– Син нигә көләсең? – дип сорый аннан Один. – Әллә синме берәр тылсым белән безгә төшке аш хәзерләргә комачаулыйсың?
– Әйе, Один, – дип җавап бирә бөркет кеше тавышы белән. Әгәр сез бу үгез итен минем белән бүлешергә сүз бирсәгез, шунда аны пешерә алырсыз.
– Ярый, бу үгезнең чирек өлешен алырсын, – ди Один.
– Әйе, без сиңа чирек өлешен бирербез, – дип раслыйлар Локи белән Нйодр.
Алар бу сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгерми, ит шундук пешә башлый, һәм озакламый әзер була.
Аллалар, учакны сүндереп, аннан үгез түшкәсен алалар һәм, аны кисәкләргә бүлеп, бөркеткә үзенең өлешен алырга тәкъдим итәләр. Теге, озак көттермичә, аска очып төшеп, җитез генә ит кисәкләренең иң яхшысын һәм майлысын йота башлый.
Моны күреп, Локи, ачу белән калын таяк алып, әдәпсез кошка сукмакчы була, әмма бөркет читкә тайпыла һәм аны нык, үткен тырнаклары белән тотып ала. Шул мизгелдә таякның икенче ягы Локиның кулларына ябышкан кебек була, һәм ул аннан арынырга маташканда, бөркет, Локины үзе белән ияртеп, күккә оча.
– Тукта, тукта, кая киттең? – дип кычкыра куркуыннан Локи. – Төш хәзер үк, үтенәм!
Бөркет, тыңлаган кебек, җиргә чак кына тимичә, Локины куаклар һәм ташлардан сөйрәп, очып китә.
– Ай, нишлисең? – тагын да ныграк кычкырып җибәрә Локи. – Тукта, кулларым өзелә бит инде хәзер!
– Иң элек минем теләсә нинди теләгемне үтәргә ант ит, – дип җавап бирә бөркет, очуын дәвам итеп.
– Ярый, үтәрмен, ант итәм! – ди Локи! – Тукта гына!
– Яхшы, – дип көлеп куя бөркет.
Ул таякны җибәрә дә, Локи җиргә барып төшә.
– Хәзер тыңла, миңа синнән нәрсә кирәк, – ди бөркет, күрше агачка кунып. – Син, хәзер үк Асгардка барып, миңа алиһә Идунны аның алмалары белән алып килергә тиеш буласың. Кояш баеганчы өлгергән бул, – ди.
– Кем соң син? – дип сорый Локи, торып басып.
– Мин албасты Тиаци, кышкы бураннарның дәһшәтле хөкемдары, – ди бөркет горур итеп. – Син моның турында мин салкын сулышым белән суыткан үгез итен юкка пешерергә маташканда, яисә таяк синең кулларыңа ябышып катканда белергә тиеш идең инде. Минем иптәш Гримтурсеннар – ахмаклар: аллаларны ачык сугышта җиңмәкче булалар. Ә мин сезне мәңгелек яшьлектән мәхрүм итәчәкмен. Сез үзегез озакламый хәлсезләнәчәксез һәм көчегезне югалтачаксыз, һәм без дөнья белән идарә итәчәкбез. Бар, Локи, китер миңа Идунны.
Башын иеп, кайгылы Локи Асгардка таба атлап китә. Браги хатынын һәм мәңгелек яшьлек алмаларын урлау өчен Аслар аңа үч итүеннән Локи курка иде, әмма антын боза алмый иде.
Аңа озак барырга туры килми: Тиаци аны Бифрёстка кадәр диярлек алып килә. Бифрёсттан менеп, Локи шагыйрьләр алласы сараена ашыга, иң матур һәм зур залларның берсендә Идун яши иде.
– Син миңа алмалар артыннан килгәнсеңдер, Локи? – дип сорый ул, аңа каршы чыгып. – Менә, ошаганын ал.
– Юк, Идун, – дип җавап бирә хәйләкәр алла. – Җирдә бер урманда мин бер алмагач күрдем, аның алмалары синекеннән дә яхшырак. Мин сиңа шуны сөйләргә килдем.
– Син ялгышасың, Локи, – дип гаҗәпләнә алиһә. – Минеке шикелле алмалар башка бер җирдә дә юк.
– Әгәр ышанмыйсың икән, мин сине шунда алып барам. – Үзеңнең алмаларыңы да ал, кайсылары яхшырак икәнен чагыштырырсың.
Ялганны сизмичә, Идун хәзер үк мәңгелек яшьлек бирә торган алмаларын ала да Локи артыннан китә. Локи аны нәкъ Тиаци көткән урманга алып килә. Яшь алиһә урман читенә җиткәндә генә, дәһшәтле бөркет аңа ташлана да аны алмалары белән үзенең төньяктагы ерак замогына алып китә.
