bannerbannerbanner
полная версияСкандинавия мифологиясе

Финн Олафссон
Скандинавия мифологиясе

Полная версия

– Син ялгышасың, Фенрир, – дип каршы килә Один. Әгәр син безнең богауны өзә алмыйсың икән, димәк син көчсез, һәм безгә синнән куркырга кирәкми һәм без сине азат итәбез. Әгәр син аны өзсәң, син берни дә югалтмыйсың.

– Сәер әйберләр сөйлисең син, – дип көлеп куя бүре баласы. Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, ләкин сезнең берегез залог итеп минем авызга уң кулын куйсын.

Аслар башларын ияләр, әмма Тюр гына куркусыз алга чыга.

– Мин риза, – ди ул һәм кулын Фенрирның авызына тыга.

Теге сак итеп кенә үзенең үткен тешләре белән аны кыса.

– Ә хәзер миңа богауны кидерегез, – ди ул тыныч кына.

Аллалар иркен сулап куялар, ләкин Тюрга куркынычлык белән карыйлар. Бүре баласының муенына Глейпнир салалар, ә икенче ягы алдан кыяга беркетелгән була. Фенрир башын селкетеп ала, аннары богауны бөтен көченә тартып-сузып карый, ләкин гаҗәп богау өзелми.

– Юк, – ниһаять яртылай буылган Фенрир карлыккан тавыш белән, – мин моны өзә алмыйм, азат итегез мине! – ди.

Аслар урыныннан да кузгалмый.

– Ә, шулаймы, димәк, сез мине алдадыгыз! – ярсулы ырылдый Фенрир.

Бер хәрәкәт белән Тюрның кулын тешләп өзеп, калган Асларга ташлана. Каршысына Хеймдалль чыгып, авызына кылыч чәнчеп куя. Шулай итеп Фенрир авызын яба алмыйча кала.

Берәүләр Тюрның кулын бәйләп калалар, калганнар Фенрир бәйләнгән кыя ташны алып, аларны тирән итеп җир астына төшерәләр. Хәзер дә бу куркыныч бүре анда яши, үсә, көч җыя һәм норналарның алдан әйткәнен көтеп ята.

Шулай итеп Аслар озак вакытка Локиның балаларыннан котылалар.

Сифның чәчләре

Инде әйтеп кителгәнчә, Торның хатыны, уңдырыш алиһәсе Сиф, гүзәллеге белән Фрейадан гына калыша иде, әмма искитәрлек чәчләре белән Сиф даны бөтен дөньяга таралган була. Алга таба моның турында тулырак сөйләп китәрбез.

Борын заманда Сифның озын сары чәчләре булган. Ул алар белән бик горурланган, ләкин бервакыт Локи, Торга көнчелек итеп, Сиф йоклаганда, аның булмәсенә кереп, алиһәнең чәчләрен кисеп ташлаган. Хәйләкәр алла әле ерак китмәгән була, Сиф шундук уянып, чәчләренең юклыгын аңлап, Торны чакыра башлый. Тор җитез генә килеп җитә дә, хатынын күргәч, гаҗәпләнүеннән таңга кала. Ләкин озакламый эшнең нәрсәдә икәнен белеп, гаҗәпләнүе ярсуга әйләнә. Тор мондый усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен сизеп, Локины эзләргә китә.

Үзенең шаяруы белән бик канәгать булып, Локи, Ротатёск тиененең сикерүләрен карап, тыныч кына Лерад агачы астында утыра иде. Берзаман кинәт кенә аның алдында баһадир Асның сыны пәйда була.

–Үлемгә әзерлән, Локи, – дип яңгырый ул.

– Кызган мине, Тор! – дип үтенә Локи. – Зинһар кызган, мин барысын да кире кайтарам, – ди.

– Син алдыйсын, ялганчы! Ничек син аңа чәчләрен кайтара аласын? – дип каршы килә Тор.

– Мин хәзер үк гномнарга китәм, – ди Локи. Син бит беләсең, алар бик яхшы әйберләр ясыйлар. Алар чәчләр дә ясый алачак, хәтта чиста алтыннан. Ант итәм!

Тор белә иде: хәтта үтә ялганчы Локи да антын бозарга батырчылык итмәячәк. Шуңа күрә ачуын тыеп, хәйләкәр алланы җибәрергә була.

Локи, канәгать булып, гномнар иленә юнәлә.

Бу җир астында яшәүче халык арасында күп кенә күренекле осталар бар иде, әмма алар арасында бертуган Ивальдилар дан тота. Локи нәкъ шуларга юл тотарга була. Аның йомышын ишеткәч, бертуган гномнар бик сөенәләр. Алар инде күптәннән аллаларга үзләренең искиткеч осталыкларын күрсәтергә ашкыналар иде. Шулай итеп, алар шундук эшкә керешәләр. Бер сәгать тә үтми, Сиф өчен чәчләр инде әзер була. Озын һәм калын алар пәрәвездән дә юкарак иде. Иң гаҗәеп нәрсә шунда: аларны башка кую белән, алар шундук аңа ялганып үсә башлыйлар, әйтерсең лә чын чәчләр, гәрчә алтыннан булсалар да.

