bannerbannerbanner
Дөнья шигырь яздыра \/ Жизнь рождает стихи

Гульзада Байрамова
Дөнья шигырь яздыра / Жизнь рождает стихи

Полная версия

Гөлзадәнең серле дөньясы

Гөлзадә Бәйрәмованы мин үтә дә кызыклы шәхес дияр идем. Беренче карашка ул бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаучы, һәр каршылыкны «ә» дигәнче атлап уза алырдай батыр холыклы кеше булып тоела. Сүзгә кесәгә керми, нинди генә очракта да теләсә кемне телсез калдырырлык җаваплар таба. Икенче яктан карасаң, гомер буе язучылар-шагыйрьләр арасында яшәп-эшләп, әдәбият дөньясында кайнаса да, әллә шунда кайнаганга күрәме – иҗатында тыйнак калып, язган әсәрләре белән чәчрәп чыгарга тартынып-кыенсынып яшәүче шагыйрә ул. Монысы янәшәсендәге башка язучыларны зуррак күрүдән, иҗатларын олылаудан киләдер, күрәсең.

Гөлзадә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Әдәбият белән журналистика бер-берсенә тәңгәл үк булмаса да, һәрвакыт янәшә бара. Ә инде күңел дигәнең Гөлзадәнеке кебек шигърият белән мөлдерәмә тулы булса, иҗатның бу ике өлкәсе бөтенләй үк игезәккә әверелә. «Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә. Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясенең кызыксындыру бүләгенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булу әлеге иҗади хезмәтләрнең нәтиҗәсе.

 
Кулыгызда шигырь түгел, йөрәк –
Саксыз кагылмагыз аңарга, –
 

дип яза ул әнә үзе дә.

Гөлзадә шигырь аша яшәешнең асыл мәгънәсен эзли, үз тормышын кат-кат җиз иләк аша үткәрә, борчыла, уйлана, нәтиҗәләр ясый. Ләкин шул ук вакытта үткәннәренә үкенми дә, хаталарын киләчәк өчен сабак дип кабул итә:

 
Абындым да… тагын алга киттем.
Ялгышлардан, ахры, көч алдым!
 

Китап «Ил кадерен белер илсез калган» циклы белән ачыла. Автор аны әтисенә багышлап язса да, анда ил язмышы, туган җир, туган нигез язмышы, үткәннәрне искә алу белән беррәттән, киләчәк турында борчылып уйлану ята.

Яши-яши ясаган нәтиҗәләре Гөлзадәне дин юлына алып килә, хакыйкатьне ул шунда таба һәм кыен чакта ярдәм сорап бер Аллаһыга гына ялвара башлый:

 
Үзеңне сөйгәннәргә Син
Һәрчак рәхмәт-рәхимле.
Синнән генә ярдәм сорыйм,
Тибәрмә читкә мине!
 

Шул ук вакытта Гөлзадә дөньядан аерылган хыялый фанат та түгел. Адәм баласының Җир йөзендә бер гөнаһсыз-ялгышсыз яши алмавын да яхшы аңлый, шигырьләрендә үз-үзен генә түгел, гомумән, барлык кешеләрне акларга-кичерергә омтыла:

 
Яшәешнең, әйе, үз кануны,
Әйтми дөнья кая барасын…
Үткән кеше бармы ялгышларсыз
Яшәү белән үлем арасын?
 

Шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләре күңелгә тирән уелып керә. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр. Лирик герой хисләрен акылга буйсындырырга тели, аларны фәлсәфи фикер сөреше белән чикли. Ләкин мәхәббәт барыбер өстен чыга. Юкса каләме (әллә хуҗасын да тыңламыйчамы?) мондый юллар тезмәс иде:

 
Аһ, бу йөрәк, бу йөрәк…
(Бу йөрәк – сәер йөрәк!)
Азмы янды, ник соң аңа
Һаман да яну кирәк?
 

Шигырьдә – ул нинди генә эчтәлектә булмасын, шагыйрьнең эчке дөньясы, күңел халәте чагыла. Алай гына да түгел, үзенең лирик «мин»е аша шагыйрь үзенә килер язмышын да юрап куя. Тик Гөлзадә монысына ук ышанып та бетми. Чөнки аның язмышы күкләрдә юралган, язылган икән инде. Әнә бит, «Язмыш» дигән шигырендә ул:

 
Каләм яза, кәгазь түзә, диләр,
Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр… –
 

дип, шул фикерен раслый.