Локи урманда Асгардка кайтып баручы Один белән Нйодрны күргәнгә тикле була. Шунда ул, аларга каршы чыгып, бер хәл турында сөйли: янәсе бөркет аны ерак тауларга илткәнен, һәм ул аннан яңа гына кайтып барганын. Әмма Локи ничек кенә хәйлә кормасын, аның хәйләсе сер булып озак ятмый. Хеймдалль үзенең үткен күзләре белән Локиның Асгардтан Идун белән чыкканын күреп торды. Хәйләкәр аллага аның Тиацига Идунны урларга ярдәм итү турында әйтергә туры килә.
– Син яшәргә лаеклы түгел! – дип кычкырып җибәрә Браги. – Син икеләтә гаепле, чөнки албастыга минем хатынны бирүдән башка, безне аның алмаларыннан мәхрүм иттең, алардан башка без озакламый һәлак булачакбыз. Син үлемгә лаек, мин сине үтерәм, Локи!
– Тукта, – ди Один. – Локиның үлеме безгә ярдәм итмәс. Ул үзенең гаебен төзәтсә яхшырак булыр: Тиацидан кире Идунны алып кайтсын. Ул бит шундый хәйләкәр, андый эшне бездән яхшырак башкарыр.
– Мин үзем дә күптән шулай эшләмәкче идем инде, – дип каршы килә Локи, – әгәр Тиаци замогына ничек барырга икәнен белсәм. Минем бит Торныкы шикелле арбам юк.
– Кара әле, Локи, – дип сүз кузгата моңа кадәр тыныч утырган Фрейя, – син беләсең, минем тылсымлы лачын киеме бар. Аны кисәм мин җилдән дә тиз очам. Мин аны сиңа биреп тора алам. Тик безнең Идунны гына тизрәк кайтар.
Локи мәхәббәт алиһәсенең сүзләрен куаныч белән тыңлый һәм, икенче көнне иртә белән, аның ярдәмендә зур лачынга әйләнеп, төньякка очып китә.
Албастының боздан ясалган искиткеч замогы Нифльхеймның нәкъ яр буенда ике биек, мәңгегә кар белән капланган таулар арасында урнашкан иде. Аңа очып килгәндә, Локи диңгездә Тиаци һәм аның кызы Скадины күрә. Алар көймәдә утырып балык тоталар иде; Локиның аларның баш очларыннан җил кебек очканын сизми дә калалар. Баһадир өенә кайтканчы, Идунны алып китәргә тырышып, Локи замокның ачык тәрәзәсенә очып керә. Тәрәзә кырында, Асгардка таба карап, мәңгелек яшьлек алиһәсе, алмалы кәрзинен тотып, тыныч кына елап утыра иде.
– Тизрәк, Идун! – дип кычкыра Локи аны танымаган алиһәгә. – Безгә ашыгырга кирәк, Тиаци балык тоткан арада. – Юлга әзерлән.
– Аһ, Локи, бу син! – ди Идун сөенеп. – Әмма ничек син мине һәм минем кәрзинне күтәрә аласың?
– Син кәрзинне тот, ә мин сине күтәрәм, – дип тәкъдим итә Локи.
– Юк, Локи, – дип каршы килә Идун. – Сиңа очарга авыр булачак, һәм Тиаци безне куып тотачак. Тукта, мин уйлап таптым! – ди Идун шатланып.
– Син белмисең, әмма мин чикләвеккә әверелә алам.
Ул өч тапкыр кул чаба да, һәм шундук кечкенә генә урман чикләвегенә әверелә. Локи аны алмалар арасына салып, кәрзинне ала да тәрәзәдән очып чыга. Шунда ул Тиаци кызы белән көймәдә яр буена килгәнен күреп ала.
– Кара, әти, – ди Скади, Локига таба күрсәтеп. – Безнең тәрәзәдән лачын чыгып очты, ә тырнакларында – кәрзин.
– Ул Асларның берәрсе, – дип җавап бирә Тиаци. – Ул Идун алмаларын алып китә. Курыкма, ул миннән ерак китә алмас!
Һәм шундук, бөркеткә әйләнеп, Локи артыннан очып китә.
Асгард стенасында торып, Хеймдалль ерактан ук икесен күреп ала.
– Локи кире кайта, – дип кычкыра Хеймдалль тирә-яктагы Асларга. Ул алмалар тоткан, ә аның артыннан зур кара бөркет оча.
– Ул Тиаци, – ди Один. – Әйт әле, кайсысы тизрәк оча?
– Локи бик тиз оча, – дип җавап бирә Хеймдалль. – Ләкин албасты аны озакламый куып тотар.
– Тизрәк, – дип әмер бирә Один аллаларга, – Асгард стенасында учак ягыгыз, зурны.
Аслар Одинның нәрсә уйлап тапканын аңламыйлар, ләкин әмерен тиз үтиләр, һәм озак та үтми, Асгард стенасында зур учак яна башлый.
Хәзер инде Хеймдалль генә түгел, калган аллалар да тиз якынлашып килүче Локины һәм аны куа килүче Тиацины күреп алалар. Албасты Локины чак кына тотмый, ләкин хәйләкәр алла, алда зур учак янганын күреп, барлык көчен җыеп, аның аша ук кебек очып үтә.