Җиңел сулап куеп, Локи аларны инде Торга китереп бирмәкче була, ләкин аны гномнарның берсе туктата.

–Көт әле бераз, без әле эшебезне бетермәдек, – ди ул.

Локи кала, ә өлгер гномнар тагын үзләренең кечкенә чүкечләре белән шакылдата башлыйлар. Бераздан алар озын, затлы рәсем белән капланган сөңге һәм кораб ясап чыгаралар. Сөңге Гунгнир дип атала. Аның тылсымлы үзенчәлеге бар: ул бер ялгышсыз теләсә кая тия ала, хәтта иң нык калканнарны, кылычларны вата ала. Аннан да искитәрлек “Скидбладнир” исемле кораб иде. Ул кайсы якка йөзеп барса да, җил һәрвакыт аның уңаена исә. “Скидбладнир” дөньяда иң зур кораб, ләкин шул ук вакытта ул шундый җыйнак булып җыелган, хәтта аны куенга тыгып була.

Корабны, сөңгене һәм чәчләрне алып, бертуган Ивальдиларның өлкәне, боларны Локига биреп, болай ди:

–Бу әйберләр – бездән аллаларга бүләк. Син аларны Асгардка илт һәм сөңгене – Одинга, корабны – Фрейрга, ә чәчләрне Торга бир.

Локи гномнарга рәхмәт әйтеп, бүләкләрне ала да һәм, шатланып, өенә кайтып китә. Инде җир асты иленең чигенә җиткәндә генә, кинәт бер тау куышында гном Брок һәм абыйсы Синдрины күрә һәм аларны үртәмәкче була.

– Әй, сез, булдыксыз осталар! – дип кычкыра ул. – Карагыз бу затлы әйберләргә, менә ничек эшләргә кирәк, үрнәк алыгыз…

Гном Синдри оста һәм тәҗрибәле иде. Ул игътибар белән чәчләрне, корабны һәм сөңгене карый да әйтә:

– Сүз юк, алар яхшы эшләнгән, ләкин мин тагын да әйбәтрәк нәрсә ясый алам.

– Син бары тик мескен мактанчык! – ди Локи. Синең осталыгың Ивальдиларныкына тиң түгел! Башымны синең башыңа каршы бәхәскә куям, син бу затлы әйберләрдән яхшырак нәрсә ясый алмыйсың.

– Ярый, – дип тыныч җавап бирә Синдри, – безнең башларны бәхәскә куйыйк. Ләкин кисәтеп куям, син үзеңнең башыңны югалтачаксың. Ә хәзер көтеп тор, белерсең минем нинди “мактанчык” икәнемне.

Бу сүзләр белән Синдри тау куышында булган үзенең һөнәрханәсенә керә дә учакка алтын кисәге куя. Һәм үзенең абыйсына тимерче күреген бертуктаусыз өрдертеп торырга куша.

– Исеңдә тот: әгәр бер мизгелгә генә туктасаң, эш харап була, – ди ул Брокка һәм чыгып китә.

Шул арада Локи инде үзенең ни кылганына үкенә башлый, һәм ничек кенә булмасын, Синдрига җиңәргә комачауларга була. Ул чебенгә әверелә һәм Брокның йөзенә кунып, аны кытыклый башлый. Брок чыраен сыта, башын селкетә, ләкин эшен калдырмый. Озакламый һөнәрханәгә Синдри килә, һәм Локи үзенең гадәттәге кыяфәтенә керә.

– Әзер, – ди Синдри. Ул тимерче учагына килеп, аннан алтын йөзек чыгара. Моннан да матуррак йөзекне Локиның күргәне булмаган иде. Бу йөзек Драупнир, – дип дәвам итә Синдри. – Моны кигән затка ул һәр тугыз көн саен сигез шундый ук йөзек барлыкка китерәчәк.

– Шактый яхшы эшләнгән, – ди Локи, – ләкин Ивальдиларның кораб белән сөңгесе тагын да яхшырак.

Синдри берни дә җавап бирми. Ул тимерче учагына иске дуңгыз тиресен салып, абыйсына эшен туктатмаска дигән боерыгын кабатлап, чыгып китә. Локи кабаттан чебенгә әйләнеп, тагын да катырак Брокның башын, муенын, битләрен тешләргә һәм кытыкларга керешә. Брок кысла кебек кып-кызыл була.

Ул тиргә бата һәм, кулын күтәреп, бәйләнчек чебенне куудан көчкә тыелып кала. Ниһаять, чыдар хәле калмаган дигәндә, һөнәрханәгә Синдри керә, һәм аның каршысына тимерче учагыннан алтын йонлы зур кабан килеп чыга.

– Бу – Гулинн-бурсти кабан дуңгызы, – ди гном. – Ул Одинның сигез аяклы айгыры кебек җитез, һәм үзенең җайдагын урманнар, диңгезләр, таулар аша шома юлдан барган шикелле җиңел алып бара ала.

