киемен сорый.
– Мин Йотунхеймга очып кайтырга телим, – ди ул, – албастылар безгә каршы ни кора микән.
Мәрхәмәтле Фрейя, кемнең дә булса йомышы булса, булышырга тырыша иде. Һәм ярты сәгать үтүгә, Локи инде көнчыгышка, албастылар иленә таба оча иде.
Гримтурсеннарның Грунгнирдан соң иң бөек князе Гейрод була. Ташлы Тауларның хөкемдары шикелле диярлек куәтле, әмма ул аннан акыллырак һәм хәйләкәррәк; моннан тыш, аның үзе кебек көчле өч кызы була.
Йотунхеймга килеп җитеп, аның замогының түбәсенә Локи төшә. Берникадәр вакыт ул анда ишегалдында йөрүче хезмәтчеләрне тыныч кына карап утыра, әмма бу аны туйдыра. Шуннан соң ул, башын мич морҗасына тыгып, төрле җәнлекләр һәм кошлар тавышына охшатып кычкыра башлый. Ул шулай нык кычкыра, хәтта Гейрод, ашавын калдырып, куркып ишегалдына йөгереп чыга.
Замогының түбәсендә зур лачынны күреп, бер хезмәтчесен чакырып ала һәм тупас кошны тотарга куша.
“Ярый, ярый, – дип уйлый Локи, хезмәтченең көчкә түбәгә менгәнен күреп. – Тырыш, тырыш, дустым! Син якынлашкач, мин болытларга хәтле очып китәчәкмен”.
Һәм, күзләрен йомып, йоклаган булып кылана. Шул чакта хезмәтче түбәгә менә, лачын янына акрын гына килә һәм аңа кулын суза. Моны көткән Локи түбәдән очып китмәкче була, ләкин аягы белән бер чирәпкә эләгә һәм тотыла. Хезмәтче, аны ишегалдына алып төшеп, Гейродка бирә.
Тоткынның акыллы һәм хәйләкәр күзләренә карап, албасты аның алдында гади генә кош түгел икәнен аңлый.
– Әйт әле, дустым, кем син? – дип сорый.
Локи, чын лачын булып кыланып, томшыгы белән чутылдый һәм баһадирның бармагын чукымакчы була.
– Ярый! – ди Гейрод ачуланып. – Көтәрбез, син әле сөйләшерсең!
Ул Локины өенә алып кайта, аны зур тимер читлеккә кертеп утырта һәм хезмәтчеләренә исемен әйтмичә, аңа ашарга-эчәргә бирмәскә куша.
Өч ай утыра кош читлектә, ашыйсы-эчәсе килүдән газапланып. Ул Гейрод аны азат итәр, дип өметләнә иде. Ләкин түзәр хәле калмагач, ниһаять исемен әйтә һәм Гримтурсеннан аны азат итүен сорый.
– Мин сине азат итәм, – ди теге, – әмма башта миңа Тор кунакка килә, дип ант ит; җәяү килсен һәм үзенең билбавын, чүкечен һәм бияләйләрен өйдә калдырсын. Минем аның белән күптән сөйләшәсем килә.
– Мин моны башкара алмыйм, – дип каршы килә Локи. – Тор беркайчан да Мйольнирны калдырмый һәм ансыз сиңа килмиячәк.
– Башкара алмыйсың? Ярый, алайса син читлектә тагын өч айга калачаксың, – ди албасты.
– Юк, юк! – куркудан кычкыра Локи. – Ярый, берәр нәрсә уйлап табармын. Торны сиңа килергә күндерергә ант итәм!
– Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсезме? – дип сорый Грунгнир.
– Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсез, – дип кабатлый Локи.
– Менә килештек, – дип көлеп җибәрә баһадир.
Ул, хезмәтчеләрен чакырып, аларга Локины яхшылап ашатырга куша, аннары аны азат итә.
Ашамыйча хәлдән таеп беткән Локи Асгардка көчкә барып җитә. Анда ул лачын киемен салып, аны Фрейяга бирә, ә үзе Торга китә. Локи юк чакта Тор инде яраларын дәвалап бетергән була һәм албастылар иленә яңа сәяхәткә әзерләнә иде.