Акыллы Один яхшы уйлап таба. Ут Локига зыян китерми. Әмма Тиаци Локи артыннан барганда, ут аны урап ала, һәм албасты салам шикелле янып бетә.
– Күрәм, син алмалар гына алып кайткансың. Кайда соң аларның иясе? – дип сорый Один Локидан.
Җавап урынына Локи кәрзиннән чикләвек алып, җиргә ата да, һәм Один алдында шундук Идун пәйда була.
– Локины гафу итегез, ди ул. – Дөрес, мине урлауда ул гаепле, әмма мине коткаручы да ул.
– Без аны болай да гафу иттек инде, – дип җавап бирә дөнья башлыгы. – Ул сине безгә кире китерүдән башка, аның аркасында безнең явыз дошман Тиаци да һәлак булды.
Идунның кайтуын тантаналы бәйрәм итеп, аллалар үзләренең сарайларына таралалар, әмма икенче көнгә үк аларны көчле быргы тавышы уята. Асгард стеналары каршында ак атка атланган җайдак барлыкка килә. Бу Скади иде. Атасы үлеме турында белеп, ул бирегә аллалардан үч алырга килә.
Аслар гүзәл һәм батыр кызга сокланып карап торалар һәм аны үтерергә теләмәнгә, аның белән татулык корырга булалар.
– Скади, – ди Один, – әтиең өчен йолым урынына бездән беребезне ирең итеп алырга телисеңме?
Каты көрәшкә әзерләнгән Скади уйланып кала.
– Минем әтием өчен кайгым шундый зур, хәтта кияүгә чыгу турында ишетергә дә теләмим, – дип җавап бирә ул ниһаять. – Әгәр мине көлдерсәгез, мин сезнең тәкъдимне кабул итәрмен.
– Ничек көлдерегә микән аны? – аптырап калалар Аслар.
– О, бу бик ансат! – ди Локи. Монда көтеп торыгыз, озакламый күрерсез.
Ул йөгереп китә, ә берничә минуттан соң Асгардтан Гейдрун кәҗәсенә атланып чыга.
Моны күреп, Скади елмая, ләкин тыелып кала, һәм аның йөзе тагын сагышлыга әйләнә. Локи аптырап калмый, кыз янына килә дә Гейдрун сакалыннан тарта. Ачулы кәҗә, аны үзеннән төшереп, башын ия дә Локины сөзмәкче була. Локи оста читкә тайпыла, ә Скади, аның кызык сикерүләрен карап, озакламый шундый күңелләнеп китә, хәтта үзенең кайгысы турында оныта. Ниһаять, Гейдрун хәйләкәр алланы бер мөгезе белән эләктереп ала, һәм Локи, һавада берничә тапкыр әйләнеп, Скади аяклары алдына мәтәлеп төшә. Шуннан соң кайгылы кыз көлеп җибәрә.
– Ярый, – ди ул, сөңгесен җиргә ташлап, – мин сезнең берәрегезгә кияүгә чыгам, әмма иремне үзем сайлыйм.
– Син аны сайларсың, – ди Один, – ләкин бер шарт белән: син безнең аякларыбызны гына күрәчәксең.
Плащларга яланаякларын чыгарып кына бөркәнеп, Аслар Асгард капкаларыннан чыгып, Тиаци кызы алдында бер рәткә тезелеп басалар.
Скади аларны акрын гына карап чыга.
– Кемнең аяклары матур, шуның бар җире дә гүзәл, – ди ул. – Менә, – Скади бер Аска таба күрсәтә. – Менә Бальдр, һәм мин аны сайлыйм.
– Мин Бальдр түгел, ә Нйодр, – ди ул, йөзен күрсәтеп. – Мин синең ирең булуыңны телисеңме?
– Мин үземнең сайлаганымнан каршы килмим, – дип көлеп җибәрә кызый. – Син чибәр, шуның өстенә игелекле дә һәм миңа яхшы ир булырсың.
Аслар элекке Ван һәм Скадиның туен берничә көн бәйрәм итәләр. Шуннан соң ир белән хатын, Скади соравы буенча, төньякка, әтисенең замогына китәләр. Әмма җылыга һәм аяз көнгә ияләнгән Нйодр анда озак яши алмый. Һәр көнне иртән аны моржлар һәм аюлар улавы уята, һәр кич бәрмә дулкын гөрелдәве йокларга бирми иде. Берничә айдан соң ул хатынын Асгардтагы үзенең сараена күченергә ризалаштыра, әмма Скади анда кар һәм диңгезне сагына. Шуннан соң ир белән хатын сүз куешалар: алты ай – Асгардта, алты ай Нифльхеймда торырга.
Менә ни өчен кыш көне диңгез дулый. Бу вакытта Нйодр көньякта һәм аны тынычландыра алмый. Әмма җәй көне ул төньякка кайткач, диңгезчеләр дулкыннарга ышана алалар: мәрхәмәтле алла зыян китермәс.