– Яхшы кабан дуңгызы, – ди Локи, – ләкин Гунгнир сөңгесе яхшырак.

Синдри хәзер дә берни җавап бирми. Ул тимерче учагына зур тимер кисәге сала да, тагын абыйсын берүзен калдырып, чыгып китә. Локи, үзенең башына куркыныч янавын сизеп, чебен килеш Брокка тагын да ачурак ташлана. Ул, аның нәкъ күзенә кунып, бик каты тешли башлый. Брок авыртудан кычкырып җибәрә. Түзә алмыйча, Брок, эшен ташлап, күзенә тотына. Ләкин шул ук минутта ишектә Синдри күренә. Ул, тиз генә тимерче учагына барып, аннан авыр зур тимер чүкеч чыгара.

– Бу Мйольнир дигән чүкеч, – ди гном Локига. – Дөньяда аның сугуына чыдый торган әйбер юк, ә цельгә тигәч, ул кире хуҗасына кайта. Әйт инде хәзер, Ивальдилар ясаган кайсы әйбер моңа тиң?

– Аллаларга барып сорыйк. Алар кем җиңгәнен хәл итсен, – ди Локи.

Синдри ризалаша. Ул – чүкечне, йөзекне һәм кабан дуңгызын, ә Локи чәчләрне, сөңгене һәм корабны ала да, икәү юлга чыгалар.

Берничә сәгатьтән соң алар Урд чишмәсенә киләләр. Аның янында аллалар хөкем чыгара торган булган. Локи белән Синдри бер калкулык башында Один, Фрейр һәм Торны күрәләр. Локи, алга чыгып, Одинга – Гунгнир сөңгесе, Фрейрга – “Скидбладнир” корабы, ә Торга – Сиф өчен алтын чәчләр бирә. Аннары аллалар каршына Синдри килә. Ул Локи белән бәхәстә булганын сөйли һәм Одинга – Драупнир йөзеге, Фрейрга – Гуллин-бурсти кабан дуңгызы, ә Торга – Мйольнир чүкече тапшыра. Аллалар озак киңәшләшми. Алар бердәм рәвештә Мйольнирны албастыларга каршы иң яхшы сугыш коралы дип игълан итәләр һәм шулай итеп Синдрины җиңүче итеп таныйлар.

– Башың белән саубуллаш, Локи, – ди гном канәгатьләнеп. Хәзер мин аны кисеп ташлыйм.

– Башта мине куып тот, ә моның өчен миннән тизрәк йөгерергә кирәк, – ди Локи көлеп.

Шулай дип Локи үзенең канатлы сандалларын киеп, җил кебек юк була.

– Бу дөрес түгел, – дип кычкыра Синдри. – Тот аны, Тор. Ул миңа башын оттырды һәм миңа аны бирергә тиеш.

Дөреслек Синдри ягында иде, һәм Тор Локиның артыннан куа китә. Локи ничек кенә тиз чапмасын, Тор аны куып тота. Ярты сәгать тә үтми, Тор Локины үзе артыннан өстерәп алып килә.

– Хәзер син миннән кача алмассың! – дип сөенеп кычкыра Синдри, качкынга таба пычак белән килеп.

– Тукта! – ди Локи. – Тукта! Мин сиңа башымны гына оттырдым, муенымны түгел. Син аңа тия алмыйсың.

Синдри туктап, уйланып кала. Ниһаять болай ди:

– Син бик хәйләкәр һәм башыңны коткарып калдың, чөнки муеныңа тимичә, мин башыңны кисә алмыйм. Ләкин син җәзасыз китмисең, хәзер мин синең ялган сөйләүче авызыңны тегеп куям, һәм син башка мактана алмассың.

Синдри Локиның авызын тегеп куя да, аллаларга рәхмәт әйтеп, кайтып китә. Озак та үтми, Локи азат ителә дә тагын такылдарга һәм мактанырга тотына.

Аллалар моның өчен аңа ачу тотмый. Ничек кенә булмасын, Локи аркасында Один – искиткеч йөзек, Фрейр – гаҗәп кабан, ә Тор – бердәнбер, албастыларны куркытып тора торган чүкечкә ия була.

 

Сиф та Локига үпкәләми. Локи рәхмәте белән дөньяда иң матур чәчләр анда иде.

Поэтик бал

Асгардтан көнбатышта борын заманнан ук куәтле һәм игелекле затлар Ваннар патшалыгы Ванахейм урнашкан. Бу затлар беркемгә дә зыян китерми. Ваннар үзләренең патшалыгыннан сирәк чыгалар һәм аларга кешеләр һәм албастылар белән очрашырга туры килми.

Аслар белән Ваннар озак еллар буе татулыкта яши. Ләкин Йотунхеймнан норналар килгәч, һәм бай чор тәмам булгач, Аслар күршеләренең байлыкларына көнчелек белән карыйлар һәм аларны талап алырга булалар.

Гномнардан Мйольнир алгач, Тор көнчыгышка албастылар белән сугышырга китә. Ә Один, өлкән улының Асгардка Гримтурсеннарны китертмәвен белеп, аллаларны җыя да Ванахеймга китә.