– Исәнме, Локи! – ди ул. – Кайда булдың син шулай озак? Минем белән Йотунхеймга барырга теләмисеңме?
– Мин яңа гына шуннан, – дип җавап бирә Локи. – Мин Гейродта булдым һәм аның белән бәхәсләштем.
– Нәрсәгә карата булды инде бәхәс? – дип сорый Тор.
– Мин Гейродка син беркемнән дә курыкмыйсың һәм теләсә кайсы Гримтурсенны коралсыз җиңә аласың, дидем. Ә ул сине куркак, һәм аңа җәяү, билбаусыз, бияләйсез һәм чүкечсез килергә куркачак, ди, – дип әйтә хәйләкәр алла.
Тор уйга кала. Аның Гейрод турында ишеткәне бар һәм аңа коралсыз бару – хәвеф-хәтәрле. Ләкин аны куркак дип санау аның өчен иң зур куркыныч нәрсә.
– Син бәхәсеңне җиңдең, – ди ул горурланып. – Мин Гейродка барам һәм аның башын ярырга миңа чүкеч кирәкмәгәнен күрсәтәм.
– Ә син курыкмыйсыңмы? – ди Локи, Торны тагын да ярсытырга теләп.
Ул аңа ачулы итеп күзләрен генә елтыра да Скифка китә. Тор аңа Мйольнирны, билбавын, бияләйләрен бирә дә, аның сораштыруларына җавап бирмичә, юлга кузгала.
Ас ничек кенә тиз бармасын, албастылар иленә барып җитү күп вакытны ала. Монда диңгез буенда Гридның, аз сүзле Видар әнисенең замогы тора иде. Грид, Йотунхеймда торса да, күптән инде Аслар яклы иде. Тор моны белә иде һәм анда кунарга була.
Яшен алласының җәяү килгәнен һәм бернинди коралсыз Гейродка барганын белгәч, Грид гаҗәпләнүдән кулларын җәя.
– Син, Тор, үлем эзлисеңдер! – дип кычкырып куя ул. – Беләсең бит, Гейрод һәм аның кызлары нинди көчле һәм мәкерле. Тыңла мине, әле соң түгел, кире кайт.
– Юк, Грид апа, – ди яшен алласы, – мин кире кайта алмыйм, юкса Гейрод мине куркак диячәк.
Грид башын селки:
– Ярый, алай булса – бар, – ди ул. – Ләкин кулларыңа минем иске тимер бияләйләрне ки һәм минем таякны ал. Алар сиңа кирәк булачак.
– Рәхмәт, Грид апа, – ди Тор. – Беләм, син акыллы, һәм синең киңәшеңне тыңлармын.
Мәрхәмәтле албасты хатын Торны ашата һәм йокларга яткыра, ә иртән уята. Һәм аңа үзенең бияләй белән таягын биреп, юлга озата.
Берникадәр вакыт үткәч, Тор киң елганың яр буена килеп җитә. Үзенең озын буена ышанып, ул аны кичеп чыгарга уйлый. Дөрестән дә, су аның биленнән генә иде. Әмма кинәт елгада зур дулкыннар барлыкка килә һәм Торны бәреп екмакчы була. Куәтле Ас Гридның таягына терәлеп кала һәм су агымыннан өскә карый. Анда, бер аягы белән – бер яр буенда, икенче аягы белән икенчесендә басып торып, Гейродның өлкән кызы биек булып тора иде. Иелеп, ул суны учлап ала иде һәм аны Торга куа иде.
– Мин сиңа кирәгеңне бирермен әле! – ди Ас ярсуланып.
Ул иелә дә су төбеннән зур таш чыгарып, аны бөтен көченнән албасты кызга ыргыта. Таш аның чигәсенә барып тия, һәм ул, һәлак булып, елгага егыла. Ташкын тынычлана, һәм Тор уңышлы гына икенче ярга күчә.