Мйольнирны урлау
Өч елдан артык Тор, Мидгардның көнчыгыш чикләрендә, албастыларның һөҗүмен кире кайтарып, сугышып йөри. Гримтурсеннар сугышчан һәм күп санлы булалар, әмма күк күкрәү алласы, болытлардан өстә әле монда, әле тегендә барлыкка килеп, үзенең куркыныч чүкече белән аларны бер-бер артлы тар-мар итә. Ниһаять, дәһшәтле Ас белән сугышта арып, баһадирлар чигенәләр һәм кире Йотунхеймга китәләр. Анда алар көч җыеп, кешеләр иленә тагын һөҗүм ясарга уйлыйлар.
Хәзер инде тыныч кына ял итәргә уйлаган Тор, кәҗәләрен арбасыннан туара да һәм аларны күрше урманга көтүгә җибәрә. Ә үзе җиргә сузылып ятып һәм Мйольнирны үз янына куеп, каты йокыга китә. Таң атканда уянып, күк күкрәү алласы шундук чүкечен алырга сузыла, ләкин аның кулы берничә таш һәм чирәмнән башка берни сизми. Тор тиз генә сикереп баса һәм күзләрен уа: бөтен тирә-юньне карый – Мйольнир эссез югалган.
Асның ачуы көчле иде. Ул үзендә сакалын йолкый һәм шундый нык тапылдый, хәтта җир селкенә. Аннары арбасына Тангиост һәм Тангризнир кәҗәләрен җигеп, җилдәй Асгардка аллаларга үзенең югалтуы турында хәбәр итәргә чаптыра.
Әмма юлда Торга коралын югалту оят кебек тоела һәм ул Локига гына әйтергә була.
Торны тыңлагач, Локи башын селкеп куя һәм болай ди:
– Синең чүкечеңне албастылар гына урлый алган, димәк аларда эзләргә кирәк. Киттек Фрейяга, аннан лачын киемен сорарбыз. Мин Йотунхеймга барам һәм анда Мйольнирның кайда икәнен белермен.
– Син хаклы, – дип ризалаша Тор. – Киттек Фрейяга.
Аслар Нйодрның гүзәл кызы сараена юнәләләр.
– Әгәр ул алтыннан һәм көмештән ясалган булса да, мин аны сезгә кызганмыйча бирер идем, – ди мәхәббәт алиһәсе, лачын киемен алып чыгып.
Локи аны үзенә бөркәнеп, диңгез аша албастылар иленә очып китә. Беренче булып ул Йотунхеймның күренекле һәм бай князьләренең берсе – Тримны очрата. Ул биек тау түбәсендә утыра иде һәм югарыда очкан лачынны күреп, моның Асларның берсе икәнен аңлый.
– Аллалар илендә эшләр ничек бара? – дип сорый ул.
– Бик әйбәт түгел, Трим, – дип җавап бирә Локи. – Торның чүкече югалды. Белмисеңме аны кем алганын һәм кайдалыгын?
– Ха-ха-ха! – дип кычкырп көлеп җибәрә Трим. – Миңамы белмәскә, мин бит аны урладым! Минем Торны ул йоклаганда үтерергә мөмкинлегем бар иде, Аслар белән талашасым килми. Мин аларга Мйольнирны кайтарырга әзер, әгәр алар миңа кияүгә гүзәл Фрейяны бирсәләр. Ә аллалар белән туганлашкач, мин алар тарафына күчәргә риза булырмын.
– Кая качырдың соң син чүкечне? – дип соравын дәвам итә Локи.
– Чүкеч, Локи? – дип тагын көлеп җибәрә Трим, тавышы буенча Локины танып. – Чүкеч бик тирәндә җир астында ята, һәм син аны хәйләкәр булсаң да, ала алмассың.
Үзенә бар кирәкле әйберләрне белеп, Локи ук кебек Асгардка очып китә.
– Чүкеч Тримда, һәм ул аны бирмиячәк, үзенә хатынга Фрейяны сорый, – ди ул аны көтеп торган Торга.
Моны ишетүгә күк күкрәү алласы мәхәббәт алиһәсенә китә.
– Фрейя, тизрәк җыен һәм Тримга бар! Син аңа кияүгә чыгарга тиеш, юкса ул миңа чүкечемне кайтармыячак, – ди Тор.
Торның бу сүзләрен ишетүгә мәрхәмәтле һәм сабыр Фрейяның беренче тапкыр ачуы килә һәм ярсуыннан затлы муенсасын – Бризингаменны өзеп ташлый.
– Дәшмә, Тор, һәм күземнән югал! – дип кычкыра ул. – Мин беркайчан да Йотунхеймга бармыйм һәм албастыга кияүгә чыкмыйм, бөтен аллалар ялварса да. Син үзең чүкечеңне йоклап югалттыргансың, үзең аны тап.
Башын түбән иеп, Тор Фрейядан чыгып, кире Локига китә.