Ваннар аллалар каршына батырларча чыга, ә Один, аларга үзенең сокландыргыч сөңгесен атып, дөньяда беренче алтын аркасында үтерү кыла. Шулай итеп норналарның тагын бер алдан әйткән сүзе чынга аша: аллалар кан түгә, әмма моның өчен иртәме, соңмы аларга үзенекен бирергә туры киләчәк.

Аслар белән башлап җибәргән сугыш аларга байлык та, дан да китерми. Бердәм һәм ирек сөючән Ваннар һөҗүмне кире кайтара, һәм аллаларны кире Асгардка куа. Шуннан соң Аслар Ваннар белән татуланалар һәм тоткыннар белән алышырга карар кылалар. Аллалар – Генирны, ә Ваннар Нйодр белән аның ике баласы – Фрейр һәм Фрейяны – җибәрәләр. Моннан соң барлык Аслар һәм Ваннар, мәңгелек татулык хөрмәтенә зур алтын савытка төкереп, аннан Квазир кәрләне барлыкка китерәләр.

Үзендә аллаларның һәм Ваннарның барлык акыл һәм белемен берләштергән Квазир дөньяда иң белемле һәм акыллы зат була. Ул барлык фәннәрдә тирән белемле һәм барлык телләрдә сөйләшә торган була. Җиргә төшеп ул, берникадәр кешеләр арасында йөри, аларга үзенең белемен тапшырмакчы була. Ләкин кешеләр байлык турында гына уйлый. Алар сатулык алып баралар, урлашалар, сугышалар һәм кеченә фикер иясен тыңламыйлар. Шуннан соң Квазир Свартальфхеймга, кара гномнарга китә, ләкин алар да алтын, көмеш, асылташлар җыю белән мәшгуль була. Әле бер, әле икенче гномнар өенә барып, Квазир ниһаять ике туган абыйларга – Фйаляр һәм Галярга килә.

– Мин сезне теләсә нинди фәнгә яисә осталыкка өйрәтә алам, – ди ул. – Әйтегез, нәрсә белергә телисез?

– Син шундый белемле мени? – дип сорый гномнар.

– Мин дөньяда иң акыллысы! – дип горур җавап бирә кәрлә.

– Алайса безгә дөньяның корылышын сөйләп бир, – диләр туганнар.

Тыңлаучыларны тапканга сөенеп, Квазир Игдрасиль корычагачы, Асгард һәм аның затлы сарайлары, аллалар һәм албастылар, норналар турында сөйләп китә.

– Бу кәрлә чыннан да күп нәрсә белә, – дип шыпырт кына әйтә Фйаляр абыйсына. – Аның каныннан безне дә акыллы итәрлек эчемлек ясарга була.

– Син хаклы, – ди Галяр.

Квазир үзенең сөйләвен дәвам иткәндә, бертуган гномнар аны һәлак итәләр. Шуннан соң аның канын бал белән бутап, ике чүлмәккә һәм казанга тутыралар. Бу кушылмадан ясалган эчемлекнең искиткеч үзенчәлеге була: моны эчеп караган һәрбер кеше оста шагыйрьгә әйләнә. Шуның өчен бу эчемлек “поэтик бал” дип атала торган була.

Аллаларның үч алуыннан куркып, гномнар җинаятен яшерәләр. Алар шундый гайбәт тараталар: янәсе кәрлә үзенең акылыннан тончыгып үлгән, чөнки дөньяда акылы белән уртаклашыр кеше булмаган имеш. Әмма Квазирның үлеме сер булып озак ятмый. Озакламый гномнарга албасты Гиллинг кунакка килә, һәм алар аңа “поэтик бал” белән мактанудан тыелып кала алмыйлар.

– Бирегез миңа да балны кабып карарга, – дип сорый албасты.

– Юк, – диләр абыйлар. – Бу бал кыйммәт, без аны бушлай бирергә теләмибез.

– Яхшы, мин аның өчен күп итеп алтын бирәм, – ди Гиллинг.

Албасты инде китәргә җыенганда, гномнар үкенәләр, һәм аларның серен ачар дип куркып, аны да үтерергә телиләр.

– Тукта әле, – диләр гномнар. – Без бүген көймәдә йөзмәкче идек. Әйдә безнең белән.

Гиллинг бик теләп ризалаша, ә туганнар, аның йөзә алмавын белеп, тирән җиргә йөзеп киләләр дә, көймәне әйләндерәләр. Шулай итеп албасты суга бата.

Фйаляр белән Галяр яхшы йөзә беләләр иде һәм алар уңышлы гына яр буена йөзеп киләләр. Әмма монда аларны Гиллингның өлкән улы Гуттунг көтеп тора. Тау башында басып торып, ул гномнарның әтисен үтергәнен күргән, хәзер үч алырга җыена иде.

– Сез кунагыгыз үлгән кебек вафат булачаксыз! – дип кычкыра ул ачулы итеп. – Мин икегезне дә кыяга бәйләп куям. Сезне я диңгез йотачак, я кояш ташка әйләндерәчәк.