Тагын ике сәгатьләп йөри ул таулар буйлап. Берзаман еракта Гейрод замогының биек түбәсен күрә. Баһадир ишегалдында басып тора иде. Торны күрүгә, көлемсерәп куя.
– Уз әйдә, Тор, кунак бул! – ди ул. – Сине күрүемә шатмын, минем кабиләдәшләремне яратмасаң да.
– Алар безне, Асларны ничек яраталар, мин дә аларны шулай яратам, – дип мыгырдап куя Тор, албастының өенә уза торып.
– Ярый, ярый, элеккене искә алмыйк, – ди Гейрод. Кара әле, мин сине хөрмәтләп каршы алырга дип барсын да әзерләдем: учак яна, үгез ите пешеп килә, табында иске яхшы бал тора. Без хәзер синең белән Асгардтан да ким түгел сыйланырбыз.
“Әйе, чыннан да ул әйткәнчә, – дип уйлый Тор, шикләнеп як-якка каранып. – Әнә үгез, менә бал. Учакта нишләп кызган тимер кисәге ята микән, шунысы гына аңлашылмый”.
– Аргансыңдыр, Тор, ачыккансыңдыр да. Әйдә тизрәк утыр табын артына, – ди Гейрод көлемсерәп һәм Аска зур биек урындыкка күрсәтеп.
Тор утыра да һәм шунда ук югарыга оча, башы чак кына түбә өрлегенә бәрелмичә кала. Әмма ул аңа Грид биргән таяк белән терәлеп кала.
– Кунакларны яхшы кабул итәсең, Гейрод, – тыныч кына әйтә ул, кемдер аны түшәмгә терәргә теләвен сизеп. – Мин болай югары утырырга күнекмәгән.
Бу сүзләр белән Ас таягы белән этәрелеп җибәрә, һәм урындыгы шунда ук тәбәнәя. Моның белән бергә идәндә Гейродның ике һәлак булган кызын күрә.
– Күрәсең, мин бик авыр, һәм мине тотып калу җиңелдән түгел, – дип көлеп җибәрә ул.
Албасты, гаҗәпкә калып, берникадәр вакыт ачык авыз белән әле кунагына, әле кызларына карап тора, аннары учакка ташлана. Аннан кыскыч белән теге кызган тимер кисәген эләктереп, Торга ыргыта.
– Бәхеткә каршы, Асның кулларында Видар әнисе биргән бияләйләр иде, һәм ул, тимерне тотып алып, өскә күтәрә.
– Бу сый миңа ошамый, Гейрод, – ди ул, күзләрен елтыратып. – Сиңа аны үзеңә ашарга туры киләчәк.
Гейрод, куркып, зал уртасында торган колонна артына кача, ләкин теге тимер кисәге, Тор ыргытып, аны үтәли тишә һәм хәйләкәр албастының йөрәгенә тия.
“Хәзер мөгаен, мине бер Гримтурсен да кунакка чакырмас, – ди үз-үзенә Тор, Гейрод замогыннан чыгып һәм кайту юлына юнәлеп. – Зарар юк, мин аларга чакырусыз килермен”.
Тор һәм Мидгард еланы
Торның Тримны, Грунгнирны һәм Гейродны җиңүләре аның исемен бөтен дөньяга данын тарата. Албастылар Йотунхеймнан китәргә башка батырчылык итми һәм җиргә һөҗүм ясамый, ләкин яшен алласы әле барыбер канәгать булмый. Ул үзенең тылсымлы Утгард патшалыгына барганын һәм Мидгард еланын күтәрә алмавын оныта алмый. Норналар сүзләрен дә исенә төшерә: алар аңа Локиның иң куркыныч кызыннан үлем күрәзә итә. Тор батыр иде, һәм ничек кенә көчле булмасын, аңа бу дошман һөҗүм иткәнен көтәргә тиеш була. Ниһаять, ул җирне әйләндереп алган албастыны эзләп табарга һәм, үзенең тормышы куркыныч астында булса да, дөньяны аннан арындырырга тели. Ләкин Мидгард еланы тирәндә, дөнья диңгезе төбендә яши. Ул беркайчан да су өстенә чыкмый иде. Аны табар өчен, Тор диңгез албастысы Гимирдан ярдәм сорарга тиеш була. Бервакыт иртән, берүзе, Асларга берни дә әйтмичә, Тор юлга кузгала.