– Киңәш бир, Локи, нишләргә! – дип ялвара ул.
– Безгә аллаларны җыеп, аларга нәрсә булганын сөйләргә кирәк, – ди Локи. – Бәлки бергә без берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Тор теләмичә генә ризалаша һәм Асларны җыярга китә. Мйольнирның югалганы һәм Тримның таләпләре турында белеп, аллалар гаҗәпкә кала. Алар озак киңәшләшәләр, ләкин берни дә уйлап тапмыйлар. Ниһаять зирәк Хеймдалль, салават күперенең тугры сакчысы, үзенең урыныннан торып баса да болай ди:
– Әйдәгез Торга хатын-кыз күлмәге кидертеп, аны Фрейя дип Тримга җибәрәбез. Бәлки ул аннан үзенең чүкечен кире кайтара алыр.
– Ләкин Трим ялганны шундук беләчәк, – дип Вали аңа каршы килә.
– Юк, – ди Хеймдалль, – ул бернәрсә ди белмиячәк. Тримның беркайчан да Фрейяны күргәне юк һәм аның нинди икәнен белми. Торга, аякларын каплар өчен, озынрак күлмәк кидертербез, фата белән йөзен капларбыз, ә башына яулык бәйләрбез. Албастыләр һичбер вакытта алар алдында Тор икәнлеген сизенмәс.
– Мин беркайчан да хатын-кыз күлмәге кимим! – дип кычкыра Тор. – Мин болай эшләсәм, сез миннән көләчәксез.
– Безгә хәзер нинди куркыныч янаганын онытасың син, Тор, – дип каршы килә Браги. Албастылар безне синең чүкечең белән кырып бетереп, Асгард белән Мидгардны яулап алуларын телисеңме? Син берни белән исәпләшмичә Мйольнирны кире кайтарырга тиеш. Әгәр барып чыкса, беркем дә синнән көлмиячәк.
– Тыңла, Тор, – ди Локи, Асның икеләнүен күреп. – Телисеңме, мин дә хатын-кыз күлмәге киеп, синең хезмәтче кызың кебек бергә Тримга барабыз? Локиның тәкъдиме бөтен аллаларга да, бигрәк тә Торга, ошый. Моннан соң Тор башка бәхәсләшми һәм Хеймдалль әйткән белән килешә. Аллалар шундук Торны һәм Локины хатын-кыз күлмәгенә кидертә башлыйлар, ә Тримга, Фрейя озакламый килә дип, хәбәрче җибәрәләр.
Албасты шатлыгыннан һәм горурлыгыннан үзен кая куярга белми иде. Кәләшне көткән вакытта ул замогына күп итеп кунаклар чакырып, аларга бай мәҗлес үткәрә. Озакламый еракта фатада һәм озын күлмәктә Тор һәм хезмәтче кыз киемендә Локи күренәләр. Трим, ашыгып, алар каршысына йөгереп чыга. Ул, ялган кәләшне кулыннан алып, аны тантаналы рәвештә замогына алып керә һәм бай әзерләнгән өстәлгә үзе кырына утырта.
Тор яхшы ашарга ярата иде, моннан тыш ул юлда шундый ачыккан иде, хәтта саклык турында оныта. Ул шундук бер үгезне йота, аннары сигез сөләйман балыгы һәм шуның артыннан бер мичкә исерткеч бал эчеп куя.
– Гомеремдә хатын-кызның болай ашаганын күргәнем булмады! – ди Трим, ялган Фрейяга шаккатып карап.
– О, Трим, – ашыгыч рәвештә Локи Тримның колагына пышылдый, – сине ямансулап, Фрейя җиде көн буе берни ашамады, эчмәде. Менә ни өчен бүген ул шундый ач.
Хәйләкәр алланың сүзләре Тримны сөендерә, һәм шундук кәләшен үбәргә тели, ләкин фата аркылы Торның күмер кебек янып торган күзләрен күреп, куркып артка чигенә.
– Мондый куркыныч күзләрне бер хатын-кызда да күргәнем юк иде әле! – дип әйтеп куя ул тотлыгып.
– Тынычлан, Трим, – Локи тагын колагына пышылдый. – Җиде көн һәм җиде төн елады Фрейя, сине ямансулап. Шуңа аның күзләре кызарган.
Фрейя аны шулай яратуын ишеткәч, албасты дулкынлана. Ул, залдан чыгып, кунакларга кәләшенең алдына чүкеч куярга дип үзенең апасын җибәрә. Ә кәләш, үз чиратында, алмашка шулай ук бүләк бирергә тиеш була.
Кызый шундук абыйсының әмерен үти. Тор сөенә: аның алдына китереп куйган чүкеч – нәкъ үзенең Мйольниры! Күз ачып йомганчы үзенең хатын-кыз киемен читкә ыргытып ташлый, һәм куркудан катып калган Тримның кунаклары алдында явыз күк күкрәү алласы пәйда була. Аңына килгән албастылар качып китәргә тотына, ләкин соң иде инде: Мйольнир аларны һәркайда куып җитә, һәм алар бер-бер артлы җиргә җансыз егылалар. Тавышка йөгереп килгән Трим да шундый бәхетсезлеккә очрый.