– Кызган! – дип ялвара башлый туганнар. – Безнең гомер өчен без сиңа аллаларда да булмаган “поэтик балны” бирербез. Бер йотым белән син искиткеч шагыйрьгә әйләнәчәксең.

– Әгәр сезнең чыннан да шундый бал бар икән, мин аны әтинең үлеме өчен йолым итеп кабул итәргә әзер, – ди Гуттунг. Әмма сез аны миңа соңгы тамчысына хәтле бирергә һәм аны ничек ясаганыгызны әйтеп бирергә тиеш.

Гномнар ирекле-ирексез аның шартларын кабул итәләр. Гуттунг, “поэтик бал”ны алып, өенә кайтып китә. Монда ул аны граниттан булган тирән тау куышына яшерә, ә керү урыны янына кызын Гунледны утырта.

Гуттунг һәм аның кызыннан Квазир үлеме һәм “поэтик бал” турында әкренләп бөтен албастылар белә. Ә тагын берничә көннән соң Одинның козгыннары һәм бүреләре бу хәбәрне Асгардка җиткерәләр.

Один шундук Фйаляр белән Галярга җәза бирергә боера, ә үзе шул вакытта “поэтик бал”ны Вальгаллага алып килергә була.

Ярлы юлчы киемен киеп, ул озак итеп Йотунхейм аша бара. Берзаман зур болын күрә, ә анда тугыз албасты печән чаба. Бу Гуттунг энесе Баугиның хезмәтчеләре була. Один күреп ала: иртәнге вакытка карамастан, алар шабыр тиргә баткан булалар.

– Ни өчен сез шулай нык ардыгыз? – дип сорый ул. – Сезнең эшегез катлаулы түгел бит.

– Безнең чалгыларыбыз бик кыршылган, – дип җавап бирә аңа албастыларның берсе, – без инде күптән бу болындагы печәнне чабып бетерер идек.

– Мин сезгә булыша алам, – ди Один, куеныннан кайрак таш чыгарып. – Менә карагыз! Бу таш белән сезнең чалгыларны аз гына ышкысак, алар тагын үткен булачак.

– Бир аны миңа! – дип кычкыра бер албасты.

– Юк, миңа! – дип каршы килә икенчесе.

– Юк, миңа! Юк, миңа! Юк, миңа! – дип кычкыралар калган печән чабучылар бертавыштан.

– Бу таш иң җитезенә булсын, – дип Один бөтен көченә ташны өскә ыргыта.

Албастылар аны тотарга ташланалар, аннары ташны бер-берсеннән тартып алырга тырышалар, соңыннан, чалгыларын кулланып, бер-берсе белән сугышып бетәләр. Гримтурсеннар шундый ярсулы сугышалар, ун минут та үтми, алар инде җирдә үле килеш яталар.

Көндез болынга Бауги килә дә, үлгән хезмәтчеләрен күреп, башына тотына.

– Нинди кайгы! – ди ул. – Кем хәзер печән чабачак һәм иген урачак? Каян табыйм мин яңа эшчеләрне?

– Борчылма, – ди Асларның өлкәне, аның янына килеп. – Әгәр теләсәң, мин сиңа җәй буе хезмәт итәрмен, һәм берүзем тугыз эшче кебек эшләрмен.

Албасты гаҗәпләнеп Одинга карый.

– Син шундый кечкенә һәм минем эшчеләремне алмаштырырга телисең? – дип сорый ул. – Исемең ничек соң синең?

– Минем исемем Больверк, – ди дөнья хөкемдары. – Кечкенә булсам да, әйткән сүземне үтиячәкмен.

– Эшең өчен нәрсә телисең? – дип сорый Бауги икеләнеп.

– Синең абыеңда булган балның бер йотымын гына эчсәм иде, – ди Один.

– Мин сиңа моны өметли алмыйм, – ди албасты. – “Поэтик бал” Гуттунгныкы, һәм ул аны беркемгә дә эчәргә бирми.

– Алайса миңа аны алуда булышырга ант ит, – дип таләп итә Один.

– Ярый, – дип ризалаша албасты. – Мин сиңа ант итә алам. Үземнең дә күптән аны татып карыйсым килә. Балны алсак, без аны икебезгә бүлербез.

Шулай итеп килешәләр. Один Баугида көзгә кадәр кала һәм тугыз эшче кебек эшли. Ул болында печәнне чабып бетерә, басуда иген ура, ашлык суга һәм аны амбарга илтеп сала. Ниһаять агачлардан соңгы яфраклар коелгач, елгалар боз белән каплана башлагач, аллалар атасы, Гримтурсенга килеп, вәгъдәсен үтәвен сорый.

– Мин сиңа бик теләп булышыр идем, – ди Бауги, ләкин белмим ничек. Гуттунгның кызы Гунлед көн дә кич тә бал янында утыра һәм беркемне дә аңа китертми.

– Башта мине бал яшерелгән урынга алып бар, – ди Один, – анда инде мин үзем дә аны ничек алырга уйлап табармын.