Гимир Нифльхеймда яши торган була, яр буенда тау куышында. Албасты Мимир шикелле ул аллалар белән сугышмый, алар белән дус та булмый, алардан читтә тора. Шуңа күрә Торны күрүгә ул бернинди сөенеч тә күрсәтми, ә бары кырыс итеп кенә аның ни өчен килгәнен сорый.
– Минем синең белән балык тотарга барасым килә, Гимир, – дип җавап бирә Ас.
– Минем белән балык тотарга? – шакката баһадир. – Синең болытлар өстеннән йөри белгәнеңе һәм кыяларны чүкечең белән вата алуыңны ишеткәнем бар. Минем иптәш Гримтурсеннарны юк иткәнең турында да беләм. Әмма моңарчы синең көймәдә йөзеп балык тота алганыңы белми идем. Юк, Тор, мин сине үзем белән ияртмим: син барыбер бернәрсә дә тотмыячаксың һәм миңа комачаулыячаксың.
– Курыкма, Гимир, – ди яшен алласы. – Дөрестән дә, минем кармак салганым юк, әмма ничек икәнен беләм. Көймәдә дә йөзә алырмын.
– Төньяк диңгездә салкын, ә мин көн дә төн дә балык тотам. Син туңачаксың һәм яр буена чыгарга сорыячаксың, – ди Гримтурсен.
– Минем Эливагар ташкыннарын кичеп чыкканым бар, андагы су синең диңгезеңнән салкынрак, барыбер туңмадым, – ди яшен алласы. – Күрәсең, Гимир, сиңа мине үзең белән алырга туры киләчәк.
Баһадир кашларын җыера: ул бәйләнчек кунактан ничек котылырга белми.
– Ярый, – ди ул ниһаять. – Барасың килсә, бар, ләкин минем артык балык тоту кирәк-яраклары юк.
– Мин үзем белән алдым, – ди Тор, Гимирга зур ыргак һәм агач калынлыгында аркан күрсәтеп. Албасты кычкырып көлеп җибәрә.
– Мондый ыргак белән бау бер өер китларны чыдата, – ди ул көлүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп. Кемне тотарга җыенасың соң син?
– Ул минем эш, – ди Ас, баһадир белән бәхәсләшүдән туеп. – Әйт әле, җим бармы синдә?
– Бар, ләкин үзем өчен, – ди Гимир, кашларын җыерып. – Ә синең өчен җим табу минем эшем түгел, үзең тап.
– Яхшы, мин аны синнән башка да таба алам! – усал итеп әйтә яшен алласы һәм тау куышыннан чыгып китә.
Аның кырында, калкулыкта, Гимирның албасты сыерлары көтүдә йөри иде. Алар арасында бер үгез була, аның сырты наратлар өстеннән калкып тора. Озак уйлап тормыйча, Тор аның башын өзеп, шуның белән тау куышына кайта.
– Менә минем кармак өчен җим, – ди ул.
– Ничек үтерә алдың минем яраткан үгеземне? – дип кычкыра башлый албасты, ләкин Торның Мйольнирны тотканын күргәч, тынычлана һәм кашларын җыерып, көймәне әзерләргә китә.
– Мин ишкәкләргә утырам, Гимир, – ди Тор, Гримтурсен аны суга төшергәч.
– Ничек телисең, – ди албасты көлемсерәп, – әмма сине озакламый алыштырырга туры киләчәк, дип уйлыйм.
Әмма, Ас, аның белән чагыштырганда, кечкенә кебек күренсә дә, аннан яхшырак ишә иде, һәм аларның көймәсе дулкыннар буйлап коштан да тизрәк җилдерә иде.
Ике сәгатьтән соң Гримтурсен Торга туктарга куша.
– Килеп җиттек, – ди ул. – Мин гел монда балык тотам.