Ләкин, бер үк вакытта үз-үзенә каршы килеп, үрсәләнә, язылганны үзгәртергә дә омтыла. Югыйсә нигә кирәк бу яшәү, иҗат утында яну:

 
Үзгәртергә теләп, мең талпындым,
«Минем язмыш мондый булалмый!» –
 

ди ул.

Әмма шагыйрә, берара тынычланып, тәкъдиренә буйсына да, салмакланып кала, бер нәрсәгә исе китмәгәндәй талгын халәткә күчә:

 
Шатлыгына – шикләнелә.
(Миңамы бу шатлык килә?!)
Кайгысына күнегелә –
Беренчесе бит түгел лә!
 

Дөресен әйткәндә, мондый халәткә күчеп алу – табигый дә. Адәм баласына, шагыйрәгә, аның ташып торган хисләренә беркадәр ял да, гамәлләрен аек акыл белән бәяләп, алга омтылу өчен көч туплап алырга да кирәктер. Аннары кабат иҗат – шикләнеп тә, өметләнеп тә, ышанып та каләмеңне йөрәк каныңа манчып, ак кәгазеңә иелү:

 
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Җан өрү кирәкме сезләргә?
Аңлаучы булырмы сезләрне
Минем күк бәгыре өзелеп?
 

Яки:

 
Ә шулай да йөгерер идем
Чыклар төшкән үләннәрдән,
Яшьлекнең яшел күлмәген
Кияр булсам берәр көнгә…
 

Кыскасы, Гөлзадә Бәйрәмованың бу китабы шигърият сөючеләрнең киштәсендә лаеклы урынын табар, исләренә төшкән саен, кабат-кабат ачып укылыр дип ышанам мин.

Фәйрүзә Мөслимова,
шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Яшәешнең аның үз кануны

Ил кадерен белер илсез калган

Әтиемә һәм туган авылыма багышлыйм


I
 
Татар авылының тамыры корый,
Гореф-гадәтләре югала.
Яңа буын!
Нигә битараф сез барчасына –
Ә сездән соң җирдә ни кала?
 
 
Оптимизация, имеш, глобальләшү –
Сүзләре үк ят бит безләргә.
Милләт булып җирдә яшим дисәң,
Үз юлыңны кирәк эзләргә.
 
 
Туры сүзен әйтә белсен икән
Түрәләргә гади халык та.
Иманаңны тартып алалмаслар –
Иман сатма олигархка!
 
 
Бер кап чәйгә, онга һәм ярмага
Алдадылар әүвәл халыкны.
Кибет киштәләрен бушаттылар,
Алып атып бәя-ярлыкны.
 
 
Кайгыртучан ата булып шулай
Уйнадылар хаким-түрәләр.
«Җир – халыкка!» шигарен дә әнә
Кире яктан хәзер эләләр.
 
 
Инвесторлар, әти, каты куллы,
Сезнең ише генә түгелләр.
Сез халыкка диеп тырышкансыз,
Алар исә
Кесә ягын каера беләләр.
 
 
Татар булса икән инвесторы,
Урыс, диләр, Мәскәү токымы.
Кабатлана икән җирдә тарих –
Алпавытлар торып утырды.
 
 
Мәскәүдәге хуҗаларга нигә
Синең авылыңның тарихы?
Корал белән түгел, акча белән
Буйсындырды алар халыкны.
 
II
 
Дөнья шулай татлысыннан бигрәк
Ачыларын күбрәк ашата.
Падишаһ та ясый, мәхбүс-кол да,
Зинданнарга салып таптата.
 
 
…Ул елны да көннәр матур килә,
Күкрәп үсә ашлык-игеннәр.
Иген генәме соң! Муллык һәм бәрәкәт –
Уңышлардан башлар әйләнер!
 
 
Бизмән-үлчәүләрне көйләгәндә,
Онытылыпмы әллә үткәнсең,
Бер уч ашлык җиткән синең башка –
Төрмә кошы булып киткәнсең.
 
 
Берәү сөенгәндә мул уңышка,
Берәү донос язган төн буе:
Симәнәгә, имеш, бик аз калган,
Ни чәчәрбез, диеп, бу елны?..
 
 
Илдә сугыш бара. Аның әле
Яше җитми, бераз кечерәк…
Донос язар өчен яшь кирәкми,
Җитә икән бары көнчелек.
 