Бауги теләмичә генә ризалаша да, Одинны тау куышына алып китә. Аны бөтен яктан җентекләп карап, Один алдан әзерләп куйган борауны чыгара да, Баугига сузып әйтә:

– Тау куышына алдан керә алмасак, арттан керик. Борауны ал да, бал саклана торган җирдән тауның кире ягында тишек яса.

– Шундый кечкенә ярыкка ничек керәбез? – гаҗәпсенеп сорый Гримтурсен.

– Син аны башта яса, анныры күрербез, – ди Асларның өлкәне.

Албасты шикләнеп кенә эшкә керешә, әмма аны алдарга мөмкинлек уе аның башыннан чыкмый. Һәм ул хәйлә корырга була.

– Мин инде тауны үтәли тиштем, Больверк, – ди ул бераз вакыт үткәч, – балны чыгара аласың.

Один нык итеп ярыкка өрә, һәм аннаң ком белән вак ташлар килеп чыгалар.

– Юк, син әле тау куышына хәтле барып җитмәгәнсең, – ди ул, – юкса бу чүп тышка түгел, эчкә төшәр иде.

Үзенең элекке хезмәтчесенең зирәклегенә гаҗәпләнеп, Бауги тагын борауны алып, бу юлы эшен ахырына җиткерә.

– Әзер! – ди ул, – хәзер теләсә күпме өрә аласың.

Аллалар атасы өрә дә, албастының хак сүз әйткәненә инана.

– Ничек син балны алырга җыенасың, Больверк? – дип сорый Бауги.

– Ә менә ничек, – ди Один, һәм, суалчанга әйләнеп, елт итеп ярыкка кереп китә.

Албасты аны алдаганнарын аңлый. Ул борауны алып, суалчанны чәнчеп тишәргә маташа, ләкин теге инде тау куышына барып җитеп, җиргә төшә.

Ниндидер кыштырдау ишетеп, тау куышы алдында утырган Гунлед шундук торып баса да бөтеп почмакларны карап чыга.

– Нинди җирәнеч суалчан! – дип кычкырып җибәрә ул. Аны таптыйм дигәндә генә, суалчан аның алдында бик матур егеткә әйләнә.

– Кем син? – дип сорый гаҗәпкә калган кыз.

– Туган җиремдә мине Больверк дип йөртәләр иде, – дип җавап бирә Один. – Хәзергә сау бул, Гунлед. Мин сезгә үтеп барышлый гына кердем, һәм миңа юлны дәвам итәргә кирәк.

– Кал минем белән, чибәр егет! – ди кыз, кунакка сокланып карап. – Син шундый матур, сиңа карап, бөтен нәрсәне онытасың. Китмә, мин сиңа ни телисең, шуны бирермен.

– Мин синең белән өч көн генә була алам, Гунлед, – ди аллалар атасы. – Һәм шул өч көн эчендә син миңа әтиеңдә булган теге эчемлектән өч йотым эчертергә тиеш.

– Ярый, Больверк, – ди кыз. – Әти моның өчен мине каты ачуланачак, ә өч көн – ул бары тик өч көн генә, әмма бер минут бәхет өчен дә күпне бирергә була. Син теләгәнчә булсын.

Один билгеләгән вакыт тиз үтә. Өч көннән соң дүртенче көнгә Гунлед Асны бал савытлары янына алып килә дә болай ди:

– Кызганычка каршы, синең белән хушлашырга туры килә, Больверк, ләкин мин сүз бирдем һәм сине тоткарламыйм. Өч йотым бал эч тә, саубуллашабыз.

“Поэтик бал” ике чүлмәктә һәм казанда саклана. Бер йотым белән Один бер чүлмәкне, икенче йотым белән – икенчесен, өченчесе белән казандагы балны эчеп бетерә.

– Сау бул, Гунлед, кунакчыллык өчен рәхмәт, – дип әйтә дә, бөркеткә әйләнеп, тау куышыннан очып китә.

– Сау бул, Больверк, – ди яшь аралаш кыз. – Сине аннары гомер буе сагынсын өчен генә килдеңмени син?

Шул вакытта тау куышына тиз генә Гуттунг йөгереп керә. Өенә кайтышлый ул Одинның чыгып очканын күрә һәм шикләнә башлый.

– Бал кайда? – дип сорый ул кызыннан.

Гунлед эндәшмичә генә аңа буш савытларга күрсәтә.

Албасты, эченнән генә сүгенеп, бөркет тиресен кия дә, Ас артыннан китә.

Один эчкән бал аңа очарга комачаулый, һәм ул Мидгардка җиткәндә, Гуттунг аны куып җитә башлый. Шунда, албасты аны куып тотмасын дип, Один балның бер өлешен җиргә төкерә, һәм, канатларын кызу-кызу талпындырып, Асгардка җитә. Монда ул балны зур алтын савытка тутыра һәм аны улына, шагыйрьләр алласы Брагига тапшыра.