Шулай итеп Тор үзенә искиткеч чүкечен кайтара, һәм дөнья зур куркынычтан коткарыла.
Шул вакыттан бирле күп еллар үтә, ләкин Тор ничек каты йоклаганын һәм шуңа хатын-кыз киемендә йөргәнен оныта алмый. Һәм моны исенә төшергәнен бик тә яратмый.
Торның Утгардка сәяхәте
Көнчыгышта, албастылар илендә Утгард дигән гаҗәп патшалык бар һәм анда куәтле тылсымчылар яши, һәм аларны әле беркем дә җиңә алмаган, дигән сүзләрне Торга еш кына ишетергә туры килә иде. Әлбәттә, үзенең көчен сынар өчен, аның анда барып кайтасы килә. Тримнан кайтканнан соң, ул шунда ук юлга әзерләнә башлый, Локига да аның белән барырга тәкъдим итә. Хәйләкәр алла андый ише маҗараларны Тор кебек ярата иде, шуңа күрә бик теләп ризалаша. Шуннан соң Аслар, арбага утырып, кузгалып китәләр.
Аллалар көне буе баралар. Ниһаять, кояш тау артына кереп качкач, алар басуда кечкенә өй күрәләр һәм шунда тукталырга булалар. Өйдә хатыны, улы Тиальфи һәм кызы Ресква белән ярлы крестьян Эгил торалар иде. Ул Асларны кунакчыл каршы ала, ләкин аларны сыйларга әйбер булмаганына кызгана.
– Менә ике көн инде без берни дә ашамадык, һәм сез безнең өйдә бер валчык ипи дә таба алмассыз, – ди ул.
– Азык турында борчылма, – дип җавап бирә Тор, – ул барыбызга да җитәр.
Ул арбасыннан ике кәҗәне дә туара, аларны суя һәм өйгә алып керә. Шуннан соң түшкәләрне казанга пешерергә сала. Ит әзер булгач, Тор крестьяннарны ашарга чакыра. Ач кешеләр сөенеп ризалашалар һәм азыкка ташланалар. Аллалар ашап туйгач, йокларга яталар, әмма китәр алдыннан Тор идәнгә кәҗә тиреләрен җәя дә крестьяннарга болай ди:
– Мин сезгә туйганчы ит ашарга рөхсәт итәм, ләкин сөякләргә тимәгез. Бөтен сөякләрне җыеп, тирегә куегыз, юкса мин сезгә җәза бирәм.
– Сөякләр бит иң тәмлесе, – дип пышылдый Локи Тиальфи колагына.
Мәкерле алланың сүзләре бушка китми. Эгил, аның хатыны һәм кызы Торның әмерен төгәл үтиләр, ләкин җелекне татып карарга теләгән Тиальфи бер сөякне пычагы белән яра. Иртә белән Тор, кәҗә тиреләре янына килә һәм аларга чүкече белән кагыла. Ике кәҗә дә, бернәрсә булмагандай, аякларына торып басалар. Ләкин берсе арткы аягына бераз аксый иде.
Моны күреп Тор, крестьяннарның берсе аның әмерен бозган икәнлеген аңлый, һәм аның кашлары астыннан яшен ялтырап китә. Ул инде тыңламаучыны үтерергә дип Мйольнирны ала, әмма Эгилның гаиләсе ялварып, Тиальфины гафу итүен сорыйлар. Тор, крестьяннарның күз яшьләрен күреп һәм ялваруларын ишеткәч, аның ачуы бетә. Ул аларга җәза бирмәскә була, ләкин Эгилдан үзенә хезмәткә балаларын сорый. Эгил сөенеп ризалаша.
Кәҗәнең аягы төзәлеп бетмичә, арбада йөрүне дәвам итеп булмый иде, шуңа күрә Тор Тангиост белән Тангризнирны Эгилда калдыра. Ә үзе Локи һәм яңа хезмәтчеләре белән җәяү китә.
Җирне албастылар иленнән аерып тора торган зур диңгезнең яр буена җитеп, юлчылар, көймә ясап, көнчыгышка таба йөзеп китәләр. Берничә көннән соң таң атканда алар уңышлы гына Йотунхеймның яр буена килеп туктыйлар. Монда алар тагын җәяү китәләр һәм озакламый куе урманга барып җитәләр. Бер көн буе йөриләр анда, әмма урманның очы-кырые күренми. Кич җитә, Тор ялан җирдә йокларга туры килер, дип уйлый, әмма бер өйгә очрый. Бу өйнең өч стенасы һәм түшәме генә бар иде. Әмма юлчылар бик арган булалар, шуңа күрә моңа игътибар итмиләр. Тиз генә ашап алалар да йокыга яталар.