 
Картлыгында ул да михнәт күрде,
Килә җәза – күпме илермә.
Бакыйлыкта очрашсагыз, әти,
Үтенеп сорыйм, зинһар, кул бирмә!
 
 
Юк, юк, әти, дөрес әйтмим бугай,
Кичерә алсаң кичер, вакландым.
Тигезләде дөнья һәммәсен дә,
Синең исем күптән акланды.
 
 
Ә бит мине «сиңа охшаган» диләр,
Туры сүзле, ялган-риясыз…
Гадел булу сине мәхбүс итсә,
Ә мин калдым нигез-оясыз.
 
 
…Бер төш сөйлим әле, әти, сиңа:
Яна икән нигез-курабыз!..
Беркем килми ярдәм итешергә,
Тик икебез генә
Бер-беребезгә карап торабыз.
 
 
Арлы-бирле чабам, оран салам:
«Эчегездә юктыр җаныгыз!»
…Озак тормый яман хәбәр килде:
«Өегезне сүтеп атыгыз!»
 
 
Инвесторга, имеш, төзек авыл кирәк –
Чүп-чарларсыз, ватык-җимерексез.
Шаһгалиләр табылыр һәр заманда,
Үз туганың булса игелексез.
 
III
 
«Туган якның җилләре дә назлы…»
Әллә үзем әйттем, әллә ишеттем.
Басып торам урам уртасында,
Кагарга, дип, кайсы ишекне.
 
 
Үз телемдә әгәр сәлам бирсәм,
Нинди телдә булыр җавабы?
Оныклары инде танымаслар,
Таныганнар – кая алары?
 
 
Чит кавемнәр хуҗа булып йөри
Татар авылының түрендә.
Әрмән дә бар, диләр, үзбәк, таҗигы да,
Чегәне дә хәтта күренә.
 
 
Киереп ачып читән-капкаларны,
Мал кумыйлар хәзер көтүгә.
Шәһәр дисәң шәһәр түгел үзе,
Авыл дисәң – бара бетүгә.
 
 
Җәйге матурлыкка хозурланып,
Кармак салып елга-күлләрдә
Утырулар бүген чикләнелгән,
Һәр рәхәткә кирәк түләргә.
 
 
И табигать!
Аллаһ биргән байлык –
Суың-җирең, урман-кырларың.
Үзләштерер өчен сине адәм
Нинди хилафлыклар кылмады!
 
 
Буе җитсә күкнең катларына,
Хуҗа булыр иде анда да.
Җылы, яктылыгы, нуры өчен
Салым салыр иде
Кояшына, хәтта Айга да!
 
IV
 
…Ялгыз бер йорт тора чат башында,
Тәрәзләргә пәрдә тартмаган.
Капка келәләре төшерелгән,
Монда күптән беркем кайтмаган…
 
 
Керү сукмакларын әрем баскан,
Аралыймын аны як-якка.
Тигәнәге сарыла бәгыремә,
Әрем исе әрни йөрәктә.
 
 
«Иле кайда – иблис шунда» сүзе
Берәүне дә читләп үтмәгән.
Кемдер – корсак колы, ә кемнәрдер
Матди байлык белән җенләнгән.
 
 
Татар авылы. Тагын бер нигезнең
Тамырына балта чабылды.
Капка-коймаларын җимереп атар
Бәндәсе дә шундук табылды.
 
 
Һәр нәселнең була дәвамчысы
Ышанычын аклый алырлык.
Нигезләрен саклый алмаганнар
Идел-йортны яклый алырмы?!
 
V
 
«Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Уянмаган кошлар калмасын…»
– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,
Их, малай булып калган туасың! –
 
 
Дия идең миңа һәрчак шулай,
Урманнарда печән чапканда;
Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,
Бастырыкка аркан такканда…
 
 
Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз
Сабыйлыгы чыгып бетмәгән.
Сәнәк-тырмаларым онытыла,
Җир җиләге күренеп киткәндә.
 
 
Туры да гына атны туры тотып,
Дилбегәне урап кулыңа,
Тормыш йөген салып иңнәреңә,
Алып чыктың безне хак юлга.
 
 
Ата кадерен ата булган белер,
Йорт кадерен белер йорт корган,
Ил кадерен белер илсез калган,
Җир кадерен белер җирсегән.
 
 
Тел кадерен белер Ватаныннан
Кимсетелеп читкә этелгән.
Сүзем дога булсын,
Туган туфрак өчен
Шәһит киткән газиз әтиләр…
 
Рейтинг@Mail.ru