Шул көннән башлап чын шигъри сәнгать Асгардта гына яшәп килә яисә аллалар шундый сәләт биргән затларда гына. Дөресен әйткәндә, Один җиргә төкереп калдырган бал кешеләр мөлкәтенә әйләнә, ләкин ул калдык-постык балдан сәләтле адәмнәр чыкмый. Шуңа күрә дөньяда начар шагыйрьләр шулай күп.

Асларның ныгытмасы ничек төзелгән

Тор әле Гримтурсеннар белән сугыштан кайтмаган иде. Бервакыт Хеймдалль, сакта торганда, Асгардка ниндидер албасты килгәнен күрә.

Аның тавышына килгән Аслар инде Торны чакырмакчы булалар, ләкин албастының коралсыз булуын күреп, башта аның кем икәнен һәм аңа нәрсә кирәклеген сорамакчы булалар.

– Мин ташчы, – дип җавап бирә теге. – Мин сезгә бер тәкъдим белән килдем: мин Асгард тирәли стена төзи алам, аның аша бернинди дошман да керә алмас.

– Моның өчен нәрсә телисең син? – дип сорый Один.

– Күп түгел, – дип җавап бирә батыр. – Ишеткән идем, сездә Асгардта Нйодрның гүзәл кызы мәхәббәт алиһәсе Фрейя тора дип. Бирегез аны миңа хатынга, ә бирнә итеп ай белән кояшны.

 

Албастының тәкъдиме аллаларга шундый дорфа тоела, хәтта ачулары килә.

– Югал моннан, Торны чакырганчы! – дип кычкыралар алар.

– Туктагыз, ашыкмагыз, – дип тыя тегеләрне Локи. Миңа аның белән килешергә рөхсәт бирегез, – һәм шыпырт кына, – аңа бер тиен дә түләргә кирәк булмас, – ди.

Аллалар, аның хәйләкәрлеген белеп, каршы килмиләр.

– Мондый стенаны төзү өчен күпме вакыт кирәк сиңа, һәм кем сиңа булышачак? – дип сорый Локи албастыдан.

– Мин аны нәкъ ел ярым төзиячәкмен, һәм миңа Свадильфари атымнан башка бернинди ярдәм кирәкми, – дип җавап бирә батыр ташчы.

– Без синең шартларыңы кабул итәбез, – ди Локи, – ләкин исеңдә тот: әгәр билгеләнгән вакытка стенаның бер генә өлеше төзелмичә калса да, әгәр бер генә таш куелмый калса да, берни дә алмыйсың.

– Ярый, – дип көлемсерәп куя албасты. – Сез дә миңа комачауламаска ант итегез, ә эшне бетергәч, мине бүләк белән, зыян китермичә, өйгә җибәрәсез.

– Барысына да риза булыгыз, – дип киңәш бирә Локи аллаларга. – Ул барыбер ел ярым эчендә бернинди ярдәмсез шундый озын һәм биек стена төзергә өлгермиячәк. Һәм без теләсә нәрсә белән ант итә алабыз.

– Син хаклы, – ди Один.

– Син хаклы, – дип кабатлыйлар аның артыннан калган Аслар һәм Гримтурсенга ул теләгәнчә ант итәләр.

Албасты китә, әмма берничә сәгатьтән соң үзенең аты Свадильфари белән кире әйләнеп кайта.

Свадильфари зурлыгы белән тау хәтле иде һәм шундый акыллы, хәтта үзе Асгардка кыялар ташый иде. Ул гына да түгел, үзенең хуҗасына ун кеше эшләгәндәй булыша иде.

Аслар күңеленә курку төшә. Һәм алар тирәсендә стеналар биегәя барган саен, аллаларның куркуы да арта бара. Албастыга һәм аның кодрәтле атына карап, Фрейя, алтын күз яшьләрен түгеп, көннәр буе елый иде. Ул елаган алтын күз яшьләренә хәтта бер патшалык сатып алырга була иде.

– Озакламый миңа Йотунхеймга китәргә туры киләчәк, – дип кайгыра Фрейя.

Аның белән бергә Суль һәм Мани да елыйлар иде, шуңа күрә көн саен ай белән кояш томан белән капланып чыгалар иде.

Аслар Гримтурсенның теләген үтәгән көнне сагыш белән искә алалар иде. Шулай ук алар аңа Торны ярдәмгә чакырмаска дип ант иттеләр, әмма аларның бигрәк тә Локига ачулары килә иде.

Ниһаять, ташчы албасты билгеләгән вакытка ике көн кала, ә эше – бер генә көнгә, аллалар киңәшмәгә җыелалар, һәм Один, алга чыгып, болай ди:

– Безнең алда куркыныч туды, һәм моңа бары тик син җаваплы, Локи. Син безне Гримтурсен белән килешү төзергә күндердең, ул стенаны вакытында төзеп бетерми, дип син ышандырдың. Син моның өчен җавап бирергә тиеш.

– Ә ник сез мине тыңладыгыз? – дип аклана Локи. Мин бит Мимир чишмәсеннән су эчмәдем һәм Один кебек акыллы түгел!