Төнлә кинәт күк күкрәгән тавышлар ишетелә, һәм өй селкенеп куя. Тор чүкечен ала, ә аның юлдашлары качар урын эзли башлыйлар. Ниһаять өйнең бер стенасында алар бер төзелмә табалар һәм шунда куркудан качып посалар. Ә Тор чүкече белән сакта төне буе тора. Иртә белән ул урамга чыга һәм ерак түгел бер йоклап ятучы албастыны күрә. Аның гырлавыннан җир селкенә. Тор көч арттыра торган тылсымлы билбавын кия һәм албастыга чүкечен атмакчы була, ләкин теге уяна һәм торып баса. Ул шундый зур һәм куркыныч була, Тор хәтта үзенең коралын кулланмаска була, ә бары тик баһадирның исемен генә сорый.
– Минем исемем Скримир, – дип җавап бирә теге. – Ә синең исемеңне сорыйсы да түгел инде: син, әлбәттә, Тор. Тукта әле, минем бияләем кая китте соң әле?
Тор күреп ала: алар кунган өй зур бияләй икән, ә юлчылар качкан төзелмә бияләйнең баш бармагы булып чыга.
– Кая барасын, Тор? – дип сорый Скримир.
– Минем Утгард патшалыгына барып кайтасым килә, – дип җавап бирә күк күкрәү алласы.
– Болай булгач, әйдәгез ашап алыйк, – ди албасты, – аннары, каршы килмәсәң, бергә барырбыз. Мин шул якка барам.
Тор ризалаша. Скримир җиргә утыра, сумкасын чишә һәм тыныч кына ашарга керешә. Моны күреп, сәяхәтчеләр дә шулай эшли. Ашаудан соң баһадир болай ди:
– Бирегез монда сумкагызны, үземнеке белән тотып алып барам.
Тор каршы килми. Скримир аның сумкасын үзенекенә сала, каешлар белән бәйли, аркасына сала да юлга кузгала. Ул шундый зур адымнар ясый, Тор һәм аның юлдашлары көчкә аның артыннан җитешәләр. Скримир кич җиткәч кенә туктый. Сумкасын салып ташлап, ул ашыкмыйча гына зур имән астына ята.
– Мин шундый ардым, – ди албасты, – ашыйсым да килми. Теләсәгез, сумканы чишеп, аннан нәрсә кирәк, шуны алыгыз.
Бу сүзләр белән Скримир шунда ук йокыга китә һәм бик каты гырлый башлый. Тор баһадирның сумкасын ачмакчы була. Ләкин бар көченә карамастан, ул каешларны чишә алмый. Бер сәгать буе ач Тор азаплана, тиргә бата, әмма тырышуы файдасыз була. Шуннан соң ул ярсулана һәм Скримир янына килеп, башына чүкеч белән суга. Скримир күзләрен аз гына ача да һәм тыныч кына әйтә:
– Әллә миңа агачтан яфрак төште инде… Тор, ашадыгызмы инде? Алай булса, йокларга ятыгыз. Иртәгә безне озын юл көтә, – ди.
Һәм ул тагын гырларга тотына. Тор, Локи, Тиальфи һәм Ресква янәшәдәге агач астына яталар, әмма йоклый алмыйлар. Күк күкрәү алласы ярсып котырынган иде. Төн уртасында ул тора да, тагын Скримир янына килә һәм селтәнеп, чүкече белән Скримирның баш түбәсенә китереп суга. Ул чүкечнең албасты башына тирән үтеп кергәнен сизә, ләкин теге киерелә, авызын ачып ала һәм йокылы тавыш белән болай ди:
– Миңа нәрсәдер төште, имән чикләвегедер. Син йокламыйсыңмы, Тор? Торыр вакыт җиттемени инде? Караңгы бит әле, – ди.
– Иртәнгә хәтле озак әле, – ди Тор. – Тыныч кына йокла. Мин дә хәзер ятам.
Скримир тагын күзләрен йома, ә Тор, уңайсызланып, үзенең агачына китә. Гомерендә беренче тапкыр ул Мйольнирга каршы тора алган баһадирны күрә. Озакламый яктыра башлый, һәм Тор тагын бер тапкыр тырышып карарга була. Ул Скримирга әкрен генә килә дә һәм бар көченә чүкече белән чигәсенә суга. Бу юлы чүкеч сабына хәтле баһадирның башына кереп китә. Албасты уяна, чигәсен сыпырып ала да кычкырып җибәрә:
– Начар йоклый торган урын сайлаганмын мин! Агач ботакларында кошлар утырадыр, мөгаен. Бер агач ботагы яңа гына башыма килеп төште. Әй, Тор! Уянырга вакыт! Таң аткан бит инде.
Скримир тора, сумкасын чишә, аннан Торның сумкасын чыгара һәм аны шаккаткан Аска бирә.
– Әйдәгез ашарга, – ди ул, – аннары юлга кузгалабыз.