– Җитте, Локи! – ди Браги. – Без барыбыз да беләбез, синең төрле хәлләрдән ничек котыла алуыңны. Уйлап тап инде хәзер, безгә албастыдан ничек котылырга. Без Фрейяны Йотунхеймга бирә алмыйбыз, дөньяны да ай белән кояшсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр шул көн килеп җитсә, без сине һәлак итәчәкбез.

– Әйе, дөресе шул, – дип раслыйлар калган аллалар, хәтта аз сүзле Видар да “әйе” ди.

Локи озак уйлый, аннан кинәт көлеп җибәрә.

– Тыныч булыгыз, Аслар: албасты стенаны төзеп бетерә алмыячак! – ди ул, һәм урыныннан торып, тиз генә чыгып китә.

Икенче көнне, кояш чыгу белән – ул көнне ул бигрәк тә томанлы иде – баһадир ташчы, Йотунхеймнан Асгардка ташлар төяп, соңгы йөкне алып китә. Әмма, ул зур булмаган урманга барып җиткәндә генә, аннан зур матур бия килеп чыга һәм айгыр тирәли сикереп йөри башлый. Аны күрү белән, Свадильфари читкә китә һәм мичәү бавын кинәт тарта, хәтта ул ярылып чыга.

– Тукта, тукта, кая киттең?! – дип кычкыра албасты.

Әмма аның аты инде урманга кереп югалган бия артыннан чабып киткән була.

Аллалар көне буе Асгард стеналары янында баһадирны көтәләр, ләкин ул килми. Фрейя тагын елый иде, әмма бу юлы инде шатлыктан, башка Асларның да күңеле күтәренке иде.

Икенче көн үткәндә генә, шат күңелле һәм канәгать Суль күк йөзе буйлап сәяхәтен тәмамлаганда гына, аллалар Гримтурсенны күрәләр.

Арып-алҗап беткән һәм атсыз калган баһадир, ләгънәтләрен укып, Асгардка ачулы бара иде.

– Сез мине алдадыгыз! – дип кычкыра ул ерактан ук.

– Сез антыгызны боздыгыз! Сез Йотунхеймга мине атсыз калдырырга, дип бия җибәрдегез.

Аслар, моны Локиның кыланышы икәнен сизеп, дәшмичә калалар.

– Бирегез миңа Фрейяны! – дип кычкыра албасты, үзе салган стеналарга суга-суга. – Миңа ай белән кояшны бирегез, яисә ялганыгыз өчен үкенәчәксез.

Бу сүзләр белән ул, бер таш ала да аллаларга ыргыта. Тегеләргә чак кына тими кала. Таш, алар өстеннән очып, Хеймдалль сарае түбәсенә тия һәм берничә чирәпне бәреп төшерә.

– Тор! – дип кычкыралар Аслар бертавыштан.

Озак һәм көчле итеп күк күкрәве аларга җавап иде, һәм кинәт күк йөзендә җирән сакаллы баһадир сыны пәйда була.

– Ни күрәм мин? Гримтурсен Асгардта?! – дип кычкырып җибәрә күк күкрәү алласы, һәм Аслардан нәрсә булганын да сорамыйча, тиз генә аңа чүкечен ыргыта.

Аллаларга икенче ташын атарга әзерләнеп торган албасты, һуштан язып егыла.

Асгардның стеналарын озакламый Аллалар үзләре төзеп бетерә, ләкин әле озак вакытлар аларның күңеле төшенке иде. Норналарның юраулары чынга аша иде. Аслар антын боздылар, һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүен алар бик яхшы белә иде.

Свадильфариның аты эзсез югала, һәм беркем дә аның кайда икәнен белми. Локига килгәндә, ул, биягә әверелеп, Свадильфари атын үзе артыннан ияртә. Ашык-пошыктан үзен сихерләп, бер ел үз кыяфәтенә кайталмыйча йөри, хәтта колын да тудыра. Бу колын сигез аяклы булып туа һәм аңа Слейпнир дип исем бирәләр. Аны Один үзенә ала һәм аңа атланып йөри.

Идунны урлау

Озакламый, Локи үзенә элекке кыяфәтен кире кайтаргач; ул, Один һәм Нйодр дөнья буйлап сәяхәткә китәләр. Алар кыргый тауларга барып керәләр һәм берничә көн эчендә бернинди кеше яисә җәнлек очратмыйлар. Дөнья башлыгы азыкка мохтаҗ түгел иде һәм армый-талмый баруын дәвам итә бирә. Әмма аның юлдашлары ачлыктан һәм алҗудан аякларын көчкә сөйри иде. Бишенче көнгә генә аллаларга кыргый үгезләр көтүе очрый, һәм Один берсен сөңгесе белән чәнчеп суя. Аслар, сөенеп, учак ягарга ашыгалар һәм үгез итен утта пешерә башлыйлар. Бер сәгать үтә, ике, өч, дүрт; Локи белән Нйодр утка һаман да чыбык-чабыклар атып торалар, әмма үгез ите пешмәгән килеш кала бирә. Кинәт Аслар бер көлү тавышы яңгыравын ишетәләр. Алар өскә карыйлар һәм югарыда зур кара бөркетне күрәләр.

Рейтинг@Mail.ru