Сәяхәтчеләр, аптырап, бер-берсенә каранып алалар һәм, ике көн ашамагандай, ризыкка ташланалар. Аннары Скримир тагын алга китә, ә Тор һәм калганнар – аның артыннан. Ике сәгатьтән соң алар урман кырына җитәләр.
Скримир болай дип сүз башлый:
– Әгәр сез әле һаман Утгард иленә безнең патшабызга барырга телисез икән, сезгә моннан көнчыгышка таба барырга кирәк. Ә мин төньякка китәм. Сезгә бер яхшы киңәшем бар. Мин сезнең үзара сөйләшкәнегезне ишеттем: сез мине бик кечкенәгә санамыйсыз. Белеп торыгыз: безнең патша замогында миннән дә зуррак албастылар бар. Шуңа күрә үз көчегезгә бик өмет итмәгез. Сау булыгыз.
Бу сүзләрне әйтүгә, Скримир тиз генә төньякка таба юнәлә, ә дүрт юлчы озак кына аның киткәнен карап тора, аны башка беркайчан да очратмаска, дип өметләнеп.
Скримирның кисәтүләренә карамастан, Аслар сәяхәтен дәвам итә һәм көн уртасына биек тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган зур замок күрәләр. Бәхеткә каршы, рәшәткәнең чыбыклары бер-берсеннән ерак урнашкан була, һәм юлчылар алар арасыннан җиңел генә кереп китә. Тор Тиальфи һәм Ресква белән замокның ишекләрен кыю итеп ачып керә. Локи арттарак тора. Алар зур бер залга килеп керәләр. Аның уртасында Утгард иленең патшасы Утгардалоки утыра. Аның янында күп албастылар басып тора. Алар барысы да килмешәкләргә гаҗәпләнеп карап куя.
– Исәнме, Тор, – акрын гына әйтә Утгардалоки. Мин сине һәм синең юлдашларыңы күрүемә шат. Әмма безнең канун буенча, монда үзен нинди дә булса шөгыльдә яисә осталыкта күрсәткән һәм анда беренче урын алган затлар гына булырга хаклы. Сез үзегезне нәрсәдә күрсәтә аласыз?
– Аслар илендә, – ди Торның артында басып торган Локи, миннән дә тизрәк ашаучы юк.
– Бу бик зур осталык, – дип җавап бирә Утгардалоки, – әгәр дөресен әйтсәң, сине бездә хөрмәт көтә. Хәзер без сиңа Логи исемле зат белән ярыш оештырачакбыз.
Утгардалоки кулларын чабып ала да, һәм аның хезмәтчеләре шунда ук күп итеп ит алып чыгалар. Ярышчылар кара-каршы утыралар, һәм Утгардалоки үйтүе буенча ашарга тотыналар. Локи итне генә ашый, ә Логи итне дә, сөякләрне дә ашап бетерә, хәтта ит алып чыккан савытны да ашый башлаган була. Шуңа ул җиңүче дип игълан ителә.
– Аллалар бик тиз ашамый икән, – ди Утгардалоки көлемсерәп. – Ә бу егет, Тиальфи исемле ахрысы, нәрсәгә оста?
– Мидгардта миннән дә тизрәк йөгерүче юк, диләр, – дип җавап бирә Тиальфи, албасты аның исемен белүенә гаҗәпләнеп.
– Ярый, – ди Утгардалоки. – Сынап карарбыз.
Барысы да замоктан чыга. Алар алдында яхшы тапталган юл белән киң басу ята иде. Монда ярыш узарга тиеш була. Утгардалоки якын кешеләре арасыннан Гуги исемле бер егетне чакырып ала һәм аңа Тиальфи белән узышырга куша. Шуннан соң, Утгардалоки кул селтәве буенча, ярышучылар йөгерергә тотына. Тиальфи бик тиз йөгерә, әмма Гуги аны бер адымга уза.
– Тагын бер тапкыр сынап карыйк, – ди Утгардалоки.
Тиальфи белән Гуги тагын йөгерә. Ләкин бу юлы Тиальфи ярышташыннан ук очу ераклыгына артта кала. Өченче чабу Тиальфи өчен тагын да уңышсызлырак булып чыга. Ул ярты юлны да чапмый, ә Гуги инде килеп җиткән була.
– Ахрысы сездә ничек ашыйлар, шулай йөгерәләр, – дип көлеп куя Утгардалоки. – Ә син, Тор? Син нәрсә эшли аласың?
– Аслар арасында минем кебек яхшы эчүче юк, дип сөйләнәләр, – дип җавап бирә Тор.
– Менә бу осталык! – ди Утгардалоки. – Киттек кире замокка. Шунда син Асгардта ничек эчкәнне күрсәтерсең.
Барысы залга керә. Утгардалоки әмере буенча Торга су тутырылган озын һәм нечкә савыт алып киләләр.
– Кайберәүләр бу савытны бер йотымда эчеп бетерәләр, ә күбесе – ике йотымда. Утгардның иң көчсезләренә генә өч йотым кирәк. Син, әлбәттә, бер йотымда эчеп бетерерсең.